Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Хезмәттәшләре яугирне онытмый

Хезмәттәшләре яугирне онытмый
10.08.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Хезмәттәшләре  яугирне онытмыйӘфганчылар Сергей Байрамовны искә алды.

Хәрби туганлык — буш сүзләр түгел ул, дип юкка гына әйтмиләр. Узган атнада Краснокамада рәсми булмаган делегация — Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә бергә катнашкан иптәшләре Редькино авылында туып-үскән Сергей Байрамов каберендә булды.


Хезмәттәшләр аның каберенә икенче ел рәттән килә инде. Быел Мәскәүдән Николай Кулин һәм Павел Шилов, Омскидан Сергей Андриянов, Благовещенскидан Виктор Зырянов һәм Галимҗан Шәрәфиев килделәр.
Сергей Байрамов — рядовой, разведчик. СССР Кораллы Көчләренә Йошкар-Ола шәһәренең хәрби комиссариаты тарафыннан 1985 елның апрелендә чакырылган. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Аның кабере Редькино авылында.
Делегацияне Краснокама районының Локаль сугышларда катнашучылар советы рәисе Надир Зикрин, район Ветераннар советы рәисе Ольга Степкина, яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Евгений Бармов һәм район әфганчылары каршылады. Танышканнан һәм аралашканнан соң, килгән кунаклар бергә хезмәт иткән иптәшләре җирләнгән урынга һәм “Кама” сәламәтләндерү лагере янында аның хөрмәтенә куелган мемориаль тактага чәчәк салдылар, Сергейның якты рухын бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары кунаклар мәктәптә булды, чәй табыны артында үзләренең хәрби иптәшләрен искә алып, сөйләшеп утырды.
— Исән чагыбызда сугыш кырларында башын салган иптәшләребез турында онытмаячакбыз. Алар турында алдагы буынга сөйләп, мәгълүматны тапшырып торачакбыз, — дип билгеләде алар.
Сергей Байрамовның һәлак булуына төгәл 30 ел үткән. Менә шундый ир-егетләргә карап, менә нинди була ул чын дуслык, дип уйлыйсың: дистәләгән еллар үтсә дә, бер-берсе турындагы истәлекләрне саклый алар.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
Краснокама районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»