Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Тарихи Җиңү парады
08.05.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Тарихи Җиңү парады9 Майда Русиядә бөтенхалык бәйрәме – Җиңү көне билгеләп үтелә. 1941-45 елгы Бөек Ватан сугышы — кешелек тарихында иң зур кораллы бәрелеш­ләрдән санала. Баренц диңгезеннән алып Кара диңгезгә кадәр сузылган гаять зур фронтта ике яктан да 8-12 миллион кеше сугыша, 5-20 мең танк һәм үзйөрешле артиллерия җайланмалары, 150-320 мең орудие һәм миномет, 7-19 мең самолет кулланыла.

Илбасарларга каршы көрәшкә бөтен ил күтәрелә. Фронтта һәм тылда барлык милләт халыкларын бары тик җиңү максаты бер­ләш­терә. Германия генералитеты тарафыннан әзерлән­гән 1941 елда ук яшен тизлегендә җиңү планы Мәскәү янында чел­пәрәмә килә. Дөнья Брест крепос­те герой­лары, Ленинград һәм Сталинград, Киев һәм Минск, Одесса һәм Севастополь, Новороссийск һәм Керчь, Тула, Смоленск һәм Мурманскины саклау­чы­ларның батырлыгын онытмый. Алар – герой-шәһәрләр.
Дүрт елга якын вакыт эчендә СССР Кораллы Көч­ләре фашист-ларның 607 дивизиясен тар-мар итә. Көнчыгыш фронтта немец гаскәрләре һәм аларның союздашлары 7,5 миллионга якын кешесен югалта. Дис­тәләрчә мең танк һәм сугышчан самолет юк ителә. Шул рәвешчә фашизмның хәрби машинасы юкка чыгарыла, шуның белән бергә фашистлар-ның өченче рейхы, нацистлар Германиясенең дәүләт төзелеше җимерелеп төшә. Һәр совет гаи-ләсенә фаҗига булып кергән сугыш СССРның җиңүе белән тә­мамлана.
1945 елның 8 маенда Герма-ниянең капитуляциясе турындагы актка кул куела. 9 Май Бөек Җиңү көне дип игълан ителә. Шуннан бирле Җиңү көне бөтен дөньяда билгеләп үтелә.
1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйда­нында Җиңү парады уза. Парадны СССР Оборона халык комиссариатының беренче урынбасары, Югары Башкомандующий урынбасары, 1нче Белоруссия фронты гаскәр-ләре командующие, Советлар Союзы Маршалы Георгий Жуков кабул итә. Советлар Союзы Маршалы Константин Рокоссовский Җиңү парады белән җитәкчелек итә. Сталин һәм Молотов, Калинин, Ворошилов һәм башка Политбюро әгъзалары Ленин Мавзолее трибунасында торып тантананы карый. Георгий Жуков Совет Хөкү­мәте һәм ВКП(б) исемен­нән яугирләрне Бөек Җиңү белән котлый.
Кызыл мәйданда Карелия, Ленинград, 1нче Балтыйк буе, 3нче, 2нче, 1нче Белоруссия (Польша гаскә­ре вәкилләре белән), 1нче, 2нче, 3нче, 4нче Украина, Хәрби-Диңгез Флотының җыелма полк­лары уза. Парадта 1400 кешедән торган җыелма хәрби оркестры катнаша.
Җыелма полклардан соң гаскәриләр колоннасы тар-мар ителгән фашист­ларның 200ләп байрагы белән уза. Барабаннар тавышы астында барлык фашист байраклары Ленин Мавзолее төбендә урнаштырылган басмага ыргытылган. Федор Легкошкур беренче булып Адольф Гит-лерның шәхси сагы хезмә­тен үтәүче СС батальонының лейбштандартын ташлый. Фашист байракларын ыргытучы Совет солдатлары кулларына махсус перчатка кигән булган, соңрак Мавзолей төбе су белән юып алынган, ә перчаткалар һәм басма яндырылган. Ыргытылган фашист байраклары хәзер Үзәк Хәрби Көчләр музеенда саклана.
Иосиф Сталинның шәхси боерыгы буенча Гитлерның кителе өстендә сапер эт Жульбарс Кызыл мәйдан аша күтәреп үтелгән, шушы эт Бөек Ватан сугышында 7 мең мина һәм 150 снаряд тапкан һәм сугыш тәмамланганчы яраланган булган.
Әйткәндәй, бу тарихи парадта якташыбыз, очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев та катнашкан.
Шул көннән алып Бөек Җиңү хөрмәтенә хәрби парадлар үткәрү традициягә әверелә. Җиңү көнендә ветераннар очрашуы, тантаналы чаралар һәм концертлар уза. Сугышчан дан һәй-кәлләре, мемориаллар, туганнар каберлегенә чәчәкләр салына. Ел саен бу көнне герой-шәһәрләр – Мәс­кәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Новороссийск, Тула, Смоленск, Мурманскида, шулай ук Калининград, Дондагы Ростов, Самара, Екатеринбург, Новосибирск, Чита, Хабаровск, Владивосток, Североморск һәм Севастополь шәһәрләрендә артиллерия салюты яңгырый.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»