Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ничә ел тормыйлар балалар...

Ничә ел тормыйлар балалар...
18.07.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Ничә ел тормыйлар балалар... Безнең Яңа Аткүл авылы - Калтасы районында иң матур табигате, кешеләре, авылда туып-үсеп, белем алып, республикада һәм илдә танылган шәхесләре белән дан тоткан татар авылларының берсе ул. Быел 7нче июльдә авылыбыз тарихында зур вакыйга булды.

Ничә ел тормыйлар балалар...Бу көнне Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган һәм яраланып кайтып, авылда тормыш корып, күмәк хуҗалыкны аякка бастыруга зур хезмәт салган ветераннарыбыз хөрмәтенә истәлекле стела ачылды. Бу эшне башлап йөрүче безнең депутатыбыз, район Советы рәисе Азат Галләметдин улы Габдрахманов булды. Стеланы тантаналы ачканда Рамил хәзрәт (ул - безнең авыл кияве) мәрхүм сугыш ветераннары хөрмәтенә Коръән чыкты, соңыннан бергәләп дога кылдык.
Ничә ел тормыйлар балалар...Истәлекле стеланы тыл һәм хезмәт ветераны Нурия апа Фәрдиева, Калтасы районы хакимияте башлыгы Юрий Минзарип улы Садыров, район Ветераннар советы рәисе Евгений Илчегулов ачтылар. Мәктәп укучылары, районның “Эрви” милли биюләр ансамбле, үзешчәннәр чыгышы әлеге чараны музыкаль яктан бизәделәр.
Мондый вакыйга кунакларсыз үтми, әлбәттә. Алар арасында район татарларының автономия җитәкчесе Резеда ханым Әсәдуллина да бар иде.
Әлеге чара Рәмилә Фәрдиева һәм Нурҗыян Шәйгарданова әзерләгән “Солдат боткасы” һәм бәйрәм табыны белән тәмамланды.
Ничә ел тормыйлар балалар... Билгеле җырда җырланганча, Идел һәм Дунай буйларында ятып калган, илебез иминлеге өчен гомерләрен биргән солдатлар яшь авылдашларыбыз күңелләрендә, йөрәкләребездә, хәтерләребездә мәңге сакланырга тиеш.
Әдибә Хаҗиева,
хезмәт ветераны,
Нефтекама шәһәре.
Редакциядән: Без Калтасы районы Советы рәисе Азат Галләметдин улы Габдрахманов белән элемтәгә кердек. Ул әлеге чараның бик югары дәрәҗәдә үтүен раслады. Шулай ук, Яңа Аткүл авылында бик актив халык яшәве турында сөйләде, әле аларның яңа проектлар белән янып яшәвен дә хәбәр итте.
Әлеге стеланы эшләтү өчен халык 250 мең сум акча җыйган, шуңа өстәп, 50 мең сумны авыл Советы һәм шәхсән үзе Азат Галләметдин улы 35 мең сум акчасын биргән.
Моңа өстәп, депутатың булса, шундый булсын, диясе генә кала. Әфарин сезгә!!!
.




Фото: “Калтасинская заря” гәзитеннән алынды.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»