Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Данлыклы разведчик истәлегенә

Данлыклы разведчик истәлегенә
16.05.2017 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Җиңүчеләр яугирнең туганнары белән.Җиңүчеләр яугирнең туганнары белән.Бөек Ватан сугышы ветераны, данлыклы разведчик, 1945 елгы Җиңү Парадында катнашкан Җәүдәт Гәрәевның балалары башлап җибәргән традиция Стәрлебаш авылының 2нче мәктәбендә уңышлы дәвам итә.

Җәүдәт Батыргәрәй улы 1925 елның 11 ноябрендә туган. 1943 елның ноябрендә үзе теләп фронтка киткән. Кече командирлар мәктәбен тәмамлаганнан соң, хәрәкәттәге Кызыл Армиягә җибәрелә. Сугыш яланнарында күрсәткән батырлыклары өчен ике Кызыл Йолдыз ордены, 3 дәрәҗә Дан ордены, “Батырлык өчен”, “Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен”, “Венаны азат иткән өчен”, “Будапештны азат иткән өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Разведкадагы уңышлары өчен “Иң яхшы разведчик” билгесенә лаек булган.
Җәүдәт Галиев һәм җиргә тынычлык алып килгән башка бик күпләр истәлегенә мәктәп укучылары, ата-аналар, укытучылар арасында быел 8нче тапкыр ачык җиңел атлетика турниры узды. Чарада 300дән артык кеше катнашты. сикерү, турникта күтәрелү, пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар аеруча кызу барды.
Җиңүчеләр Дарина Ибәтуллина, Ранис Мусин, Милена Мәүлетова, Игнатий Афанасьев, Ләйсән Хәсәнова, Мурат Фәйзуллинга кубок һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Мәктәп коллективы һәм укучылар шушы әһәмиятле чараны оештырган өчен разведчикның балаларына зур рәхмәт белдерә һәм битараф булмаган һәркемне Җиңү көненә һәм туганнары, якыннары истәлегенә багышланган ярышлар үткәрергә чакыра.
Миләүшә АФАНАСЬЕВА,
Стәрлебаш авылының 2нче мәктәбе
директоры урынбасары.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»