Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Хәтеремдә әти яши
10.05.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Хәтеремдә әти яши“Әтиең үлсә, Ходайдан, аны белүче кешеләр озаграк яшәсен иде, дип сора”, ди халык. Чыннан да, хатирәләр – ул безнең югалту сагышы да, үткәннәрнең чын-дөреслеген саклау да.

Әтиебез Кәлимулла Ахунҗан улы Вәлитовка 113 яшь тулган булыр иде. Без аны 1984 елда мәңгелеккә югалттык. Әмма мин хәзер дә аның белән сөйләшәм, аның мине ишетүенә ышанам да кебек хәтта.


Кулымда — әтиемнең көндәлеге. Ул аны сугыштан кайткач та яза башлады. Биредә ул үз башыннан кичкәннәргә, архив материалларына таянып, үзе сугышкан 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе хәрәкәтләрен тасвирлаган.
Ул 1942 елның 2 июлендә Курск өлкәсендә Брянск фронтында сугышка керә. Сугышның беренче көненнән алып, 294нче полк составында Курск, Сталинград янында сугыша, Белоруссия, Польша, Украинаны фашистлардан азат итүдә катнаша. Батырларча сугыша дивизия, аның 78 солдаты Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Әти генерал Шәйморатовның һәлак булуын да көндәлегендә тасвирлый. Ул күп кенә иптәшләре белән дошман­ның көчле уты астында, камауда кала, әти фикеренчә, моңа корпус командиры М. Борисов гаепле була.
Ул көндәлегендә кавалеристларның танкларга каршы баруы, төрле яклап пулялар сызгыруы, снарядлар шартлавы, күз алдында иптәшләрнең һәлак булуы турында яза. Хәрби белеме булмаган егетләрнең сугышка керер алдыннан ничек итеп үз-үзләрен әзерләве, пулялар “яңгыры” астында калганда ничек торып чапмаска, ә шуышырга кирәклеге һәм сугышның башка шундый һәркемгә дә сөйләми торган нечкәлеклә-ре турында яза.
Әти көндәлегендә сугышның үзенә ничек тәэсир итүе турында бәян итә. Ул аны — 36 яшьлек ирне җылы гаилә кочагыннан тартып алып, Европага илтеп ташлый, күп тапкырлар яралый, күкрәгенә орден-медальләр элә, ул аны ныклы итә.
Әти “Кызыл Йолдыз” ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Ул, медик-санитар буларак, бик күп яралыларны сугыш кырыннан алып чыккан, тәүге ярдәм күрсәткән. Үзе дә берничә тапкыр каты яраланып, 1945 ел башында демо­билиза­ция-ләнгән.
Сәламәтлеге начар булса да, ул сугыштан кайту белән колхоз эшенә чумган. 1950-60нчы елларда бригадир була. Шул елларда аның җитәкче­легендә 70 гектарда утыртылган агач­лар хәзер дә туган җиребезне матурлап үсеп утыра, безне әтиебез турында горурланып искә алырга чакыра.
Аның бер генә дә тик торганын хәтер­ләмим, төрле яктан килгән соклангыч шәхес иде — Коръәнне яхшы укый, урысчасы әйбәт иде, гармунда, скрипкада уйнады, авылның тәүге тракторчысы дигән даны да бар иде. Болар барысы да тәрбиядән килә, билгеле.
Сугыштан соңгы елларда җиде буынга хәтле нәселеңне белмәү оят санала иде. Бабайлар теләсә кайсыбызны туктатып, нәселең турында сорарга мөм­кин, белми торсаң, начар даның чыгачак. Шуңа күрә мин дә нәселемне яхшы беләм. Ә әтинең әтисе Ахунҗан бабайны күреп тә беләм әле.
Аның бер сүзе истә калган. “Бала­ларның яхшысы да, яманы да була, ә оныкларның барысы да искиткеч!” Гомумән, мин тормышта күп очракта аның акылына таянам. Ул ихлас һәм йомшак кеше иде. Иң беренче үзе сәлам биреп өлгерергә тырыша, һәркемгә елмаеп дәшә. Аның фикеренчә, кешене ике әйбер бетерә — ахмаклык һәм тотнаксызлык. Кемдер гомерен саклый алмый, ә кемдер сакларга да теләми. Яхшылыгың — үзеңә бүләк, яманлыгың — җәза. Гөнаһта яшәгәннәр бик тиз юк­ка чыга, ә изгелектә гомер иткәннәр беркайчан да үлми. Аның фикеренчә, кешеләр сарык-кәҗә сатып алганда бар яклап та тикшерә, ә дуслар сайлаганда сукыр чаклары күбрәк. Ә бит үзең янында дусның ышанычлысы, вәгъдәлесе кирәк.
Әтинең дә киңәшләре бар дөнья алтыныннан кыйммәт миңа. Хәтеремдә, ул мине итәгенә утыртты да, күзләремә елмаеп, яратып карап, учлары белән минем башымны турылап куйды.
— Башыңны бик югары күтәрмә, тәкәббер диярләр, аска да төшермә, юньсез дип кимсетерләр, — диде ул. — Кешеләргә туп-туры, ачык кара. Аларга үзеңә теләмәгәнне теләмә. Үз-үзеңне хөрмәт ит. Дөреслекне үз намусыңа карап тап, ул синең хөкемдарың да булсын. Кешедән түгел, иң башта үз намусыңнан курык.
Ул олысына, кечесенә, гади кешегә дә, данлыклы шәхесләргә бертөрле карашта булды. Аның белән аралашкан һәркем ихтирам итә, аның сүзләренә колак сала, үтенечен үти торган иде.
Бервакыт гаиләм белән авылга кайткач, ул болай диде:
— Исеңдә тот, улым, синең балаң киләчәктә киңәшләреңә түгел, ә синең шәхси үрнәгеңә таяначак.
Безнең әти гади колхозчы иде, әмма авыл тарихында аның бик әһәмиятле эшләре калды. Ул бик күп көч салып, кабинеттан-кабинетка йөреп, ахыр чиктә совхоз директоры белән килешеп, Күгәрчен авылына су керттергән кеше.
Гомеренең соңгы 15 елында ул районның янгыннан саклау идарәсенең штаттан тыш инспекторы була, халык арасында аңлату алып бара, халык мөлкәтен уттан саклап калуда тырышлык күрсәтә һәм бик күп Мактау грамоталарына лаек була. Аның фикеренчә, елгага төшмичә суның суыклыгын белеп булмый, башта сикер, соңыннан судан чыгу юлларын уйла. Үзең өчен яшисең килсә — башкалар өчен яшә.
Безнең әти — Кәлимулла Ахунҗан улының эше дә, сүзе дә соклангыч иде. Аны укытучылар бик еш балалар белән очрашуларга чакыра иде. Шундый очрашуларда минем дә булганым бар иде. Баксаң, әтидә педагоглык осталыгы да булган. Ул әйбәт балалар үстерү өчен, башта аларны бәхетле итәргә кирәк дигән фикердә иде. Аның ихлас йөрәктән сөйләвен иң шук малайлар да тын калып тыңлый иде.
Бик тыйнак, хәтта оялчан кеше булса да, ул авылдашларын якларга кирәк булса, үзен батырларча тота иде. Сугыштан соңгы авыр елларда бер капчык үлән, яки бер бәйләм чыбык өчен сакчыга тотылган бала-чага, карт-корыны яклап, “Минем рөхсәт белән алдым, диегез!” — дип әйтсенме, аларны йортка кадәр озатып барсынмы... Күпләр аның ярдәме белән тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итә иде. Аны ярдәмчеллеге өчен дә яраттылар.
Шул ук вакытта, гаделсезлеккә уттай кабынып китә, аны тар-мар итеп ташлый иде. Мондый чакта инде аңа каршы баручы юк. Бригадирга да, авыл Советы рәисенә, райондагы иң югары түрәләргә дә аннан эләккән чаклар еш булды. Ул еш кына колхоз идарәсе утырышына барып, үз фикерен әйтеп кайта иде.
Ул бик яхшы аңлаган – дөреслекнең дуслары күп булмый. Әмма бернинди төркемнәргә бүленүләр, куркытулар һәм башка шундый эшләр аның бу дуслыгын какшата алмады. Моның өчен ул туганнарга, түрәләргә, үз мәнфәгатенә дә каршы баруны авырга алмады. “Изгелекне ялгызың да кылып була, ә явызлык кылыр өчен иптәш кирәк”, дигән сүзләренең дөреслеген үзем дә күрдем.
1970 елның сентябрь азаклары иде. Зианчура районыннан командировкадан кайтып барышлый, әти-әнине күреп чыгыйм дип, авылга борылдым. Кайтсам, капка бикле. Шакый торгач, әти килеп чыкты. Кулында сәнәк, күзләре “шар” булган. Баксаң, район, авыл түрәләре өйдән-өйгә кереп, басудан колхоз чөгендерен урлаучыларны эзләп, амбарларны тентеп йөриләр икән. “Күр­сәтәм хәзер шуларга минем чөгендер өлешем 1942 елда Сталинград янында, Мамаев курганында калганын!” ди бу.
Күп тә үтми, чыннан да, бер төркем түрәләр килеп керде. Керделәр дә, тот­кан утка каршы тора алмыйча, чыгып та качтылар. Алар өчен миңа оят булды...
Әтинең язу таланты да бар иде. Ул бер хатасыз итеп район гәзитенә авыл тормышыннан яңалыкларны язып торды. 1959 елдан алып, 25 ел буена һава торышы турында күзәтүләр теркәп барды, шифалы үләннәр турында язып, өч калын дәфтәр тутырды. Ә кавалерия дивизиясендә хезмәт иткән яудашлары турындагы язмаларын күптән түгел янә табып алдым әле. Ул исән калганнар белән һәрвакыт хат алышып торды.
Иртә яздан кара көзгәчә ул дару үләннәре җыйды. Аңа бөтен авыл халкы, хәтта табиблар да мөрәҗәгать итә иде. Ничек барсына да өлгергән диген?!
Әмма гомеренең соңгы елларында аның күзләрендә арыганлык сизелгән чаклар ешайды. Мондый чакта ул Өрген тавы урманына китә, анда ялгызы гына булып кайта иде.
Үзе киткәч тә, аның дөньяга карашы безгә маяк булып калды. Аныңча, сине ихтирам итсеннәр дисәң, беркемне дә түбәнсетмә. Туган белән туган, хатын белән ир, ата белән бала арасына кермә. Ул дуслыклары киткәннәрне кабат дуслаштыру юлын таба иде, юктан чыккан гауга дошманлыкка китерә дип искәртә иде. Күңелеңне бушатырлык, сереңне сөйләрлек дус-туганны кадер­ләргә өйрәтте. Гомер буена кешеләрне бер-берсеннән аера торган түгел, ә бер­ләштерә торган сыйфатларны эзләде.
— Таңда уянгач та, бүген нинди яхшы гамәл кыла алам әле, дип уйлагыз, балалар, — дия иде ул. – Офыкта батачак кояш үзе белән бер көнне генә түгел, ә гомернең бер өлешен алып китәчәген онытмагыз.
Әйе, безнең әти эштә дә, яуда да батыр кеше иде. Әтиләре сугышта чыныккан буын исән булганда, Бөек Ватан сугышы батырлыклары онытылмаячак. Акылыбыздан язып, бу хакта оныта башласак, әтиләребез нәрсә өчен сугышканын каннарыбыз искә төшерер.

Октябрь ВӘЛИТОВ,
философия фәннәре докторы, Русия һәм Башкортстан
Журналистлар берлекләре әгъзасы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»