Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Чакмагышта "Батырлык дәресе" үтте

Чакмагышта "Батырлык дәресе" үтте
07.05.2017 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Чакмагыш районы Мәдәният сараенда Җиңүнең 72 еллыгына багышланган үзенчәлекле "Батырлык дәресе" оештырылды. Чарада “Геройлар”, “Орденлылар”, “Батыр кызлар” китаплары авторлары Хәйдәр һәм Айдар Басыйровлар чыгыш ясады.Чакмагышта "Батырлык дәресе" үтте

Аталы-уллы Басыйровлар – чын мәгънәсендә үз туган яклары өчен җан атучы, аны данлаучы, якташларының батырлыгын, фидакарь хезмәтен мәңгеләштерүче, район энциклопедиясен төзегән шәхесләр. Алар әлеге китапларның язылу тарихы, аларның геройлары булган чакмагышлылар турында истәлекләре белән уртаклашты. Чарага китап геройларының балалары һәм оныклары да чакырылган иде. Кунаклар алдында район хакимияте башлыгы Р. Ямалиев, районның Ветераннар советы рәисе Р. Сәрваров, хезмәт ветераннары, китапханәчеләр чыгыш ясады, җырлар яңгырады.
Хәйдәр һәм Айдар Басыйровлар – җәлилчеләр турында “Ватанга тугры калдылар” дигән күләмле китап авторлары да. Әлеге чара барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Алик Локманов һәм Башкортстан Дәүләт җыелышы–Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, авторларның хезмәтен югары бәһаләп, Муса Җәлил сурәте төшерелгән истәлекле медальләр тапшырдылар.
"Батырлык дәресе" ахырында укучылар арасында үткәрелгән хәрби-патриотик шигырьләр конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, Хәйдәр һәм Айдар Басыйровлардан премияләр бирелде.
Фотода - Чакмагыш иҗатчыларыннан бер төркем (уңнан сулга): Хәйдәр Басыйров, Айдар Басыйров, Алсу Төхвәтуллина, Гөлара Арсланова, Денис Мансуров.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»