Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Хыяллар чынга ашкач
09.05.2017 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Игорь Закиров (уңда) Русиянең атказанган  очучы-сынаучысы Владимир Иринархов белән.Игорь Закиров (уңда) Русиянең атказанган очучы-сынаучысы Владимир Иринархов белән.Башкортстанда туган Русия Геройлары.

Игорь Закиров 1945 елда Уфада туган. Балачакта Уфа аэроклубы самолетларын күзәтергә яраткан. Нәкъ шул вакыт малайда зәңгәр күкне гизү теләге туа. Бу хыялы аны Ырынбурдагы очучыларның югары хәрби авиация училищесына алып килә.


Аны уңышлы тәмамла­ганнан соң Игорь Закиров хәрби-диңгез авиациясенә билгеләнә. 1971 елга кадәр Балтыйк флотының Севастополь-Берлин ракета авиа­ция полкында очучы булып хезмәт итә. Бу полкта Игорь белемен камилләш­терә, үзен иң яхшы яктан күрсәтә. Һәм командование аңа Жуковский шәһә­рендәге очучы-сынаучылар мәктә­бенә керергә тәкъдим ясый.
Сынаучылар мәктәбе — бик үзенчәлекле уку йорты. Биредә профессиональ очучыларны штаттан тыш хәлләр­дән чыга белергә, машинаның бөтен мөмкин­лекләрен файдаланырга өйрәтәләр. Сынаучылар — беренче юл салучылар. Нәкъ алар очыш вакытында конструкторларның планнарын тормышка ашыра, машинаны камилләштерә.
Укуын тәмамлаганнан соң Закиров Илюшин исе­мендәге тәҗрибә-конструктор бюросына эшкә билге­лә­нә. Бу җиңел булмаган һәм җаваплы эшкә Игорь Рәүф улы утыз елдан артык гомерен биргән. Бу еллар эчендә ул хәрби-транспорт самолетларының 25 төрен үзләштергән. Күп тапкырлар йөкләрне җиргә төшерүдә (десантирование) катнашкан.
1970-80 елларда “Ил-76” самолетының мөмкинлек­ләрен киңәйтү буенча эш җәелде­релә. Бу — уникаль машина. Самолет десантны берничә мең чакрым ераклыкка ташларга сәләтле. Лайнерны камилләштерү буенча эш тукталмый.
1986 елда Игорь Рәүф улы авиация тарихында беренче тапкыр “Ил-76” само­летында Төньяк полюс аша Мәскәүдән Мәккәгә тукталмыйча очыш ясый. Шушы ел­ның 28 сентяб­рендә ул “Ил-76П-1” самолетын һава­га күтәрә һәм сынау үткә­рә. Шул ук елны Төньяк полюс төбәгендә “Ил-76”дан йөк ташлауда катнаша.
1990 елның 16 августында аңа СССР Президенты Указы нигезендә “СССРның атказанган очучы-сынаучысы” исеме бирелә.
1991 елның декабрендә Закиров “Ил-114/2” самолетын сыный. Бер елдан “Ил-76П” очкычында Әрмәнстан­ның Балаовит шәһәре янында сугыш кирәк-яраклары складындагы янгынны сүн­дерүдә канташа. Аның тырышлыгы нәтиҗә­сендә утны буйсындырырга мөмкин бу­ла, күпсанлы кеше үлеменә, җимерекләргә юл куелмый кала. Кыю очучыга Русия­дә бе­рен­челәрдән булып “Шәх­си батырлык өчен” ордены тапшырыла.
— Ул вакытларны мин горурлык белән искә алам, анда без бер максатка — туган илебез куәтен арттыруга хезмәт иттек, — ди Игорь Рәүф улы. — Бу яңгыравык сүзләр түгел. 1991-98 елларда Хәрби-һава көчләре башкомандующие Петр Дейнекин бик дөрес язган: “Сиксәненче еллар илнең Хәрби-һава көчләре тарихында иң куәтле чор булып калачак. Ул вакыт безне бөтен дөнья хөрмәт итте, ә НАТО уттан курыккандай курыкты. Без беркемгә дә янамадык, ләкин беркемнән курыкмадык та”.
Русия Президентының 1994 елның 14 марты Указы белән авиация техника­сының яңа үрнәк­ләрен сынауда күрсәткән батырлыгы өчен Игорь Закировка Русия Герое исеме бирелә.
Бу югары исемне алганнан соң да ул техника сынауны дәвам итә. 1996 елда “Ил-114Т” самолетын “йөгән­ли”. 2000 еллар башында “XXI гасырны каршылап” халыкара Антарктика экспе­ди­циясендә дөнья­ның 18 илен­нән 70 тикше­ре­нүче катнаша. Беренче булып Антарктика материгына “Ил-76Т” транспорт самолеты утыртыла. Аңа хәрби очучы Ра­фа­ил Гыйрфанов белән очучы-инструктор, Русия Герое Игорь Закиров идарә итә.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»