Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Мәңгелек кайтаваз
05.07.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Мәңгелек кайтавазИлеш районы үзәге Югары Яркәйдә тыл батырларына һәйкәл ачылды.

Бөек Ватан сугышы елларындагы авылны образлы итеп күз алдына бастырган чын сәнгать әсәрен скульптор Сергей Елкин иҗат иткән.


— Дәһшәтле сугыш чоры бик еракта калса да, аның кайтавазы мәңгелек. Ветераннарның, тыл фида­карьләренең сафлары елдан-ел сирәгәя. Мәрхүмнәр­не онытмау, исәннәрне хөрмәтләү — безнең изге бурычыбыз. Беркем дә игътибарсыз калмасын өчен, битарафлыкны читкә куеп, аларга игътибарлы булырга кирәк, — ди Илеш районы Ветераннар советы рәисе Анатолий Романов. – Районыбыз хакимияте башлыгы Илдар Мостафин һәм Ветераннар советы инициативасы белән башланган эшне иганәчеләр, район халкы һәм предприя­тиеләре ярдәмендә башкарып чыктык. Аларның барысына да чиксез рәхмәте­безне белде­рәбез. Бөек Җиңү җиңел бирел­мәгән. Аны якынайту, иминлек өчен ир-егетләребез яуда кан койган, тылда аларны хатын-кыз, әби-бабай һәм буын ныгытырга өлгер­мәгән яшүсмерләр алыштырган. Без тылда фидакарь хезмәт куйган ветераннарыбыз һәм әтиләре сугышта үлеп калган ятимнәрне игътибар үзәгеннән читтә калдырмаска тиеш.
Бу һәйкәл — Җиңү таңын якынайту өчен мөмкин булганны да, булмаганны да эшләп, ачтан интегеп, якты дөньядан киткәннәр истәлеген мәңгеләштерү дә. Әйе, ул чорда, төп эшче көч булып, авылда нужа йөген төптән җигелеп тарткан апалар, ак сакаллы бабайлар һәм танау тарткан малайлар калган. Булган техниканы фронтка алып бетергәннәр. Колхоз һәм хуҗалык эшләрен арык ат, үгез җигеп, күбрәк бәләкәй чана һәм арба белән алып барганнар. Шулай дөнья көткән авыл хатыннары. Аларның күбесе күпбалалы, өстәвенә, фронттан “кара кәгазь” алганнар. Ирләренең инде кайтмасын белсәләр дә, күңелләренең иң түрендә. “Кем белә, бәлки, исәндер, әллә кайтыр да...” дигән ышаныч йөртеп, ирләрен, улларын көткән. Алар хакында якташлары, фронтовик Мирзагали Сәетгалиев­ның шундый юллары бар:
...Җырлап китте олпат ирләр,
Үксеп калды урманнар:
“Исән булсак, бер кайтырбыз,
Сау булыгыз, туганнар”.
Кавышу өмет биргәндер,
Калганнарга сабырлык.
Түзеп көткән апаларга
Алтын һәйкәл салырлык.
И гомерләр!..
Тол җиңгиләр
Көттеләр чал кергәнче,
Учакта утлар сүнгәнче,
Өметләр өзелгәнче...

Аяусыз язмыш сынауларында сынмыйча, өмет җепселләрен өзмичә ирләрен көткән сабыр авыл хатыннары, сугыш чорында ачлы-туклы яшәп, бала чактан ук ил кайгысын үзенеке итеп кичергән буынның үлемсез батырлыгына алтын төсенә манылган һәйкәл куелды. Мәңгелек батырлык, мәңгелек үкенеч, мәңгелек сагыш һәйкәле янында күңелләрне моңсу, кайгылы, авыр хатирәләр били, шагыйрьнең йөрәк түреннән сыкрап чыккан иңрәве ишетелеп калгандай була. Ул безне “Ил-көннәребез имин булсын, бу дәһшәтле еллар кабатланмасын!” дип искәртә.

Идрис Сәетгалиев.
Илеш районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»