Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сугыш тарихы - йөзләрдә

Сугыш тарихы - йөзләрдә
01.11.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Сугыш тарихы - йөзләрдә
Кичә Уфада “Тере Җиңү. Сугыш тарихы - йөзләрдә” дигән проект күргәзмәсе ачылды.


Бу проект кысаларында Бөек Ватан сугышы елларындагы фотолар яңа кешеләр белән, беренчеләренә охшатып, яңадан төшерелде. Профессиональ гример һәм реквизиторлар тарихи фотосурәтләр мохитен яңадан тергезде.

Аны Екатеринбургта яшәүче Дарья Миролеева, Артемий Захаров, Алена Вугельман дигән кешеләр уйлап тапкан.

– Беренче чиратта бу проект шәхси үзебезнең гаиләләрдән чыгып башланды. Без үз тарихыбызны, тамырларыбызны белеп бетермибез икән. Шуны саклап калу, тергезү, балаларга җиткерү максатында уйланган эш бу. Тузанланып сакланган альбомдагы хатирәләрне яңадан тергезү өстендә эшләргә тырыштык, – ди проектның автордашы Артемий Захаров.

Сугыш тарихы - йөзләрдә


Проект Уралдагы 9 шәһәрне колачлаган: Уфа, Чиләбе, Магнитогорск, Екатеринбург, Төмән, Пермь, Ирбит, Каменск-Уральск һәм Түбән Тагил. Һәр шәһәрдә, музей һәм гәзит архивларыннан эзләп, аның тарихын чагылдырган бер фотосурәт сайланып, яңадан төшерелгән. Шулай ук, һәр 9 шәһәрдән 10 гаилә архивыннан фотолар тергезелде. Нәтиҗәдә, 99 фоторәсем һәм һәркайсының тарихы чагылдырылган китап-альбом төзелде. Әйткәндәй, Нью-Йорк шәһәрендә үткән бәйгедә ун мең эш арасыннан нәкъ шушы китап-альбомны билгеләп үтелгән. 2018 елда проект Президент грантлары фондыннан ярдәм алды.

– 40нчы еллар фотосурәтләрен тергезү өчен без шул елдагы “гармошка” дип аталган фотокамерага төшерүдән тыш, шул чор атмосферасын да тергезәбез. Моның өчен ул еллардагы фоннар, техника, кием, грим, прическа - барысы да тәңгәл китерелеп эшләнә, – ди проектның автордашы Дарья Миролеева.

Сугыш тарихы - йөзләрдә


Безнең уфалылар да проектта теләп катнашкан. Һәркайсының үз тарихы, үз истәлекләре хәзер инде биредәге китап-альбомда кадерләп саклана. Авторларның да киләчәктә әлеге проектны үстерәсе, дәвам итәсе килә, ләкин арытаба дәүләт тарафыннан ярдәм өмет ителә.

Уникаль проект күргәзмәсе (Менделеев ур., 158) адресы буенча урнашкан “Русия – минем тарихым” мультимедиа тарихи паркы бинасында 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк!




Фото: Энҗе Ибраһимова фотолары.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»