Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Зенитчы кыз Сафия
05.06.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Зенитчы кыз  СафияБөек Ватан сугышы елларында ир-егетләр белән беррәттән, кыю йөрәкле хатын-кызлар да илебез азатлыгын яклап, явыз дошманга каршы аяусыз көрәшкән. Алар арасында якташыбыз Сафия Сабитова да бар.

Ул 1922 елның 12 мартында Дүртөйле районы Җитемәк авылында Гыйльминур һәм Сәетгәрәй Сабитовларның күркәм гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Баеш урта мәктәбен тәмамлый. Аннары Йосып, Күккуян авыллары мәктәпләрендә балаларга белем бирә. Озакламый Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елның язында Дүртөйледән фронтка 50 комсомол кыз үз теләге белән фронтка китә. Алар арасында Сафия Сабитова да була. Карантин узганнан соң, алгы сызыкта хезмәт итәләр. Зенитчы кызлар бинокль, прожектор, дальномер белән идарә итә, махсус техник җиһазлар ярдәмендә фашист самолетларын эзәрлекләп утка тота. Тавышыннан танып, кайсы ил самолеты икәнен, аларның санын, юнәлешен һәм очыш биеклеген белергә тиеш булалар.
— Махсус казылган, иңе, буе һәм тирәнлеге өч метр булган, кирәкле аппаратуралар урнаштырылган окопта көндез шинельләребезгә төренеп утырабыз. Көтмәгәндә самолетлар эскадрильясе килеп чыгып, Сталинград шәһәрен бомбага тота, янә 10-15 минуттан яңа көчләр ут яңгыры яудыра, андагы һәр карыш җир өчен каты алышлар бара иде. Бомбалар шартлаган вакытта, йортлар һәм төрле биналар җимерелеп, шәһәр җир белән тигезләнде. Шулкадәр авырту, сыкрануларга түзә алмыйча, Җир-анабыз ыңгырашкандай тоела иде безгә, — дип хәтерли хөрмәтле ветеран Сафия Сәетгәрәй кызы. — Бомба шартлау дулкыныннан хәтта минем котелогым үз формасын югалтты, ә безнең солдатларыбыз көчле рухлы, корычтай нык ихтыярлы булды, соңгы минуткача дошманга каршы тора алды.
1942 елның ноябрендә алар Сталинград шәһәрен фашист илбасарларыннан азат итә. Бу куанычлы вакыйга — Бөек Ватан сугышы тарихындагы хәлиткеч мизгелләрнең берсе. Монда, әлбәттә, Дүртөйле кызларының да хәрби хезмәт өлеше зур була. Аннары аларны Идел елгасы аша чыгарып, урманга оборонага куялар. Арытаба хәрәкәттәге армия составында Украина һәм Белоруссияне азат итәләр. Сафия Сабитовага башта ефрейтор званиесе бирелә, соңрак кече сержант, унбер кешедән торган приборчылар отделениесе командиры булып хезмәт итә.
Ниһаять, җиңү язы килә. Сафия Сәетгәрәй кызы 1945 елның августында туган ягына әйләнеп кайта. Сугыштан соң Яңа Кәңгеш авылындагы балалар йортында тәрбияче, завуч, директор булып эшли, бер үк вакытта шундагы колхозда парторг вазыйфасын да башкара. 1956 елда балалар йорты ябылгач, Уфа шәһәренә күченә, һөнәри авырулар институтында, башкаладагы сөт продуктлары комбинатында хезмәт сала.
Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Сафия Сабитованың хәрби батырлыгы һәм тыныч тормыштагы хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәһалана. Ул II дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены, “ПВО отличнигы”, “1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Сталинградны обороналаган өчен” һәм башка медальләр, төрле дәрәҗәдәге почет грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Әйткәндәй, аның фотосурәте төшерелгән һәм командирының имзасы куелган почет грамотасы Уфа шәһәрендәге Хәрби Дан музеенда саклана.
Инде шактый өлкән яшьтә булуына карамаcтан, Сафия Сәетгәрәй кызының зиһене үткер, хәтере яхшы. Телевизор карап, радио тыңлап, гәзит-журналлар укып, илдәге һәм дөньядагы яңалыкларны белеп бара, якыннары, туганнары һәм авылдашлары белән ихлас аралашып яши.

Рәфил Саматов.
Дүртөйле районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»