Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Якты киләчәк хакына!
09.05.2017 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Якты киләчәк хакына!Бөек Ватан сугышында совет халкы 27 миллионга якын кешесен югалткан. Башкача әйткәндә, 1 миллионнан артыграк кеше яшәүче 27 Уфа шәһәре юкка чыккан дигән сүз бу!

“Кешелек киләчәге өчен үз-үзен кызганмаган” дигән сүзләрне ишетүгә күз алдыма Бөек Ватан сугышы һәм андагы миллионлаган корбаннар килеп баса. Уйласаң, уелып китәрлек: Бөек Ватан сугышында совет халкы 27 миллионга якын кешесен югалткан. Башкача әйткәндә, 1 миллионнан артыг­рак кеше яшәүче 27 Уфа шәһәре юкка чыккан дигән сүз бу!


Эш буенча Бөек Ватан сугышы ветераннары белән еш очрашырга туры килә. Аларның һәммәсе: “Без киләчәктә балаларыбыз һәм оныкларыбыз тыныч һәм матур тормышта яшәсен өчен дошманга каршы яуга күтәрелдек, үз-үзебезне аямадык!” дигән сүзләрне кабатлый. Ул вакыттагы ватанпәрвәрлек тойгысы әле дә аларның күңел-
л­әрендә яши.
Кулымда — Г. Кривошеевның “Бөек Ватан сугышы чорында югалтулар” китабы. Аның битләрен актарган саен, Бөек Ватан сугышының илебезгә никадәр күп югалту алып килгәнлеге аңлашыла. Үзегез уйлап карагыз: Беренче Бөтендөнья сугышында Русия — 4,5 миллион, Гражданнар сугышы чорында 8 миллион кешесен югалтса, Бөек Ватан сугышында ул сан 26,6 миллионга җиткән!
Бөек Ватан сугышы чорындагы югалтуларны СССР галимнәре генә түгел, чит илнекеләр дә өйрәнгән. Алар, ир-егетләр сугышка китү сәбәпле тумый калган балаларны да исәпкә кертеп, югалтулар саны 42,7 миллионга җитә, дип исәпләп чыгарган.
Әлбәттә, Бөек Ватан сугышы чорындагы югалтуларның иң күбе ир-егетләр өлешенә туры килә. Русия Оборона министрлыгы мәгъ­лүматларына караганда, совет-герман фронтында барлыгы 8 миллион 850 мең 400 совет хәрбие һәлак бул­ган. Тарихчы-галим Г. Кривошеев китергән мәгълүмат­лардан кү­ренүенчә, сугыш чорында 3 миллион 396 мең совет солдаты әсирлеккә эләккән һәм хәбәрсез югалган. Шуның 1 миллион 836 меңе генә исән-имин туган җиренә әйләнеп кайткан.
Тылда да югалтулар күп булган. Шул ук Кривошеев андагы югалтуларны 14 миллионга якын дип исәпләп чыгарган. Оккупацияләнгән террито­рияләрдә — 7 миллион 420 мең 379 кеше, ачлыктан, йогышлы авырулардан, югары сыйфатлы медицина ярдәме булмаудан — 4 миллион 100 мең, Герма­ниядәге мәҗбүри эшләрдән 2 миллион 164 мең 313 кеше вафат булган.
Бөек Ватан сугышы чорында Советлар Союзы милкен дә бик күп югалткан. Канкойгыч сугышлар барышында 1710 шәһәр, 70 меңнән артык авыл, 32 мең сәнәгать предприятиесе, 98 мең колхоз, 1876 совхоз җимерелгән. Дәүләт комиссиясе мәгълүматларына ярашлы, Бөек Ватан сугышы чорында Советлар Союзының дәүләт байлы­гының 30 проценты юкка чыккан.
Коточкыч саннар болар! Бүгенге яшәешебез өчен курку белмәс йөрәкле совет халкына менә нинди югалтулар аша үтәргә туры килгән. Бүгенге тыныч тормышыбыз миллионлаган корбаннар исәбенә яуланган. Шул хакта бервакытта да онытмыйк!






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»