Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Безнең горурлык, батырлык һәм дан”

“Безнең горурлык, батырлык һәм дан”
19.03.2019 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

“Безнең горурлык, батырлык һәм дан”Дмитрий Макишаның яңа китабы күренекле якташларына багышланган.

Дмитрий Владимирович Макиша — Дәүләкән төбәгендә билгеле шәхес. Матбугат ветераны, республика күләмендә билгеле фоторәссам 35 елдан артык Дәүләкән районы гәзитендә хезмәт салды, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек буды.


Тынгысыз журналист хаклы ялда да иҗади эш­чәнлеген туктатмый. Шушы көннәрдә авторның “Безнең горурлык, батырлык һәм дан” китабы­ның исем туе үтте. Район Мәдәният са­раеның кече залына Бөек Ватан сугышы яугирләре, тыл хезмәткәр­ләре, китапка кергән ве­теран­­нарның балалары, оныклары җыелды. Шунысы да игътибарга ла­ек, мәдәни-патриотик чара Башкортстанның 100 еллыгына багышланды.
— Үзем туып-үскән Дәү­лә­кән районына мондый китап кирәклеген хәзерге тормыш чынбарлыгы күр­сәтте, — ди Дмитрий Макиша. — Яшьләр генә түгел, урта буын вә­килләренең күпче­леге дә илнең, туган төбә­генең данлыклы тарихын ныклап белми. Ә бит ил азатлыгы өчен көрәш­ләрдә башын салган яугир­ләр, канкойгыч сугыштан соң, зур тырышлык белән халык хуҗалыгын аякка бастыруда катнашучылар һич кенә дә онытылырга тиеш түгел. Гомумән, патриотик тәрбия туган төбәктә башлана, дип исәплим. Данлыклы якташлар үрнәге исә бу җәһәттән гаять зур әһәмияткә ия.
Матур итеп бизәлгән, бай мәгълүмат тупланган китапны Дмитрий Владимирович күңел җылысын салып язган. Атап әйткәндә, Дәү­ләкән төбәгендә туып-үскән Советлар Союзы Геройлары Николай Бусаргин, Иван Гриб, Василий Утин һәм Владимир Ферапонтов турындагы очеркларда туган төбә­ген данга күмгән якташ-яугирләрнең җанлы образлары гәүдәләнә, сугышчан батырлыгын тасвирлау белән беррәттән, каһар­маннарның тормыш юлына да байкау ясал­ган.
Бай тарихлы Дәүләкән төбәге шунысы белән дә үзенчәлекле: биредә 12 Социалистик Хезмәт Герое туып-үскән. Алар арасында авыл хуҗалыгы, сәнәгать, фән өлкәсе хезмәткәрләре бар. Бу җәһәттән шунысы да игътибарга лаек: китап герой­ларының күпчелеге белән район гәзите хәбәр­чесе Дмитрий Макиша алар исән чагында ук таныш була, хезмәт батырлары турында күләмле мәкалә­ләр бастыра. Советлар Союзы Герое Николай Бусаргин, мәсәлән, чыгышы белән Ивановка авылыннан, озак еллар дәвамында Нальчик шәһәрендә яши. Ул күп тапкырлар туган ягында була, аны сәфәрендә Дмитрий Макиша озатып йөри. Социалистик Хезмәт Герое Гыйндулла Сафиуллин — элекке Ленин исемендәге колхоз­ның (Ташлы Шәрип авылы) данлыклы комбайнчысы. Китап авторы аның белән дә ныклы бәйлә­нештә яши, юбилей даталары уңаеннан данлыклы якташы турында мәкаләләр яза. Исмәгыйль Әхияруллин тумышы белән Чакмагыш районнынан булса да, язмышын Дәүләкән белән бәйли, шул исемдәге совхозны районда гына түгел, республикада алдынгылар сафына чыгара. Хатын-кызлардан Социалистик Хезмәт Геройлары арасында Раиса Демичева исеме хәзерге вакытта да халык хәтерендә. Элекке “Коммунар” колхозы бригадиры югары исемгә иген­челектәге уңыш­лары өчен лаек була.
Гомумән, тарихи фото­рәсемнәр белән бизәлгән, сыйфатлы итеп басылган китап яхшы тәэссоратлар калдыра. Моны чарада катнашучылар да ассызыклады. Бу җәһәттән шуны да бил­геләп үтик: китапны нәшер итүдә Дәүлә­кәндә туып-үскән, хә­зерге вакытта Чиләбедә яшәүче Алесандр Блинов иганә ярдәме күр­сәткән.
Кичә барышында китап авторына данлыклы як­таш­лар­ның исемнәрен мәң­геләш­терүдә фидакарь хез­мәте өчен рәхмәт белдерелде. Үз чиратында, Дмитрий Макиша китабын автограф белән чарада катнашучыларга бүләк итте.

Фәнүр Гыйльманов.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дәүләкән районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»