Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Батыр үлә, үлмәс ат алып...”

“Батыр үлә, үлмәс ат алып...”
05.02.2019 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

“Батыр үлә, үлмәс ат алып...”Советлар Союзы Герое Александр Матросовның тууына 95 ел.

Башкортстан батырлары белән киң билгеле. Шундыйларның берсе — Советлар Союзы Герое Александр Матросов.


Александр Матросов — 1924 елның 5 февралендә Тамьян-Катай кантонының (әлеге Учалы районы) Кунакбай авылында туган. Кайбер чыганаклар аның чын исемен — Мөхәммәтҗанов Шакирҗан Юныс улы дип тә күрсәтә. Кечкенәдән ятим калганлыктан, Ульяновскидагы балалар йортында һәм Уфа балалар хезмәт колониясендә тәрбияләнә ул. 7нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, шушы ук колониядә тәрбияче ярдәмчесе булып эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, Матросов берничә тапкыр үзен фронтка алуны үтенеп хат яза. 1942 елда армиягә алына һәм 1943 елда Калинин фронтына озатыла. Шушы ук елның 25 февраленнән И. В. Сталин исемендәге 91нче ирекле Себер бригадасының икенче аерым укчылар батальонында хезмәт итә. Соңрак 56нчы укчылар дивизиясенең 254нче укчылар полкында була.
Шушы ук елның 27 февралендә икенче батальон Калинин өлкәсенең Чернушки авылы янында терәк пунктына һөҗүм итү турында боерык ала. Совет солдатлары урманны үтеп, яланга чыгу белән, дошман ачкан ут эченә эләгә. Өч пулемет авылга якын килүне тоткарлый. Зур тырышлык белән ике пулеметны тар-мар итә безнең солдатлар. Өченче пулеметны да ут чәчүдән туктатырга тырышсалар да, ул берөзлексез кеше гомерен өзүен дәвам итә. Шулвакыт кызылармияче Петр Огурцов һәм Александр Матросов кыю бер карарга килә. Дзотка якынлашканда Огурцов каты яралана, Матросов куелган бурычны үзе генә ахырына җиткерергә була. Амбразурага якын килеп, ике граната ташлый. Пулемет атудан туктый. Безнең солдатлар моны күреп, һөҗүмгә күтәрелүе була, пулемет янә ут ача. Шулвакыт Матросов тиз арада үз күкрәге белән амбразураны каплый. Пулемет янә бер мизгелгә ут чәчүдән туктый... Кызылармияче Александр Матросов гомерен корбан итеп, куелган хәрби бурычын үти.
Солдат шушы ук авылда җирләнгән. 1948 елда Великие Луки шәһәренә күчереп җирләнә.
СССР Югары Советы Президиум 1943 елның 19 июнендәге указы нигезендә Александр Матросовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шушы ук указ белән 254нче укчылар полкына А. М. Матросов исеме бирелә, ә ул үзе мәңгелеккә шушы полкның беренче ротасы составына кертелә. Александр Матросов — беренчеләрдән булып часть­нең мәңгелек исемлегенә кертелгән совет солдаты.
Соңрак Александр Матросовның һәлак булуы турында башка төрле мәгълүматлар да барлыкка килде. Кайбер чыганакларда Матросов дошманга каршы граната ташлау өчен торып баскан, дигән фикерләр дә яңгырый. Әмма Матросов белән бул­ган Петр Огурцов геройның, чыннан да, үз күк­рәге белән дошман амбразурасын каплавын исбат итте.
Александр Матросовның бу батырлыгы башка солдатлар өчен Ватанны яклау, туган җиргә булган мәхәббәт һәм тугрылыкны күрсәтү үрнәге булды. Соңыннан да бу батырлык әдәбиятта, сынлы сәнгатьтә урын алды. Берникадәр вакыттан соң, герой һәлак булган урында мемориаль комплекс барлыкка килде. Моннан тыш, Александр Матросовка илнең бик күп почмакларында һәйкәл куелды.
Ватан сугышында Александр Матросовның бу батырлыгын соңыннан 400дән күбрәк солдат кабатлады.

Гөлия Гәрәева.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»