Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Дан сезгә, хөрмәтле ветераннар!

Дан сезгә, хөрмәтле ветераннар!
10.05.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Дан сезгә,  хөрмәтле ветераннар!Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында олы бәйрәмгә багышланган тантаналы чаралар үтте.

Хөрмәтле ветераннар!

Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән ихлас котлыйм!
Илебез тарихында 9 Май – Русиядәге һәр гаилә өчен изге көн. Ул хәрби дан һәм ватанпәрвәрлек, фронттагы батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге, 45нең язында туган җиргә озак көтелгән җиңү китергәннәрнең какшамас ныклыгы бәйрәме. Ватан өчен гомерен биргән батыр яугирләрнең исемнәре мәңгегә безнең хәтердә калачак.
Хөрмәтле ветераннар, бу көннәрдә иң ихлас рәхмәт һәм тирән ихтирамыбызны белдерүче сүзләребез – сезгә. Сез Ватаныбызның бәйсезлеген саклап, дөньяны фашизмнан азат иттегез, илнең куәтен тергездегез һәм ныгыттыгыз, тыныч вакытта лаеклы хезмәт иттегез һәм озак еллар инде үз үрнәгегездә балаларыгызны, оныкларыгызны, аларның балаларын яңа казанышларга рухландырасыз.
Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе телим! Яхшы теләкләрем сезгә! Җиңү көне белән!
Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов.


Дан сезгә,  хөрмәтле ветераннар!Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан тантаналы җыелыш 8 майда Уфаның “Башкортостан” концертлар залында үтте. Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты һәм сугыш ветераннарын һәм тыл эшчәннәрен бәйрәм белән ихлас котлады.

– Бу бәйрәм Русиядә яшәү­че һәр буын кешесен бер­ләштерә. Ул елларда күр­сәтелгән батырлык һәм рух ныклыгы күңелләре­бездә мәңге яшәячәк. Бу сугыш турында халык үзе генә белгән аяныч хатирә­ләр бар. Сугыш яланында ятып калган, яраланган, тоткынлыкның барлык газапларын күргән якташ­ларыбызны Җиңү көнен­дә без янә искә алабыз. Шулай ук фашист пулясыннан яраланган, тән җәрәхәт­ләрен­нән сызланган, әмма туган җиргә Җиңү белән исән әйләнеп кайта алуларына шатланган ветераннарыбыз турында уйлый­быз. Шушы дәһшәтле елларда дошманга каршы көрәшкән батырла­рыбыз мәңгегә хә­тердә сакланачак, – диде Рөстәм Зәки улы.
2018 елда берничә истә­лекле тарихи дата билге­ләнә. Беренчесе – Кызыл Армия­нең 100 еллыгы. Бер гасыр элек төзелгән безнең армия, чын мәгънәсендә, дөнья тари­хында тирән эз калдырды. Шулай ук быел Сталинград янындагы алышның да 75 еллыгы билгеләнде. Бу алышта Бөек Ватан сугышы­ның язмышы хәл ителгән, дип исәпли тарихчылар. 75 меңнән күбрәк башкортстан­лы шушы бәре­лешләрдә катнашкан. Аеруча 124нче укчылар бригадасы, 25нче бронедивизия һәм 214нче, 219нчы һәм 300нче укчылар, 112нче Башкорт кавалерия ди­визия­ләре Җиңүгә зур өлеш керткән.
Якташыбыз, очучы-штурман, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев­ның исеме Сталинград сугышы белән тыгыз бәйле. Ул хәрби бурычын җиренә җиткереп башкарган, Сталинградны дошманнан азат итүгә зур көч салган. 250 тапкыр хәрби очыш ясаган 23 яшьлек Муса Гәрәев — бу сугыш тарихында бер көнне ике “Алтын йолдыз” медале алган бердәнбер каһарман.
Александр Матросовның фашист амбразурасын күкрә­ге белән каплап, геройларча һәлак булуына да быел 75 ел. Соңрак шушы ук батырлыкны якташларыбыз Миңнегали Гобәйдуллин, Григорий Овчинников та кабатлаган.
– Бөек Җиңү бездән бик күп корбаннар таләп итте. Илдә сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Бары тик рух һәм ихтыяр көче белән генә без Туган җиребезнең бәйсезлеген саклап кала алдык, башка кайбер илләрнең дә азат­лыгы өчен зур көч салдык. Әмма вакыт үзенекен итә. Ветераннар саны да елдан-ел кими. Бүген республикада 1210 ветеран һәм 532 сугыш инвалиды, 32 меңгә якын тыл эшчәне яши. Без аларга төрлечә ярдәм күр­сәтәбез. Киләчәктә дә бу эш дәвам итәчәк, – диде республика Башлыгы.
Бүгенге яшьләр дә ата-бабаларыбыз эшен лаеклы дәвам итә. Русия Герое исеменә Башкорт­станнан 16 хәрби лаек булды. Төньяк Кавказда, Әфганстанда һәм башка җир­ләрдә булган хәрби бәре­лешләрдә катнашкан якташларыбыз да һәрвакыт хә­тердә.
– Орден-медальләр, өч­поч­маклы хатлар, инде таушалган фотосурәтләр – болар барысы да бик күп гаилә­ләрдә кадерләп сак­лана. Безнең бурыч – үсеп килүче буында тарихка карата хөрмәт тәрбияләү, буыннар бәйләнешен бул­дыру. Бүгенге бәйрәм моңа зур йогынты ясау белән беррәттән, ветераннарга карап, батырлык, түземлелек, җиңүгә омтылу­ны тәрбияли. Кылган батырлыгыгыз, изгелегегез өчен ихлас рәхмәтләремне җитке­рәм, — диде Рөстәм Хәмитов.
Кичә Җиңү паркында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Күпмилләтле Башкортстан халкы исеменнән республика җитәкчесе Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәлләренә тере чәчәкләр салды.
Чарада катнашучылар Русия һәм Башкортстан гимннары яңгыраганнан соң, Ватанны саклаучыларны бер минут тын торып искә алды.
Арытаба төбәк Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Эчке эшләр министр­лыгының Уфа юридик институты, Уфа дәүләт авиация техник университеты курсантларын һәм ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге гомуми белем бирү интернат-мәктәбендә тәрбия­ләнүчеләрне сәламләде.
Рөстәм Хәмитов ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев кабере өстенә, Геройлар аллеясенең Дан мемориалында генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәм Таһир Кусимов һәйкәлләренә, шулай ук тыл эшчән-нәре һәйкәленә чәчәкләр салды.
Чара барышында Рөстәм Хәмитов Уфа ветераннары һәм халкы белән аралашты, аларны бәйрәм белән котлады һәм озын гомер, сәламәтлек теләде.
Бәйрәм чаралары кичә көн буе дәвам итте. Төш вакы­тында “Үлемсез полк” акциясе башланды. Быел бишенче тапкыр үткәрелгән шушы Бөтенрусия патриотик акциясендә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та катнашты. Уфада гына түгел, республиканың башка шәһәр, авылларында да халык Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фото­рәсемнәрен һәм транспарантлар тотып сафка тезелде.
Кичен Урыс дәүләт академия драма театры а­л­дын-дагы мәйданда бәйрәм концерты башланды. Программада профессиональ һәм үзешчән коллективлар башкаруында сугыш елла­рындагы җырлар яңгырады.
Бәйрәм уңаеннан башка мәйданнарда да күмәк халык катнашлыгында мәдәни ча­ралар үтте. Кичен исә Уфа өстен салют утлары балкытты.

Гөлия МӨГАЛЛИМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»