Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Данлы, шанлы еллар онытылмас...

Данлы, шанлы еллар онытылмас...
29.06.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Данлы,  шанлы еллар онытылмас...Дүртөйле шәһәренең ямьле Агыйдел ярында Хәрби дан аллеясе барлыкка килде.

— Һәйкәлләр — Бөек Ватан сугышында Туган илебез азатлыгын яклап һәлак булган яугирләребезнең истәлеге алдында баш ию, аларга чиксез хөрмәтебезнең бер чагылышы, — дип билгеләде, чараны ачып, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин. — Әлеге аллеяне төзүгә барлык Дүртөйле районы халкы үз өлешен кертте.


Яше-карты, көченнән килгәнчә, матди ярдәм күрсәтте. Шулай ук бу изге эштә Горшков, Ленин, Вәлиев, Киров исемендәге, “Игенче”, “Уңыш” хуҗалыклары, “Железобетон-Стронег”, “Дүртөйле су каналы” һәм башка предприятиеләр, район хакимияте, мәдәният идарәсе катнашты. Хәрби дан аллеясен ачуга әзерлек ике ел дәвамында барды. Аның авторы — рәссам һәм скульптор Фәрит Галләмов.
Ансамбль өч һәйкәлне берләштерә, алар — Дүртөйле халкының горурлыгы булган Бөек Ватан сугышы каһарманнары: Советлар Союзы Герое Василий Николаевич Горшков, дан орденнарының тулы кавалерлары Степан Сергеевич Туснолобов һәм Зиннур Зариф улы Зарипов истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән төзелгән.
Тантанада катнашучылар алдында хәрби комиссар Мәгъдәнур Хөснияров, районның Ветераннар советы рәисе Газим Сәетов, дан орденнарының тулы кавалеры Зиннур Зариповның улы Зөфәр Зарипов чыгыш ясады. Аларның һәркайсы миллионлаган гомерләр бәрабәренә яулап алынган тынычлыгыбызны күз карасыдай сакларга, беркемгә дә Бөек Җиңүебезне каралтырга юл куймаска, дәһшәтле сугыш батырларын һәм корбаннарын онытмаска өндәде.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләр һәм тыл эшчәннәрен, фашист илбасарлары кулыннан ерткычларча үтерелгән сабыйлар, хатын-кызлар һәм картларны искә алып, халык бер минут тын торды, аннары һәйкәлләргә кып-кызыл канәферләр салды, Мәңгелек ут янында мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль композиция карады.

Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»