Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Рәхмәтебез чиксез!
10.05.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Рәхмәтебез чиксез!Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Фомич Воликны Җиңү көне белән котлады.

Иван Волик Кызыл Армия сафларына 1944 елның ноябрендә 17 яшендә алына. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, Ерак Көнчыгыштагы алышларда катнаша, арытаба хезмәтен шунда ук контрразведка бүлегендә дәвам итә. 1953 елда запаска чыгарыла. Хәрби хезмәттән соң Иван Фомич озак еллар партия органнарында эшли, 16 ел дәвамында КПССның Кырмыскалы район комитетының беренче секретаре вазыйфасын башкара, БАССРның өч чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлана.
Ул җитәкчелек иткән чорда Кырмыскалы районы ун тапкыр Бөтенсоюз, Бөтенрусия, республика әһәмиятендәге бүләкләргә лаек була, Бөтенсоюз социалистик ярышында ике тапкыр җиңүче дип табыла, авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлары өчен СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медальләре белән бүләкләнә. И. Ф. Волик II дәрәҗә “Ватан сугышы”, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, “Почет билгесе” орденнары, шулай ук, “Батырлык өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Иван Волик Ерак Көнчыгыштагы хезмәте, хәрби операцияләрдә катнашуы, депутатлык эшчәнлеге турында сөйләде. Константин Толкачев ветеранга рәхмәт белдерде һәм озын гомер теләде.
– Сез Ватаныбыз бәйсезлеген саклап калуга күп көч салдыгыз, арытаба хезмәтегез белән халык хуҗалыгын тергезүгә зур өлеш керттегез, – диде Константин Толкачев. – Без Сезгә рәхмәтлебез. Сәламәтлек ташламасын үзегезне.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»