Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ветераннар бүген дә сафта

Ветераннар бүген дә сафта
08.05.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Ветераннар бүген дә сафтаҖиңү көне алдыннан Туймазыдагы “Отдых” кафесында район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты.

Район ветераннары сугыш турындагы истәлекләре белән уртаклашты, гаиләләре турында сөйләде, кайбер көнүзәк мәсьәләләрне күтәреп чыкты.

Сугыш ветераннарын сәяси проблемалар, район һәм илебез икътисады, төзекләндерү, юллар ремонтлау, өлкән буынның ялын оештыру мәсьәләләре борчый иде.

Өлкән яшьтә булуга карамастан, аларның кайберләре бүген дә актив тормыш алып бара, яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшендә катнаша.

Ветераннар бүген дә сафта


Бүген Туймазы районында 80 Бөек Ватан сугышы ветераны, 1233 тыл эшчәне, балигъ булмаган яшьтә концлагерь тоткыны булган 5 кеше, Ленинград блокадасын кичергән 3 кеше яши.

Сугыш һәм хезмәт ветераннарын социаль яклауга аерым игътибар бирелә. Өлкән яшьтәге кешеләргә лаеклы тормыш тәэмин итү бурычы хакимиятнең даими күз уңында. Ветераннарга ташламалы медицина хезмәте күрсәтелә, дарулар тәэминаты оештырыла, быел сугышта катнашучылар тулысынча диспансерлау үткән.

Соңгы елларда 173 сугышта катнашучы һәм үлгән (һәлак булган) сугышта катнашучылар һәм инвалидларның 458 гаилә әгъзасы торак сертификатлары алган.

Хакимият башлыгы очрашуда күтәрелгән барлык мәьәләләрнең дә контрольгә алынуын билгеләде. Ветераннар исә хезмәттәшлеккә һәм районның җәмәгать тормышында катнашуга әзер булуларын белдерде.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»