Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Батыр Бораена кайтты
16.11.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Батыр Бораена кайттыХәбәрсез югалганнар исемлеге бер солдатка кимеде.

Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган каһарман яугир Тимербай Камилановны, 76 елдан соң, туган ягыбызга алып кайтып, зур хөрмәт белән җирләү мәрәсимендә Александр Твардовскийның “Я убит подо Ржевым” дигән шигыре искә төште. 1942 елда Ржев өчен хәлиткеч һәм каты алышларның берсендә рядовой солдат үлемечле каты яра ала. Аны санитарлар тиз генә таба алмый. Үлем белән яшәү арасында үткән озак вакыт эчендә сугышчы үлеме белән килешә. Җир йөзендә кабере дә булмаячагы борчымый, уйлары аның киләчәккә юнәлгән. Үзенең гомерен өзгән бу сугышның ничек тәмамланасы турында уйлый Һәм аның җиңү белән тәмамланачагына ышана. Юкса, ни өчен шулкадәр зур югалтулар кичерелергә тиеш иде, ди ул.


Ржев юнәлешендәге сугышларда алты йөз мең кешенең гомере өзелә. 1942 елның февраль аенда хәбәрсез югалган Тимербай Камиланов та шушы меңнәрнең берсе була. Тверь өлкәсе Ржев районы Тимонцево авылы кырында һәлак булган солдат күптән түгел туган авылы Олы Шөкшән зиратына алып кайтып җирләнде. Якташыбызның сөякләрен Мәскәүнең “Обелиск” тарихи-мәдәни үзәгенең “Дот” төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзалары таба. Аны туган җиренә кайтаруга Ватан азатлыгын саклап һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү буенча Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Владимир Волков, Дәүләт думасы депутатлары Илдар Бикбаев һәм Виктор Веремеенко ярдәм итә.
Сугышчының медальоны укырлык була. Мәгълүмат тиз арада якташларына, туганнарына килеп җитә. Авылда бу фамилия югалмаган, Шөкшәндә якын туганнары Соня Камиланова, аның балалары яши. Балтач районының Иванай авылында яшәүче оныгы Роза Ишморатова, Чиләбе шәһәрендә яшәү­че 82 яшьлек кызы Миңсафа Хәмәтья­рова да әтисен 76 елдан соң җирләү өчен үзенең өч улы белән туган авылына кайткан.
— Әтидән дүрт яшьлек булып калганмын, киткәнен бик аз гына хәтерлим. “Яраткан кызым, мин сине укытып кеше итәм”, — дип сөя торган булган, — диде Миңсафа Тимербай кызы.
Дәү әтиләре табуты янында тезелеп утырган оныкларын — өч ир-егетне күргәч, юк, югалмаган Тимербай балалары, батыр­ның нәселе дәвам итә, дип сөенеп куясың.
Хәрби комиссариаттан бирелгән архив белешмәсе:
Кызылармияче Камиланов Тимербай Камилан улы 1904 елгы, Борай районы Олы Шөкшән авылында туган, Борай районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизация буенча 1941 елның 23 сен­тябрендә хәрәкәттәге хәрби хез­мәткә чакырыла һәм Чибәркүл шәһәренең 371нче укчы дивизиясенә җибәрелә.
1942 елның февралендә хәбәрсез югала.
Ржев — Вяземск операциясе дәвамында 1942 елның гыйнвар-апрель айларында гына да өч йөз мең кешенең гомере өзелә. “Ржев ит турагычы” дип тарихка кергән бу канлы бәрелешләр кемнәрне генә йотмагандыр. Эзтабарлар ярдәме белән сирәклә­ренең генә исемнәре ачыклана. Чөнки медальоннар бик еш табылмый, күпләр медальон йөртүне ниндидер сынамышлар буенча начарга юраган.
Гади колхозчы була Тимербай, хатыны Мичук белән биш балага гомер бирәләр, бишенчесе Тимерҗан әтисе сугышка киткән­нән соң туа. Мичук әбине хәзер авылда да бик азлар хәтерли, гаиләнең туган нигезендә истәлек булып бер агач кына үсеп утыра. Яугир хатыны ачлык елларында биш баласының да гомерен саклап кала алган. Сугыш авырлыкларына түзгән, гомер буе колхоз эшендә булган хатыны янәшәсеннән хәзер Тимербае да урын алды.
Яугирне туган авылында җирләүгә багышланган митинг Шөкшән мәктәбендә тантаналы шартларда узды. Митингны ачып, район Советы секретаре Гемир Нуртдинов яугирнең янып кына сүнгән кыска гомер юлы белән таныштырды.
— Ржев районы хакимияте белән элемтәгә кергәч, аларның иң авыр сынауларны кичергән бу җирләрдә яшәүчеләр исеменнән ил азатлыгы өчен көрәшкән батырларыбыз рухы алдында рәхмәт әйтеп баш июләре турында ишетү бик дулкынландыргыч булды. Көчле патриотизм, Ватаныбызның үткәне, киләчәге турында уртак хис-тойгылар чагылды алар сүзендә, — диде район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов һәм Тимербай Камилановны озата килгән “Дот” отряды әгъзалары Сергей Ботян, Валентин Артемовка, бәяләп бетергесез игелекле эшләре өчен, район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу егетләр исә үз чыгышларында хәбәрсез югалган һәр сугышчы табылырга, җирләнергә тиешлеген, бу юнәлештә эшнең дәвам итәчәген белдерде.
Мишкә һәм Борай районнары хәрби комисары Сергей Васильев яугирнең сугышчан юлына кагылышлы белешмәләр тапшырды. Ваныш авыл биләмәсе башлыгы Ирек Сәетгалиев Олы Шөкшән авылыннан Бөек Ватан сугышына 105 кеше китеп, шуларның яртысы гына кире исән-сау әйләнеп кайтуы хакында сөйләде. Ветеран-укытучылар Андрей Мөхәмәтдинов, Сергей Апканиев үзләренең дә солдат уллары булуын искә төшерде, исемсез яугирләрне ачыклауда зур эш башкарган эзтабарларга рәхмәт белдерде. Мәктәп укучылары чыгышында якташлары белән горурлану һәм рәхмәт хисләре чагылды. Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан эзтабарлар отрядлары төбәк иҗтимагый фонды советы рәисе Илдар Бикбаев митингта катнашучыларга видеоязма аша мөрәҗәгать итте.
...Солдатны соңгы юлга озатып залп яңгырады. Яңгырсыз, әмма болытлы көзге көн күз яшьләрсез генә елады. Колга башында кулдан чиккән ак тастымал да, солдат белән хушлашкандай, талпынып-талпынып җилфердәде. Батырның сөякләрен үз халкының барлык йолаларына туры китереп җирләделәр.
Тимербай Камиланов 76 елдан соң туган авылына кайтты. Үзе белән даны, Ватанга биргән антына тугрылыгы кайтты. Якташлары, балалары, оныклары — барыбыз да аның белән горурланырга хаклыбыз.

Фәнзәлия Бәдертдинова.
Борай районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 21:37 :: Социаль өлкә
"Чүп-чар ул керемле!"




Новости русской версии сайта



Яңа номер

48 (25352) от 25 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»