Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Һәйкәл янында
22.06.2017 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Һәйкәл янында
Килдем бүген һәйкәл янына,
Яңарадыр сагыш-хисләрем.
Ерак-ерак офык артында
Әткәм рухым тоям, сизәмен.

Мәрмәр ташта мәңге калсын дип,
Уеп язылгандыр исемең.
Күз яшьләре аша укыймын,
Безнең хакка булды үлемең.

Сөйләшәмен эчтән, пышылдап,
Җиткерәмен әнкәм сәламен.
Күңелемнән янә үткәрәм
Синнән килгән үлем хәбәрен.

Ишетелә төсле сүзләрең:
“Килеп җиттең, улым, картлыкка.
Мин һаман яшь, гомерем өзелде
Җитеп барган чакта кырыкка”.

Без яшибез, тормыш дәвам итә,
Каһарманнар чыкмый хәтердән.
Хыялымда: без яудадыр, гүя
Сугыш кырларында хәзер дә.

Синең күргәннәрне кичерәм күк,
Ишетәм, тоям бомба шартлавын.
Күрәм кебек Бөек Җиңү таңын,
“Ура!” - диеп алга атлавың.

Яныбызда тоеп яшәдек без,
Рухың кайтты туган якларга.
Күңелләрдә яшисең, син үлмәдең,
Чит илләрдә ятып калсаң да.

Гөлләмәләр салам һәйкәлләргә,
Якынайтып ерак каберең.
Син яшисең, әткәй, безнең белән –
Кабул итми күңел үлемең!
Әнәс САФУАНОВ.
Туймазы районы.








Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»