Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Батыр туган җирдә
08.07.2017 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Эльза Мөсәлимова һәйкәлнең  үзенчәлекләре турында сөйли.Илештә Муса Гәрәевка багышланган ике музей бар: Югары Яркәйдә һәм ул үскән Ташчишмә авылында.

Муса Гәрәев нинди генә дан-шөһрәтләргә ирешсә дә, туган туфрагыннан аерылмады. Райондашлары, авылдашлары, туган-тумачасы белән даими аралашып яшәде. Якташлары аны ихтирам итте һәм итә. Геройның авылдашы, аны якыннан белгән Бөек Ватан сугышы ветераны Риза ага Хәкимов бер очрашу вакытында болай дигән иде: “Муса Гайса улында, мин герой дип һавалану, борын чөерү кебек нәрсәнең әсәре дә булмады, ул тыйнаклык һәм намуслылык үрнәге иде. Муса Гәрәев — Илешнең, Иләкшиденең, Ташчишмәнең генә түгел, бөтен Башкортстанның горурлыгы”.


Муса Гәрәев музее Югары Яркәйнең бик матур төбәгендә урнашкан. Капкадан керүгә геройның зәвык белән эшләнгән бюсты каршы ала. Муса Гәрәевның тууына 70 ел тулган елда аны район хакимияте заказы буенча Мәскәү өлкәсе Химки шәһәрендәге нәфис эшләнмәләр комбинатында ясаганнар. Авторы — скульптор Григорий Мирода.
— Данлыклы яугирнең истәлеген мәңгеләштерү максатында 1992 елда Илеш районы үзәге Югары Яркәйдә музей ачылды, — дип сөйли музейның фәнни хезмәткәре Эльза Мөсәлимова. – Шул ук елда герой үскән Ташчишмәдә дә йорт-музей барлыкка килде.
Югары Яркәйдәге музейның ике залында 4 меңнән артык экспонат исәпләнә. Алар Муса-батыр үскән еллардан алып, Бөек Ватан сугышы чорын да кертеп, бүгенге көнгә кадәр чорны күз алдына бастыра. Күпчелек экспонатлар Муса Гәрәевның шәхси әйберләре. Биредә аның сугыш вакытында кигән очучылар киеме дә, парадка чыга торган кительләре дә, хәтта Уфадагы фатирында торган эш өстәле дә бар.
— Билгеле булуынча, 2012 ел Илеш районында “Муса Гәрәев елы” дип игълан ителгән иде, — ди Эльза Хәнәфи кызы. — Шушы елда музей экспозицияләре заман технологияләрен кулланып үзгәртеп урнаштырылды һәм М. Гәрәев скверында “АН-2” очкычы урнаштырылды.
Хәрби-патриотик тәрбия үзәге буларак, музейдан кеше өзелми. Уфа шәһәре, Илеш, Дүртөйле, Баймак, Бакалы, Туймазы, Шаран һәм башка районнар мәктәпләре укучыларын биредә бик теләп каршы алалар.
Музейда даими рәвештә төрле күргәзмәләр оештырыла. Мәсәлән, агымдагы елның 6 маенда “Илеш җиренең данлы уллары” дип атал­ган зур күргәзмә ачылды. Музей шулай ук районның мәдәният бүлеге оештырган байтак чараларда катнаша.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»