Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ленинград – герой-шәһәр

Ленинград – герой-шәһәр
24.01.2019 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Ленинград – герой-шәһәрРеволюция бишегенең фашист блокадасыннан азат ителүенә 27 гыйнварда 75 ел тула.

Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне ел саен 27 гыйнварда билгеләп үтелә һәм быел бу вакыйгага 75 ел тула. Бу тарихи датаны билгеләү республикабызда да күптән матур традициягә әйләнде. Быел моңа аеруча зур игътибар ителәчәк.


Ленинградның 900 көнлек оборонасы — Бөек Ватан сугышы тарихында иң героик сәхи-фә­ләрнең берсе. Безнең гаскәр-ләр һәм шәһәрнең халык ополчениесе фашист армиялә­ренең “Төньяк” дип аталган төркеме һөҗүмен туктатып тора алган. Дошман гаскәрләре саны без­некеләрдән өч тапкыр артык бул­ган. Аңардан да бигрәк, минометлар — җиде, кораллар — дүрт, танклар ике тапкыр, һава-да да өстенлек фашистлар ягында. Әмма СССР халкы үзенең иң көчле ягын — бер­дәмлекне күрсәтә.
Ленинград халкы алдында кичектергесез бурыч тора: шә-һәрнең үзендә һәм аның тирә-сендә саклану корылмалары төзелешенә барлык көчләрне туплау. Аны хәл итүгә 500 меңгә якын кеше җәлеп ителә. Кыска гына вакыт эчендә Луга, Гатчино, Красносельский һәм башка ныгытма районнар булдырыла. 700 чакрымга якын озынлыкта танкка каршы миналар куела, 5 мең дзот корыла, хәбәрләшү өчен 900 чакрым траншеялар казыла һәм башка бик күп эшләр башкарыла.
Шәһәрнең күп кенә кешеләре дошман һөҗүмен кире кагу операцияләрендә турыдан-туры катнашырга омтыла. 1941 ел-ның июль башында гына да ирекле ярдәмчеләрне сайлап алу комиссиясе аша 100 меңгә якын кеше туган шәһәрен сакларга теләк белдергән. Ленинград ополченецларыннан 10 дивизия, 16 артиллерия-пулемет батальоны, 6 партизан полкы формалаша. Шәһәрдә гомуми хәрби белем бирү кертелә.
Туктаусыз атышлар да, бомбага тоту да, ачлык та, салкыннар да, башка авырлыклар да шәһәр халкының һәм аны сак-лаучыларның чыдамлыгын сындыра алмый. 1942 елның де­кабрендә “Ленинградны саклаган өчен” медале булдырыла.
Ленинградны саклаучылар­ның ныклы оборонасы Германия, шулай ук Финляндия ар-мия­ләренең бөтен көчләрен диярлек тар-мар итә. Бу, һичшик-сез, Совет-Германия фронты-ның башка участокларында Кызыл Армия җиңүләренә булышлык итә. Шул ук вакытта, блокада шартларында, Ленинград предприятиеләре хәрби билге-ләнештәге продукция чыгаруны туктатмый, шәһәрне саклаганда бу хәлиткеч роль уйный.
1941-42 елларның язы белән көзе Ленинград блокадасы тарихында иң хәвефле чор була. Шәһәрдә җылылык системасы эшләми, халык өшемәс өчен китаплар, җиһазлар, агач корылмалар яндыра. Шул айда йөз­ләрчә мең кеше туңып үлә. 1942 елның гыйнварында шәһәрдә 107 477 кешенең, шул исәптән бер яшькә кадәрге 5636 бала-ның, гомере өзелә. Коточкыч сынауларга карамастан, шәһәр-дә административ, гыйльми учреждениеләр, поликлиникалар, балалар бакчалары, типог-рафияләр, китапханәләр үз эшен дәвам итә. Фронт сызыгыннан нибары дүрт чакрым ераклыктагы данлыклы Киров заводы да блокада чорында үз эшен туктатмый. 13-14 яшьлек үсмерләр, фронтка китүчеләрне алыштырып, станоклар артына баса.
Көз көне шторм аркасында кораблар йөрү шактый катлаулана, шулай да баржа таккан буксирлар 1941 елның декаб-ренә кадәр шәһәр янына кадәр килә ала. Күпмедер күләмдә азык-төлекне шәһәргә самолетлар белән китереп җиткерү мөмкинлеге була. Ладога күлен-дә боз озак туңа. Махсус төзел-гән боз юлы буенча 22 ноябрьдә генә автомобильләр хәрәкәте башлана. Шәһәр өчен бик мө­һим бу магистраль “яшәү юлы” исемен ала. 1942 елның гыйнварында бу юлдан машиналар өзлексез йөри, шул ук вакытта фашистлар аларны бомбага тота, әмма хәрәкәт тукталмый. Шул ук кышта шәһәр­дән “яшәү юлы” буйлап халыкны эвакуа­цияләү башлана. Беренче булып шәһәрне хатын-кызлар, балалар, авырулар һәм картлар калдыра. Барлыгы бер миллион чамасы кеше эвакуацияләнә.
Ленинград блокадасын совет гаскәрләре 1943 елның гыйнварында гына өзә ала. Фев-ральдән декабрьгә кадәр тимер юл төзекләндерелә, аның буйлап шәһәргә 3104 тимер юл составы үтә. Ленинград халкына бу вакыйга яңа көч, сулыш бирә.
Ә 1944 елның 21 гыйнварыннан башлап Ленинград фронты гаскәрләре Красногвардейск районында һөҗүмгә күчә. 24-26 гыйнварда Пушкин районы азат ителә. Берничә мөһим торак пункт, шул исәптән Красносельский, Ропша, Красногвардейск, Слуцк азат ителә. Иң мөһиме — Ленинград блокадасы тулысынча юк ителә.
Ленинград блокадасында Башкортстаннан да күпләр катнаша, батырлык күрсәтә. Кызганычка каршы, алар барысы да туган ягына әйләнеп кайта алмый. Сугыш вакытында анда 11 меңнән артык якташы­быз һәлак булган, шуларның 570е киң билгеле Пискарев зиратында җирләнгән. Бу хакта анда мемориаль такта да урнаштырылган.
Революция бишеген саклау-чыларның батырлыгын Ватан лаеклы бәяли. Ленинград фрон-тының 350 меңнән артык солдаты һәм офицеры төрле орден һәм медальләргә тәкъдим ителә, 226 яугиргә “Советлар Союзы Герое” исеме бирелә. “Ленинградны саклаган өчен” медале белән 1,5 миллионга якын кеше бүләкләнә. 1945 елның 20 гыйнварында шәһәр Ленин ордены белән бүләкләнә, ә 1965 елның 8 маенда “Герой-шәһәр”дигән мактаулы исем бирелә.

Ример НАСРЕТДИНОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»