Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Уяу безнең егетләр
25.05.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Уяу безнең егетләрЯкташларыбыз Василий Утин белән Ильяс Әсәдуллинның батырлыгы онытылмый.

СССР Эчке эшләр ко­мис­­сариатының аерым тәгаенләнештәге 95нче чик буе полкының 14нче мотоукчылар ротасы комсоргы һәм автоматчысы, политрук урынбасары Василий Утин 1918 елның 17 декабрендә Бакалы районының Бөгә­баш авылында крестьян гаиләсендә туган. Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Укытучы, арытаба Башкорт АССРының Бакалы районы халык мәгарифе бүлеге инспекторы булып эшли. 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. Шул ук елда Совет гаскәр­ләренең Бессарабия һәм Төньяк Буковинаны азат итүдәге походында катнаша.


Бөек Ватан сугышы башланганда ул Молдавия чик буе округы 2нче отрядының 14нче заставасында политрук урынбасары була. 1941 елның ноябрендә НКВД гаскәрләренең 95нче чик буе полкына күчерелә. 1941 елның 9-10 декабрендә Донецк өлкәсенең Софьино-Раевка авылы янында барган алышларда зур батырлык күрсәтә һәм геройларча һәлак була.
Ул шунда җирләнә, сугыштан соң аның җәсәде Донецк өлкәсенең Камышатка авылына Туганнар каберлегенә күчерелә. Соңыннан биредә аңа һәйкәл куела, хәрби мемориал булдырыла.
СССР Югары Советы Президиумының 1942 елның 27 мартындагы Указы нигезендә Василий Утинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Аның исеме ВЛКСМ Үзәк комитетының Мактау китабына кертелә.
2015 елның 22 июнендә Дәүләкән шәһәрендә Хәрби Дан скверында Советлар Союзы Герое Василий Утинга һәм чик сакчыларына мемориал ачыла.
Ильяс Әсәдуллин 1975 елда Башкорт АССРының Чишмә авылында туган. 1994 елның гыйнварында хәрби хезмәткә алына һәм Кавказ чик буе округының 487нче аерым тәгаенләнештәге чик буе отрядына җибәрелә. Застава Чечня чигендә урнашкан була.
1995 елның 18 июнендә 100 кешедән торган Чечен боевиклары аларның заставасына һөҗүм итә. Дошман тулысынча юк ителә, Ильяс Әсәдуллин каты яралана һәм һәлак була. Бу батырлыгы өчен ул Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Ильяс Әсәдуллин 1995 елның 21 июнендә Чишмә районының Түбән Хаҗәт авылында җирләнгән.
1995 елның 24 июнендә Железноводск аерым тәгаенләнештәге чик буе от-рядының 1нче заставасына, Чишмә авылындагы урамга Ильяс Әсәдуллин исеме бирелә.
Башкортстан уллары – Василий Утин һәм Ильяс Әсәдуллин батырлыгы – безнең йөрәкләрдә. Мондый чик сакчылары булганда ил хәвефсезлеге ышанычлы кулларда.

Рөстәм ГАЛЛӘМОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»