Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Солдат иленә “кайтты”

Солдат иленә “кайтты”
20.12.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Солдат иленә “кайтты”Моңа кадәр хәбәрсез югалган булып исәпләнгән кызылармияченең җәсәде туган туфрагына кайтарып җирләнде.

Фин снаряды кыйпылчыгы йөрәген ярып үткәч, аның җаны күкләргә ашты. Анда рәхәт, анда туплар атмый, кан коелмый. Ә гәүдәсе җир өстендә ятып калды. Ак кәфенгә төреп, хөрмәтләп күмүче түгел, өстенә туфрак салучы да юк аның. Их, беркемнең дә гомерен өзмичә генә тагын бер туп шартласа ярар иде...

Шартлады туп. Аның җәсәден балчык күмде. Ләмле сазлык балчыгы. Сулы булса да ярый инде, җир өстендә яткан ише түгел — ышык. Монда әле 76 ел ятасы...


...1942 елның 3 гыйнварында була бу хәл. Карелиядәге Киров тимер юлы өчен барган алышта кызылармияче Камилҗан Адыевка тимерчыбыклы киртәне кисеп чыгарга дигән приказ бирелә, аны Чиләбе һәм Курган өлкәсеннән булган ике яудашы ышыклый. Әмма алар утка тотыла һәм 120 миллиметрлы снаряд шартлап, аның кыйпылчыгы өчесенең дә гомерен өзә. Иптәшләренең үле гәүдәсен табып күмәләр, ә ул туфрак астында кала һәм үзен эзләп табучыларны 76 ел көтә.
Һәм ул көн килә. 2018 елның 1 июлендә Карелиянең Медвежьегорск районында “Медвежка” эзтабарлар отряды аның җәсәден табып, медальоныннан исемен укыйлар: “Адыев Камилҗан Адый улы. 1901 елда Кушнаренко районының Каратәкә авылында туган”.
Камилҗан гаиләдә 3 малайның берсе була. Туганнары кебек, ул да аң-белемгә омтыла, хисапчы һөнәрен үзләштерә. Хатыны Хәерзадә белән Фәния, Рәис, Яһүдә исемле балалар үстерә. Аларны да белемле итәсе, мул тормышта яшәтәсе килә әти кешенең. Һәм ул, тәвәккәлләп, барлык мөлкәтен, йортын сатып, гаиләсен Свердловск шәһәре янындагы торф шахталарына алып китә. Анда бухгалтер булып эшкә урнаша, фатир алуга ирешә, гаилә яхшы тормышка зур өметләр баглап яши башлый. 1941 елның июнь ае була бу...
Бөек Ватан сугышы башланып, аның беренче көннәрендә үк Камилҗанны фронтка алалар. Гаиләсенә туган якка кайтып китүдән башка чара булмый. Хәерзадә апа өч баласы белән җәяү кайтып китә. Кечесен күтәрә, олыракларын ияртә. Авылдан-авылга ара үтеп, башта булган әйберләрен сатып, соңрак инде хәер сораша-сораша, мең газаплар үтеп кайтып егыла алар туган илгә. Әмма монда гаиләне көтеп торган кеше булмый. Камилҗанның тагын ике туганы — Зәкәрия белән Искәндәр дә фронтка китеп гаип була, барлык балаларын югалту хәсрәтеннән кара көйгән әнисенең үз хәле хәл, йортлары сатылган. Кырык икенең мартында иренең дә “хәбәрсез югалды” дигән язуы килә. Хәерзадә апага кайдан иңгәндер ул көч, әмма ул балаларын исән килеш саклап кала, ач булсалар да, җан сакларга әмәлен таба ул. Фәниясе 13 яшьтән фермада сыер сава башлый, Рәис 11 яшендә ат караучы булып урнаша. Балалар туфракка ябышып үскән имән кебек үсә, нык булырга өйрәнә. Соңрак тормышта һәркем үз юлын таба, балалар үстерә. Камилҗан абый белән Хәерзадә апаның 10 оныгы, 18 туруны, аларның 26 баласы бар хәзер. Фәния, Рәис, Яһүдә генә күптән инде әти-әнисе янында.
Картәтиләре “сугыштан кайткан” көнне оныклар, аларның гаиләләре бергә җыелды. Бу көн 3 декабрь иде. Русиядә Билгесез солдат көне.
Башкаланың Җиңү паркында кызылармияче ике солдат — Кушнаренкодан Камилҗан Адыев, Учалыдан Василий Кузьминның җәсәдләрен туганнарына тапшыру тантанасы булды. Анда Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, башка рәсми вәкилләр катнашты.
Туган ягында солдатны зурлап каршы алдылар. Район хакимияте башлыгы Руслан Нургалиев җитәкчелегендә митинг оештырылды, хәрби дан хөрмәте күрсәтелде.
— Бөек Ватан сугышына районнан 11 мең кеше алына, — диде Руслан Вил улы. — Шуларның яртысыннан күбрәге яу кырында башын сала. 2000 кешенең кабере дә билгесез. Әмма халыкта алар турында хәтер яши, ул — мәңгелек.
“Сугыш соңгы солдатны кабергә салгач кына тәмамлана”, дигән гыйбарә бар. Бөек Ватан сугышының кайчан тәмамланачагы билгесез. Чөнки ул яуда катнашканнар арасында, солдат медальонын муеннан алып ташласаң, гомерең өзелмәячәк, дигән ышану булган. Шул сәбәпле, бик күп билгесез кабердә билгесез солдатлар ятып калган.
Ә Камилҗан Адый улы ут астына барып кергәндә 40 яшьлек ир-узаман була, барысын да алдан уйларлык зиһен туплаган кеше буларак, ул медальонын күз карасыдай саклагандыр. Солдат медальоны аны туган ягына — Кушнаренко районынның Байкал авылы зиратына, хатыны һәм балалары янына “кайтырга” ярдәм итте. Шул рәвешле, тагын бер солдат өчен сугыш тәмамланды.

Резида ВӘЛИТОВА.
Кушнаренко районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»