Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Батырлар үлемсез ул!
06.09.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Батырлар үлемсез ул!Аскын районында Бөек Ватан сугышы яугирләре турындагы хәтерне кадерләп саклыйлар.

Аскын районының Төлгезбаш авылында Ленин ордены кавалеры Шәрип Васиковның тууына 100 ел тулуга, шулай ук Олы Күл, Яңа Карыш, Усаклы Елга авылларыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр истәлегенә обелиск яңартылуга, Советлар Союзы Герое Сәлимҗан Галимҗанов бюстын ачуга һәм истәлекле тактаташ куюга багышланган тантаналы чара үтте.


Мин кайтырмын...

“Мине сораган барлык туганнарга һәм иптәшләргә, апаларга кызылармеец сәламен күндерәм. Кайтып, шатлык белән гомер итәрбез, исәнлек булсын. Ип­тәшләрем дә яхшы. Ел буе ныклы әзерлек үттек, бернинди пуля да алалмас, минем өчен кайгырмагыз. Туган җиребезне фашист илбасарларыннан азат итеп, кадерле Рәхимҗан белән (бертуган абыйсы — авт. иск.) ул шатлыклы көнне бергә бәйрәм итәрбез...” — дип яза Шәрип Васиков соңгы хатында.
Әмма аңа туган йортына кайту насыйп булмый. Батырның гомере ерак Умпыр үткелендә өзелә. Ул соңгы мина белән үз-үзен шартлата һәм берничә дистә фашист солдатын да юк итә... Бүген туган авылына батырның бронза сыны кайтты.

Юл башы

1964 елга кадәр Шәрип Васиков исеме күпләргә билгесез була. Нәкъ шул чорда Төл­гезбаш мәктәбе укытучысы Мәсгуть Кирәев батырның хәрби юлы белән кызыксына башлый. Ул Карачай-Черкесск шәһәрен­дәге хезмәттәшләренә Васиков турында мәгълүмат бирүне үтенеп мөрәҗәгать итә. Күп тә үтми, җавап килә. Урындагы халык башкорт җирендә туып-үскән батыр яугир турында хәбәр җибәреп кенә калмый, ә як­ташларының хәрби дан урынын килеп күрергә чакыра. Наилә һәм Мәсгуть Кирәевлар, ба­тырның әнисе Зөлкәбирә апа Краснодар краена юл тота.
— Безне якын туганнарыдай җылы каршыладылар. Перронда Шәрип Васиковның туган ягыннан кунаклар килүен белгән кешеләр җыелган иде. Безне чәчәкләргә күмделәр. Шул ук көнне экскурсовод, машина бирделәр, үз йортларына урнаштырдылар. Каты сугыш барган урыннарда — Умпыр үткелендә, Зеленчук авылында, Шәрип җирләнгән туганнар каберлегендә булдык. Урындагы халык, укучы балалар белән очраштык. Шундый чараларның берсендә кино залында батыр яугирләрнең фотоларын күр­сәттеләр. Шулчак ананың солдатлар арасында таныш йөзне күреп, күз яшьләренә буылып: “Шәрип, улым... туктатыгыз...”, – дип сәхнәгә ташлануы әле булса күз алдымда, — дип искә ала Наилә Кирәева һәм күз яшьләрен сөртә.
Шулай итеп Кирәевлар гаиләсе Аскын белән Краснодар крае арасына дуслык күпере сала. Шуннан башлап якташы­бызның батырлыгы тарихы яңа мәгълүматлар белән тулылана бара.

Митингта

Тантаналы чарага мәртәбәле кунаклар, Шәрипнең туганнары һәм якыннары, авыл халкы җыелган иде. Бүген батырның тарихы һәркемгә билгеле, яңартылган обелиск, бюст, истәлекле тактаташны ачу шатлыклы вакыйгага әверелде.
— Максатыбыз — Туган ил азатлыгы өчен гомерләрен аямый көрәшеп, һәлак булганнар истәлеген хөрмәтләү. Халкыбыз бәйсезлеген саклап калган батырларыбыз алдында баш иябез. Зур тарихның бәләкәй генә бер өлешен саклый һәм яшь буынга тапшыра алуыбыз белән чиксез горурланабыз. Бүген, балаларыбыз, оныкларыбыз, туруннарыбыз бу Җиңүнең бөек­леген аңлый. Алар бүгенге көн һәм киләчәк өчен хезмәт сала. Тормышыбыз имин, тыныч булсын, ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык телим, — диде район хакимияте башлыгы Фларит Усманов тәб­рикләү сүзендә.
Русиянең Дәүләт думасы депутаты Илдар Бикбаев мондый чараларның яшь буынны тәр­бияләүдәге әһәмиятен билге­ләп үтте. Рәхмәт хатларын туган якны өйрәнү буенча актив эш­чәнлек алып барган, яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткән, һәйкәл төзүдә турыдан-туры катнашкан кеше­ләргә тапшырды.
— Бу тантанада Уфадагы патриотлар клубы җитәкчесе Алексей Алликас та катнашу теләге белдергән иде. Бүген ул үз төркеме белән Краснодар краенда сугыш барган урында яңа материаллар табу максатында эзләнү эшләре алып бара, — дип хәбәр итте Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов. — Геройла­рыбызның туган авылларында — Иске Казанчы белән Төлгезбашта шундый зур чаралар оештырган өчен якташларыма рәхмәтлемен. Шулай ук тыныч тормышта батырлык, фидакарьлек күрсәт­кәннәр турында истә­лекнең кадерләп саклануы куандыра.
Пермь крае башкортлары корылтае рәисе Рәсил Мөхәммәт­җанов Евразия халыклары делегациясе белән Мәскәү шәһә­рен­дәге Истәлек тавында бул­ганлыгы, анда йөзләгән батыр арасында якташлары­бызның исемнәре дә алтын хәрефләр белән язылганлыгы турында сөйләде. Төлгезбаш­лыларның да сугышта һәлак булганнар истәлеген шулай кадерләп сак­лавын теләде.
Район ветераннар советы рәисе Сәфәргали Могътәбәров чыгышында фронтовикларның исемнәрен мәңгеләштерүнең әһәмиятен ассызыклады.
Әйтергә кирәк, авыл хакимияте рәисе, район туган якны өйрә­нүчеләр берләшмәсе җитәкчесе Ярис Зәйдуллин тарафыннан гаять зур эш башкарылды. Материаллар җыю, атап әйткәндә, сугышта катнашучыларны ачыклауда шулай ук авыл халкы, ветеран-фронтовиклар ярдәм итте.
Обелиск һәм бюстларны тантаналы ачу өчен кунаклар, гадәттәгечә, кызыл тасманы кис­те. Күз алдында мәгърур кыя таш кебек, биек, зур һәйкәл пәйда булды. Анда Бөек Ватан сугышында катнашкан 203 яугирнең исемнәре уеп язылган. Батырлар истәлегенә чәчәкләр салынды.

Горурлыгыбыз

Шәрип Васиковның туганнары бәйрәмнең кадерле кунаклары булды. Әлеге вакытта Уфада яшәүче Гөлнара Хөсәе­нова Васиковлар шәҗәрәсе белән таныштырды. Шулай ук абыйсы Шамил Хәбибҗанов белән Краснодар крае Псебай поселогындагы музей директоры чакыруы буенча Умпыр үтке­лендә ел саен оештырылучы фестивальдә катнашулары турында сөйләде. Төлгезбаш мәктәбе музеена бу төбәк хакимияте биргән “Слава героям” китабын тапшырдылар.
— Батыр абыебыз белән чиксез горурланабыз. Шәрип Васиков исеме батырлык өлгесе һәм яшьләр өчен үрнәк булып тора, — диде Гөлнара Муллаян кызы.
Батырның ата йорты урынында бүген Шамил Муллаян улы яши, ул — авыл мәчетенең имам-хатыйбы.

Геройлар портреты

Чарага танылган якташыбыз — рәссам Федор Кащеевның килүе төлгезбашлылар өчен тагын бер истәлекле вакыйга булды.
— Бүген сезнең белән булуыма бик шатмын. Бу истәлек безгә, балаларыбызга, яшь буынга бик кирәк. Герой-ветераннарыбыз Сәлимҗан Галим­җанов һәм Нурулла Сафин белән күрешеп, портретларын яза алуыма куанып бетә алмыйм. Аларның портретлары белән янәшә тагын өч геройның да портреты булуын телим, — диде Федор Александрович.
Ул шулай ук бу вакыйганың төлгезбашлылар өчен генә түгел, бөтен республика халкы өчен әһәмиятен билгеләп үтте. Кешеләр мондый батырларны онытмаска һәм үсеп килүче буынны алар үрнәгендә тәрбияләргә тиеш.
Рөстәм Әбдрәхимов җитәк­челе­гендә үсмерләрнең, Әфган­стан сугышында катнашучы­ларның чыгышы һәркемнең күңелендә ватанпәрвәрлек хисе уятты. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл клубы­ның үзешчән сәнгать осталары әзерләгән җыр-биюләр беркемне дә битараф калдырмады. Шунда ук балалар һәм өлкәннәр өчен спорт ярышлары һәм уеннар оештырылды. Күңел­ләргә шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да хисләр тулды. Шәрип Васиков турында якты истәлек һәркем күңелендә саклана. Бу обелиск — хал­кыбызның илебез азатлыгын саклап калган якташларыбызга рәхмәт билгесе.

Лилия Шәрифгалиева.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Театр – ул искиткеч могҗиза!
Сегодня, 08:19 :: Мәдәният һәм сәнгать
Театр – ул искиткеч могҗиза!
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Сегодня, 07:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Уфа мэры - беренче урында!
Вчера, 22:00 :: Сәясәт
Уфа мэры - беренче урында!
Без - беренче урында!
Вчера, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Вчера, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»