Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Яшәү хозурлыгы — хөрлектә, Гомер озынлыгы — ирлектә”

“Яшәү хозурлыгы — хөрлектә, Гомер озынлыгы — ирлектә”
11.05.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

“Яшәү хозурлыгы — хөрлектә,  Гомер озынлыгы — ирлектә”Дүртөйледә Советлар Союзы Герое Александр Маринескога һәйкәл ачылды.

Александр Маринеско – “С-13” су асты көймәсе капитаны. Ул Бөек Ватан сугышы тарихында “гасыр һөҗүме” дип аталган легендар җиңүе белән билгеле. Кыю капитан җитәкләгән экипаж ун көн эчендә фашистлар флотының иң зур лайнеры “Вильгельм Густлов” һәм “Генерал Штойбен” куәтле хәрби транспортын юк итә. Нәтиҗәдә, кыска вакыт эчендә дошман флотына зур зыян килә. Бу көрәштә Гитлер армиясе 10 меңгә якын солдат һәм офицерын югалта. Батырлыгы өчен Александр Маринеско Советлар Союзы Герое исеменә лаек дип табылса да, бу данлы исемне исән чагында горурланып йөртә алмый. Хәтта батыр командирның җиңүен карайтып күрсәтергә теләүчеләр дә табыла.

“С-13” экипажының каһарманлыгы диңгезчеләр арасында телдән-телгә күчеп кенә саклана. Ләкин ялкынлы диңгезче рухына сокланып караган хезмәттәшләре, еллар үткәч, Маринесконың батырлыгын исбатлап, аның исемен реабилитацияләүгә ирешәләр.


1990 елның 5 маенда Александр Маринескога үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Аның батырлыгы турында бик күп басмаларда язалар. Нәкъ шушы елларда Дүртөйле шәһәрендә гөрләп барган төзелеш нәтиҗәсендә үсеп чыккан урамнарның берсенә легендар капитан Маринеско исеме бирелә.
18 елдан соң, Бөк Җиңү бәйрәме алдыннан бу урамда һәйкәл ачу тантанасы булды. Ул — Советлар Союзы Герое Александр Маринеско батырлыгын мәңгеләштерү максатында башкарылган эшнең дәвамы.
— Ул вакытта Одессада туып-үсеп, Балтыйк диңгезендә батырлык күрсәткән румын егетенең исемен мәңгеләштерүне максат итүче дүртөйлеләр бары берничә дистә елдан соң батыр кызылфлотчының туган җирендә, Европа илләрендә свастикалы ир-егетләр, яшүсмерләр, тарихны яңадан язарга теләүче сәясәтчеләр Совет халкының икенче Бөтендөнья сугышындагы ролен киметергә өндәүчеләр барлыкка килер дип уйламагандыр. Аңлаешсыз, бәйләнешсез мәнфәгатьләр җәелдерүчеләргә, пропаганда алып баручыларга шулай җавап бирергә булдык, — ди Дүртөйледә яшәүче, элеге көндә кадет сыйныфларында балаларга патриотик тәрбия бирүче, отставкадагы 2нче ранг капитаны Вил Шәйдуллин.
Дүртөйледә Диңгезчеләр җыелышы озак еллар уңышлы эшли. Бу — районда алар башлангычы белән төзелгән өченче һәйкәл. Чишмә авылында — матрос Фәхрулла Хәйруллинга, шәһәрдәге мемориаль комплекста урыс диңгезчеләренең 1904-05 еллардагы Япон сугышында күрсәткән батырлыгын искә төшереп торучы истәлекле урыннар бар.
Барлык башлангычларны тормышка ашыруда тырышлык күрсәткән, диңгезчеләрне берләштереп әйдәп баручы отставкадагы 2нче ранг капитаны Закир Нуриәхмәтов мәртәбәле эштә ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтлебез, дип белдерде тантана барышында. Һәйкәлне ачуда шәһәр халкы, кадетлар, отставкадагы офицерлар, ил алдында хәрби бурычын диңгез флотында үтәгәннәр катнашты.
— Безнең бурыч — яшь буынга тарихи вакыйгаларны дөрес җиткерү. Кайда гына булмасын, совет солдатының күрсәткән батырлыгы илебез өчен генә түгел, дөнья халыклары өчен дә бәяләп бетергесез, — диде район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин үзенең чыгышында. — Бу һәйкәл Маринеско урамында яшәүчеләр өчен генә түгел, барлык райондашлар өчен әһәмитяле. Батырлыкны географик кысалар белән чикләп булмый.
Тантана барышында мәртәбәле эшкә зур өлеш кертүчеләрне билгеләделәр. Кемдер финанс ярдәм күрсәткән, икенчеләр һәйкәл куеласы урынны әзерләүдә, тазартуда булышкан.
...Менә һәйкәлне каплап торган ак япма ачылды. Горур йөзле капитан, гүя киләчәккә карап, безне сыный кебек. Стеланың авторы — Дүртөйледә иҗат итүче скульптор Фәрит Галләмов.
Бу һәйкәл — бер гади диңгезче батырлыгына гына түгел, Бөек Ватан сугышында катнашкан 11 меңнән артык дүртөйлелеләргә дә, совет халкының чиксез каһарманлыгына.

Зөлфия Зәкәрина.
Дүртөйле шәһәре.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»