Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Җанлы тарих үткәннәрне барлый

Җанлы тарих үткәннәрне барлый
12.02.2019 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Картәтиләре, ерак бабалары турында истәлек укучыларда зур кызыксыну тудырды.Иске Калмаш авылы китапханәсендә Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулуга багышланган хәрби-патриотик сәгать үтте.

Чарага урта мәктәпнең 6-8 сыйныф укучылары, хөрмәтле кунаклар – әтиләре Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан яугирләрнең кызлары, уллары чакырылган иде.

Уку залында дәһшәтле сугыш еллары, Ленинград блокадасы турындагы китаплардан “Сугыш! Синең коточкыч эзең...” дигән күргәзмә оештырылды. Биредә үзебезнең Чакмагыш язучылары Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның “Геройлар, орденлылар”, “Батыр кызлар” китапларыннан балалар олы картәтиләре турында әлегә кадәр белмәгән тулы мәгълүмат алды. Шулай ук, күренекле язучыларның сугыш еллары турында бәян итүче китаплары белән дә таныштылар. Күргәзмәгә урнаштырылган китапларга китапханәче Зөлфия Сәбгыянова күзәтү ясады.


Балалар кинода гына күргән котелок, кружка, алюмин тәлинкә, читләре кителеп беткән агач кашыклар, фляжка, кызыл йолдызлы пилотка, политрук сумкасы, блокаданы өзүдә катнашкан Рәхмәт­җан Мортазин, Гыйләҗетдин Маку­ловның фоталары, коточкыч ачлыкта ачтан үлмәс өчен бер көнгә бирелгән 50, 125, 250 грамм авырлыктагы ипи үрнәкләре, бәләкәч кызчык Таня Савичева гаиләсенең үлү көннәре язылган көндәлеге, төрле кулъязмалар белән танышу яшь буынга хәрби патриотик тәрбия дәресе булды.

Очрашуда катнашучылар истәлеккә фотога төште.


Лаеклы ялдагы тарих укытучысы Айсылу Баһа­ветдинова үзенең чыгышын блокада елларында үлем­сез Ленинград халкы кичер­гән авыр газаплар турында сөйләүдән башлады. Ул вакытта күп кешеләр гаилә­ләре белән ачтан үлгән. Азык-төлекнең бетүе, җы­лыту системасының сафтан чыгуы яшәү өчен коточкыч сынауга әй­ләнә, эчәргә су булмавы да хәлне кискен­ләштерә. Ачлык кешене кыра, кешеләр урамда барган җирдән егылып үлә. Шулай да Ленинград биреш­мәде. Эшчеләр предприя­тиеләрдә сугыш кирәк-яраклары, ватылган техниканы ремонтлап, Бөек Җиңүне якынайтты.
1944 елның гыйнварында Волхов, Ленинград фронтлары Ленинград блокадасын өзде һәм ул тарихка Бөек Ватан сугышы чорындагы зур җиңү буларак язылып калды.
Ленинград блокадасы турындагы видеофильмнар күпләребезнең күңелләрен тетрәтте, күзләргә яшь тамчылары элде.
“Сугыш була күрмәсен, без бу күренешләрне үткән еллар киноларында гына карыйк” – дип нәтиҗә ясады Лүзә Байбакова.
Аннан соң ипи талоннарын күз алдына китерү өчен китапханәче Зөлфия Финал кызы һәр айга бирелгән карточкаларны, 50, 125, 250 грамм авырлыгындагы ипине һәрберебезгә таратып чыкты.
Ленинград блокадасын өзүгә һәм шәһәрне саклап калуга Иске Калмаш яугир­ләре дә зур өлеш кертте. Гүзәл Мортазина (Макулова) әтисе турында сөйләде.
– Минем әтием Гыйлә­җет­дин Әхмәтҗан улы Макулов 1942 елның апре­лен­дә сугышка китеп, 930нчы укчылар полкында Ленинград һәм Волхов фронтларында рота старшинасы булып сугыша, – диде ул. – Хәрби батырлыклары орден-медаль­ләр белән бәя­ләнә. 1945 елның 17 маеннан хәрби хезмәт­тән алынса да, Ленинградта кала. 1948 елда туган авылына кайта. Колхоз рәисе, ярдәм­чесе, бригадир булып эшли. Тыныч тормыштагы казанышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. Ул Ленинград блокадасы турында сөй­ләргә яратмый иде.
– Әтием Рәхмәтҗан Мор­таза улы Мортазин үзе йөрткән “ЧТЗ” тракторы белән сугышка китә. Ленинград фронтында Иске Калмаштан алып барган тракторы белән алышларда катнаша ул. Орден-медальләр белән бүләкләнә. 1946 елның 5 февралендә туган авылына кайта һәм тракторчы эшен дәвам итә. “Фидакарь хезмәт өчен” меда­ленә лаек була. Бөтен төр техниканы яхшы белә иде, ә менә сугыш хәлләрен сөйләргә яратмады, – ди улы Равил Мортазин.
Ленинградны дошманга бирмәү өчен көрәшүчеләр­нең тагын берсе – Фәрит Ибрагим улы Бакиров. Ул 1941-45 елларда 1нче Украина фронтында Ленинград дивизиясе­нең 286нчы полкында пулемет ротасы отделениесе командиры булып хезмәт итә. Кече сержантның күкрәген “Кызыл Йолдыз ордены”, “Сугышчан батырлык өчен”, “Ленинградны обороналаган өчен” медальләре бизи.
III дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз, “I дәрәҗә Ватан сугышы” орденнары, “Батырлык өчен“ һәм башка ме­дальләргә ия булган Сафуан Гыйззәтуллинның оныгы Зөлфия Сәбгыянова карт­әтисенең көрәш юллары, тормыш еллары белән таныштырды.
Дәресне алып баручы Айсылу Баһаветдинова әтисе Мидхәт Абдулла улының сугыш юлларын зур дулкынлану һәм горурлык белән барлады. 1941-1945 елларда илне азат итү өчен көрәшкәндә яугир зур батырлыклар күрсәтә, “II дәрәҗә Ватан сугышы” ордены, “Сугышчан батырлык өчен”, “Кенигсбергны алган өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләк­ләнә.
– Сугыштан соңгы елларда ул мәктәптә хуҗалык мөдире, бригада хисапчысы булып хезмәт сала. Әтиебез гаиләсе, балалары өчен якты эз калдырды, – ди кы­зы Айсылу.
Ленинград блокадасы... Бу сүзләр тарихта легендага әве­релде.

Лүзә Байбакова,
китапханәче, хезмәт ветераны
Чакмагыш районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»