Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ул хәбәрсез югалмаган!

Ул хәбәрсез югалмаган!
16.05.2017 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Аскын районының Базанчат авыл Советыннан Бөек Ватан сугышына 400дән артык кеше чакырыл­ган һәм шуларның яртысыннан күбрәге яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Алар арасында хәбәрсез югалган Әнвәр Ахунов та бар. Очучы, кече лейтенант 1943 елның 24 августында “Як-7б” самолетында Смоленск өлкәсенең Духовщины шәһәренә хәрби бурычын үтәргә оча һәм әйләнеп кайтмый.

Әнвәр Ахунов әнисе Шәргыя Әхмәт кызы белән Базанчат авылында яши, сугыш алдыннан гына күрше районның Иске Балтач авылына күченәләр. Шундагы мәктәпнең 1941 елгы чыгарылыш укучысы Гафи Гарипов хәтерләвенчә, 21 июньдә чыгарылыш кичәсе үтә. 22 июньдә Иске Балтачта сабантуй була. Кешеләрнең нинди сынауларга дучар булачагын аңлаган район җитәкчелеге халыкка күңел ачу мөмкинлеге бирә — сугыш башлануы турындагы хәбәрне төштән соң гына җиткерәләр. 1941 елда мәктәп тәмамлаган 43 укучының 23е егетләр була. Шуларның барысы да фронтка китә, яртысыннан күбрәге яу кырында башын сала. Хәбәрсез югал­ганнар исемлегендә Әнвәр Ахунов та була.
Якташыбыз А. К. Серов исемендәге Батайск авиация мәктәбен тәмамлаган. Анда укыган бик күп очучылар Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Данлыклы Алексей Маресьев та шушы уку йортында белем алган. 1941 елның көзендә авиамәктәп Чита өлкәсеннән Әзербайҗан ССРның Евлах шәһәренә күчерелә. Сугышның беренче көннә­реннән үк уку йорты очучыларны тизлә­телгән программа буенча әзерли башлый. Якташыбыз 1942 елның августында оештырылган 976нчы истре­бительләр полкы составында сугыша. Полк Кавказ арты, Бакудагы нефть чыгару районнарын һава һөҗүменнән саклый. 1942 елның октябрь ахыры-ноябрь башындагы алышларда полк зур югалтулар кичерә һәм резервка чыгарыла. Очучылар запастагы 26нчы истре­бительләр полкы составында була. Арытаба тагын берничә тапкыр үзгәреш кичерә.
1943 елның августында Калинин фронтында җирдә дә, һавада да аеруча каты алышлар бара. Әнә шул мәхшәрдә катнашкан якташыбыз Әнвәр Ахунов турында да башкача рәсми мәгълүмат юк, җирләнгән урыны да билгеле түгел.
Әмма мин якташларым, аның туганнары белән сөйләшүләрдән шуны ачыкладым: Әнвәр Ахуновның самолеты бәреп төшерелгәч, ул әсирлеккә эләгә. Аннан азат ителгәч, Алмата шәһәрендә яши, очучылар әзерли. Ун еллап элек ул Базанчат авылында булып киткән. Каһәрле сугыш кешеләрнең язмышын менә шулай көтелмәгәнчә үзгәрткән. Хәбәрсез югалганнарның исән булуы турындагы шатлыклы хәбәрләр күбрәк булсын иде.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»