Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Солдат туган төбәгендә тынычлык тапты

Солдат туган төбәгендә тынычлык тапты
26.06.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Солдат туган төбәгендә тынычлык таптыТуймазыда Бөек Ватан сугышында һәлак булган Сәгъдәтгәрәй Бәхтегәрәй улы Шәфыйковның җәсәден туган төбәгенә кайтарып җирләү чарасы үтте.

Шушы елның май башында Смоленск өлкәсенең Урган районы Кече Мышенки авылы янында эшләгән “Тула эзтабарлары” отряды Кызыл Армия рядовое Сәгъдәтгәрәй Шәфыйковның җәсәден таба. Ул снаряд шартлаудан һәлак булган дип фаразлана. Үзе белән компас һәм медальон була.

“Хәтер китабы”ндагы мәгълүматларга караганда, Сәгъдәтгәрәй Шәфыйков 1909 елда Туймазы районының Әгертамак авылында туган. Туймазы районы хәрби комиссариаты тарафыннан 1941 елның 13 августында 97нче запастагы укчылар полкы составында Кызыл Армия сафларында хезмәтен дәвам итәргә чакырылган. Арытаба ул хәрәкәт итүче армиягә озатылган. 1942 елда хәбәрсез югалган.

Быел июнь башында Шәфыйковның җәсәде туган төбәгендә җирләр өчен тапшырылган.
Ватан сугышы батырын яңадан җирләү чарасында катнашкан Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов Бөек Ватан сугышы тарихын бөртекләп тергезүче эзтабарларга рәхмәт белдерде.

Солдат туган төбәгендә тынычлык тапты


Туймазылылар өчен дә сугышта хәбәрсез югалганнарны эзләү намус эшенә әверелде.
2010 елда районда Хәтмулла Солтанов исемендәге эзтабарлар хәрәкәте оешты. Бүген анда 800дән артык малай һәм кыз – мәктәп укучылары, студентлар катнаша, араларында “авыр” үсмерләр дә бар.

Шушы вакыт эчендә Туймазы эзтабарлары берләштерелгән отрядлар составында 400дән артык Кызыл Армия солдаты һәм офицерының җәсәден җир астыннан күтәрде. Йөзләгән исемнәр ачыкланды, һәлак булганнарның туганнары табылды.

Экспедиция материаллары ел саен районның һәм республиканың хәрби һәм хезмәт даны музейларына тапшырыла.
Туймазы эзтабарлары Русиядәге иҗтимагый медальләр белән бүләкләнгән.

Фотолар Туймазы районы хакимиятенең рәсми сайтыннан алынды.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»