Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Яшьнәп яшәлгән гомер
08.05.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Яшьнәп яшәлгән гомерБерничә ел элек Кави Хәтмуллинның китабын басмага әзерләргә туры килгән иде. Анда авыл тарихы да, Бөек Ватан сугышы чорындагы халык тормышы да, авылдашлар язмышы да гади, әмма матур, мавыктыргыч итеп тас­вирланган.

Ә бит Кави ага язучы да, журналист та, тарихчы да түгел. Ул — гади колхозчы, җир улы.


Кави Хәтмуллин — Илеш районының Тәҗәй авылыннан. Ата-баба җи­рендә туган, хезмәт салган, балалар үстергән; бүген, 90 яшен тутырса да, һаман да актив тормыш алып барып, дөньяда булган яңалыклар белән кызыксынып, шигырь­ләр язып, “Салават Юлаев” хоккей командасы көярмәне буларак, Уфага кадәр матч­ларны карарга йөреп, балаларына терәк һәм киңәш­че булып, матур гына гомер итә. Язмыш аз сынамый аны...
Колхозга үзе теләп керсә дә, әтисе Хәтмулланы, аерым кешеләр­нең үчләшүе нәтиҗәсендә, раскулачить итеп авылдан сөрәләр. Әнисе биш бала белән, иске мунчаны өй итеп корып, шунда яши.
Әтисе бер елдан кайтса да, озак тормый, каты чир­ләп үлә. Олы абыйсы ар­мия­гә алыну сәбәпле, эне-сеңелләрен карау 12 яшьлек Кавига төшә. Моның өс­тенә, әле күпме колхоз эше: хатын-кызлар фермадан төягән тиресне ат белән басуга илтеп бушату, чүмә­лә, салам тарттыру һәм башкалар. Кышын урманнан утын ташыйлар.
— Энем белән утынга барганда әтиле малайлар чана-чаңгыда шуганга кызыга идек, шунда: “Әй, бөтен малайларның да әтиләре үлеп бетсә”, — дип уйлаган чакларым була иде. Әллә минем теләк кабул булды, Бөек Ватан сугышы башланды. Безнең буын балаларының язмышы кискен тигезләште, — ди Кави Хәтмуллин.

Сугыш турында бик тәфсилләп үзенең “Яшьнәп яшәлгән гомер” китабында тасвирлый. Тарихчылар өчен бу китап – зур байлык. Ничек исендә калган, ул авылдашларының һәрбер-сен барлап, сугышка кем кайчан киткән, кайчан һәм ничек кайткан яки кайтмаган; ирләр сугышта чакта авыл ничек яшәгән; ул чорда бала-чага нинди уеннар уйнаган; сугыштан соң ничек илне күтәргәннәр, авыл каян барлыкка килгән, урамнарына исем ничек куелган – барысы турында да яза. Кави абыйның шул еллардагы берчә ачы, берчә кызык шуклыгы турында да язып китәсе килә.
Сугышка кадәр дә, сугыш чорында да авылларда ай саен чираттан испол­нительләр билгелә­неп, атна саен авыл Советында кизү тору оештырыла. Кизү торучыга утын кисеп мичкә ягу, себерү-җыештыру, телефонны тыңлау, телефонограммаларны журналга язып бару йөкләтелә. Әнисе урынына дежурга килгән Кави да шул журналларны актарып утыра (бу 1941 ел­ның декабрендә була). Телефонограммалар күбрәк военкоматтан алынган: анда фәлән-фәлән елгы фәлән-фәлән исемле ир-атларга фәлән көнгә фәлән сәгатькә ун көнлек азык, кашык, кружка, юл капчыгы белән военкоматка килеп җитәргә кушылган. Урысча язышу теләге белән Кави да бер бит кәгазь алып журналдагыга охшатып телефонограмма төзи, әмма ул язган телефонограмма гомум мобилизация рәве­шен­дә килеп чыга. Чөнки ул 1895 елдан 1919 елга кадәр барлык ир-атларны чакырып яза. Гөнаһ шомлыгына, бу дәфтәр бите өстәлдә торып кала. Малай иртән, алмаш килүгә, мәктәпкә чаба. Ә ике дәрестән соң аны авыл Советына чакырталар. Барса – мәхшәр: биш авылдан да Кави язган яшьтәге ир-атлар, аларны озатырга хатын-кызлар җыелган. Урам тулы халык.
Ә эш болай булган. Ул вакыттагы авыл Советы рәисе Гарифә Бакирова өстәлдәге телефонограмманы алып укыгач, биш авыл­ның да колхоз рәисенә посыльныйлар җибәртә. Телефонограммада күр­сәтел­гән яшьтәге ир-атлар эштән туктап, чакырган урынга килә. Кави хәлне аңлатып биргәч, халык сөенечтән хәтта аны тир­гәми: “Ну, малай, бөтен авыл Советын аякка бастырдың”, — дип, шатланышып, өйләренә таралыша.
— Шулай итеп мин уйламаган җирдән “мобилизационная тревога” үткәрт-тем. Ә чын телефонограмма 1942 елның февралендә булды. 1896 елдан соң туган күпчелек ирләр фронтка алынып, Сталинград сугышында һәлак булды. Исән кайтканнары озак вакыт “минем вакыйганы” искә ала иде, — дип хәтер йомгагын сүтә Кави Хәтмулла улы.
Мәктәпне ул гел “отлично”га тәмамлый. Колхозның комсомол оешмасы секретаре була. 1948-52 елларда Төрекмәнстанда чик буенда хезмәт итә. Армия­дән кайткач, Кужбахты авылында клуб мөдире булып урнаша. Аннары — Тәҗәй авылы бригадасы бригадиры, со­ңын­­нан 7 ел яңа оешкан XXII партсъезд исемендәге колхозда комплекслы бригада бригадиры эшен башкара. Бу вазыйфада эшчән­леген иң нәтиҗәлесе дип исәпли, чөнки, беренчедән, намуслы, тынгысыз, таләп­чән колхоз рәисе Үзбәк Зәйнашев җитәкче­легендә зур тәҗрибә туплый; икен­чедән, 6-8 центнер уңыш биргән басулар 6-7 елда 23-25 центнер бирә башлый; өченчедән, читән мал абзарлары типовой биналарга алыштырыла; дүр-тенчедән, ятим хатыннар, карчыклар өчен ел саен 2-3 йорт салалар.
— Шул еллардагы хезмәтемнең куанычы, бригада әгъзаларының миңа булган рәхмәте бүген дә күңелемдә изге истәлек булып саклана, — ди ул.
1969 елда Тәҗәй, Кужбахты, Восток, Грем-Ключ авыллары “Иген­че” колхозы булып аерылып чыккач, Кави Хәтмуллинга партком секретаре вазыйфасын йөкләтәләр. Ул еллардагы һәрьяклы үсеш хуҗалык тарихына иң якты битләрне яза: басуларның гектар көче 30-40 центнерга җитә, дәү­ләт­кә ел саен 12 -13 мең центнер сөт, 3000-3200 центнер ит, 45-50 цент­нер йон, 200-250 мең данә йомырка тапшырыла. Һәм барлык йөкләмә­ләрне үтәүгә халыкны туплауда партоешма секретаре төп әйдәүче була. Гомумән, аның хезмәт юлы гел авыл хуҗалыгы, җир белән бәйле.
— Кайда гына эш­ләсәм дә, эшемнән ямь, тәм таптым. Бу яктан мин үземне бәхетле саныйм, — ди Кави Хәтмулла улы.
Шәхси тормышында да бәхетле була ул. Күршедә генә диярлек яшәгән, 7нче сыйныфка кадәр бергә укыган Әлфия Хәсәнҗан кызы белән тормыш корып, 53 ел бергә гомер итәләр.
— Яратышып яшәдек, тик бер-беребезгә го­мер­дә дә яратам, дип әйтмәдек. Шулай да 1956 елда күр­шеләрдә ут чыгып, безгә дә куркыныч янаганда, миңа “Кавикаем” дигәне аның да мине яратканын аңлаткан­дыр. Мине бер­сеннән-берсе матур 4 бала табып куандырды. Шуның өстенә, яшьли вафат булган энемнең өч баласын тәрбиягә алып олы юлга чыгардык. Монда да Әлфиямнең олы йөрәк­ле, мәрхәмәтле булуы чагыла. Инәкәй белән 41 ел бергә торып, гомер буе, бер каршы сүз әйтешми, бер-бер­сенә ярдәмләшеп яшә­деләр, — дип сөйли Кави Хәтмуллин ун ел элек бакыйлыкка күчкән хатыны турында.
Кави Хәтмуллинның балалары да үзе кебек тырыш, уңган, эшләреннән ямь-тәм табып яши белә­. Өч улы да авыл хуҗа­лыгы институтын тәмам­лый. Олы улы Альфред Тәҗәйдә күп еллар авыл биләмәсе башлыгы булып эшләп пенсиягә чыга. Уртанчылары Рифкать Краснокама районы­ның иң алдынгы саналган, республика күләмендә дә танылу алган ”Алга” нәсел­челек заводы” хуҗалыгын җитәкли. Әтиләре өчен “ах” итеп тора балалары. Үзе дә алар белән горурлана ата кеше.
Балалары, оныклары өчен генә түгел, бөтен авыл халкы өчен дә аксакал, абруй иясе ул Кави абый Хәтмуллин. Бүген Тәҗәйдә мулла вазыйфаларын башкара.
— Безнең инәкәй дини кеше иде. Ислам дине йолаларын, Коръән кушкан изге гамәлләрне төгәл үтәде. Кай­бер кыска сурә­ләр, әһә­миятле догаларны миңа да өйрәтте. Бигрәк тә Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышандырырга тырышты. Шуңа күрә мин бәләкәйдән гомерем урталарына кадәр ике ут арасында йөрдем. Шулай да Аллаһы Тәгаләгә, Ислам кануннарына тел тидермә­дем. Шәригатьнең асыл, изге кануннарына буйсынып яшәргә, бигрәк тә ата-ана ха­кын хакларга, кеше рән­җетүдән, хәрәмнан сакланырга тырыштым, — ди Ка­­ви абый үзенең дингә килүе турында.
Дөньяның ачысын-төчесен татыган, сабыр холыклы, зур акыл туплаган, тормышны, нинди генә төскә кермәсен, яраткан һәм аны ямьләндерү өчен бүген дә тырышкан Кави Хәтмул-лин кебек менә шундый картлары белән дә матур бүген авылларыбыз.

Халидә ИЛЬЯСОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»