Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Изге эш башкардылар
26.07.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Изге эш  башкардыларБезнең Яңа Аткүл авылы Калтасы районында матур табигате, кешеләре, шунда туып-үсеп, белем алып республикада һәм илдә танылган шәхесләре белән дан тоткан татар авылларының берсе ул. Быел 7 июльдә авылыбыз тарихында зур вакыйга булды.

Бу көнне Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган һәм яраланып кайтып, авылда тормыш корып күмәк хуҗалыкны аякка бастыруга зур хезмәт салган ветераннарыбыз хөрмәтенә истәлекле стела ачылды. Бу эшне башлап йөрүче депутатыбыз, район Советы рәисе Азат Габдрахманов булды. Стеланы тантаналы ачканда Рамил хәзрәт сугыш корбаннары рухына Коръән укыды, соңыннан бергәләп дога кылдык. Истәлекле стеланы тыл һәм хезмәт ветераны Нурия апа Фәрдиева, Калтасы районы хакимияте башлыгы Юрий Садыров, район ветераннар советы рәисе Евгений Илчегулов ачтылар. Мәктәп укучылары, районның “Эрви” милли биюләр ансамбле, үзешчәннәр чыгышы чараны матур итеп музыкаль яктан бизәделәр. Мондый вакыйга кунакларсыз үтми бит инде. Алар арасында район татарлары мөхтәрияте җитәкчесе Резеда Әсәдуллина да бар иде.
Әлеге чара Рәмилә Фәрдиева һәм Нур-җыян Шәйгарданова әзерләгән “Солдат боткасы” һәм бәйрәм табыны белән тәмамланды.
Билгеле җырда әйтелгәнчә, Идел һәм Дунай буйларында ятып калган, илебез иминлеге өчен гомерләрен биреп, туган якларына әйләнеп кайталмаган солдатлар — авылдашларыбыз күңелләребездә, йөрәкләребездә, хәтерләребездә мәңге сакланырга тиеш.

Әдибә Хаҗиева,
хезмәт ветераны,
Нефтекама шәһәре.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»