Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Кызылармияче сәламен күндереп…”

“Кызылармияче сәламен күндереп…”
03.08.2017 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

“Кызылармияче сәламен күндереп…”Бөек Ватан сугышы бер-берсен өзелеп сөйгәннәрнең язмышын челпәрәмә китергән.

Җиңү көнендә илебездә миллионлаган кеше “Үлемсез полк” гомумхалык чарасында катнаша. Туганнарының  – фронтта һәм тылда Бөек Җиңүне койган кешеләрнең – фотосурәтләрен күтәреп бара алар. Һәр сурәт – бер язмыш ул, әмма алар барысы да илебезнең уртак тарихы. Сезгә шуларның берсен тәкъдим итәбез.


Кечкенә сандык
1937 елда Алтай ягының Полуямки авылы мәктәбенә яңа укытучы килә. Анна (Ганна) Кожемякинага ул чакта нибары 18 яшь була. Сугыш чорында авыл мәктәбендә эшли ул. Фидакарь хезмәте өчен ме­даль­ләр белән бүләкләнә. Чита дәүләт университетында укыганнан соң, Буря­тиягә күчә, шундагы мәктәп­ләрнең берсендә урыс теле һәм әдәбияты укыта. Һәм янә “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек була. Бар булмышын балаларга багышлый. Пенсиягә чыккач, Туймазыга, туганы янына күчә. 2009 елның маенда аңа 90 яшь тула. Шул ук елның декабрендә бакыйлыкка күчә.
Бервакыт туганнары фотосурәтләр, архив документларын барлаганда көндәлек һәм кечкенә сандыкка тап була. Анда беркайчан да күзгә чалынмаган саргаеп беткән хатлар ята. Һәркайсына пөхтә итеп адрес язылган: “Алтайский край, Ключевский район, село Полуямки, Анне Никитичне Кожемякиной”. Һәр хатның азагында: “Синең Ваня”, – дип куелган. Беренче хат 1941 елның 30 гыйнварында килгән. Соң­гысы – 1941 елның 28 ноябрендә. Шунда ук: “Маленькая память другу Нюре от Вани! Пусть будет незабываемая наша дружба и память о ней останется у тебя равной бесконечности”, – дип язылган фотосурәт тә табыла.
Анна Кожемякина көндәлегеннән
“1941 елның 22 июне бүгенге кебек үк чалт аяз, җылы, табигать һәм тормыш гүзәллеген бернәрсә дә боза алмас төсле иде. Әмма иртән үк шәһәр буйлап шомлы хәбәр таралды, көндезге сәгать 12дә исә Молотов Германиянең сугыш башлавын игълан итте. Мин Барнаулда педагогия институтына имтиханнар тапшыра идем. Безне шул көнне үк армиягә чакыру турында повестка таратырга җәлеп иттеләр. Бик катлаулы бурыч иде бу. Һәр өйдән – гаилә башлыгы, уллары, кайчак 2-3 туганы җыелу үзәгенә барырга тиеш. Әниләре, хатыннары, балалары – һәммәсе елый... Чәчләр үрә тора.
Аяк астында җир убыл­ган төсле, күзләремдә яшь. Чөнки Иван беренче пуля һәм шартлауларга эләкте (Балтыйк буенда хезмәт итә иде, аның часте Рига култыгы ярларында җәйге лагерьларда торган). Сугыша-сугыша, чигенергә мәҗ­бүр булалар. Хат-хәбәре өч ай булмады. Сентябрьдә генә әти-әнисенә һәм миңа тәүге “өчпочмак”лары килде. Исән! Мәхшәрдә исән калган!”
Иван Сидоренко хатларыннан
“Чемодан өстендә каләм белән язам, чөнки әле урнашып бетә алмадык. Безне Латвиянең башкаласы – Рига шәһәренә китерде­ләр. Биредә җылы, һава дымлы. Бервакытта да суыклар булмый икән. Ке­шеләр ботинкада, эшләпә, пальтодан, велосипедларда йөри...”
“Паневежис шәһәренә килдек. 15 июньнән башлап чакырылган көнгә кадәр – һәр минутым дуслыгыбыз турындагы хатирәләр белән тулы. Шулкадәр шат мин. Тормышымның иң гүзәл мизгелләре бу. Һәм ул синең исем белән бәйле. Бергә чакларны искә төшерсәм, йөрәгем наз белән тула”.
“20 яшем тулган көнне синнән беренче хат алуыма шатмын”.
“23 февральдән тулы хокуклы яугир мин. Кичә хәрби ант бирдек”.
“Сөеклем, Ганночка, синең хатың мине бераз дулкынландырды. Мин, чыннан да, синең якынлы­гыңны тойдым... Ышан ми-ңа, мин сине калдыр­мая-чак­мын. Нюрочка, кайчак уйланып, үткәннәрне күз алдына китерәм. Шулчак йөрәк тибешен ишеткән кебек буласың. Килә­чә­гебез бәхетле булыр кебек. Чыннан да, ничек булыр икән ул?”
“Барысы да йоклый. Мин исә өске сәкедә хат язам. Сине башкача күрә алмаячагым турында уйларга да куркам. Тизрәк күрешәсе иде. Үбәм. Синең Ваняң”.
“Сурәтеңә карасам, баштанаяк җылы җил назлап үткән кебек. Кызганыч, үткәннәрне кире кайтарып булмый. Нюра! Мин яңадан тусам, тормышта башка юл сайлар идем. Хезмәтемне тутырып кайтуга мине өйдә көтеп алачаклар, мин янә ирекле кешегә әверелә­чәкмен. Шуны уйласам, күңелемне шатлык били. Акчарлаклар, сыерчыклар, ләкләк тә килде инде. Хәзер мин зенит артилле­рия­сендә, белгечлегем дә икенче – радист”.
“Кышкы кичне хәтерлим. Клубтан синең фатирга илткән юлны... Җылы очрашулар өчен рәхмәт”.
“Безнең тирәдә әле тынлык. Бер генә ату тавышы да ишетелми. Окопта берничә җыр башкардык, үткәннәрне искә алдык һәм, көлешеп, хәрби бурыч үтәргә киттек. Без дә атмадык. Каһәр суккан немец та.
Нюра, иманым камил, киләчәк елмаер әле безгә. Кызылармияче сәламен күндереп – синең Ваняң”.
Ноябрьдә Аняга Иван Сидоренкодан ике открытка килә. Аларга “Цензурада тикшерелгән” дигән мөһер сугылган. 1941 елның 28 ноябрендәге открыткага: “Киләсе очрашканга кадәр сау бул. Синең Ваняң”, – дип язылган.
Ванядан башкача хат килми...
Аннаның көндәлегеннән
“1991 елның 22 июне. Миллионлаган кеше язмышын кабат язган шул бәхетсез көннән соң 50 ел үтте. Өмет, теләкләр, бөтен тормыш челпәрәмә килде.
Аннары да булды ул тормыш, әмма бөтенләй башкача! Яшим, ни өчен яшәгәнемне аңламыйм. Бакчамда казынам – ни өчен?! Күңелем эзли, җавап табалмый.
Без, сөеклеләре белән бергә була алмаган кә­ләшләр, барысыннан да ныграк кызганыч. Рухыбыз сынган безнең. Сөекле кешең кочагындагы йокысыз төннәр кайда? Кайда ана булу бәхете? Балага бишек җыры да җырлый алмадык без. Балалар югалту ачысын да татый алмадык хәтта. Кайда безнең балалар бәхетенә куанып утырган чаклар? Кайда безнең туа алмаган оныклар? Кайда? Һәм Ходай тарафыннан миңа җибәрелгән Иван, син кайда?..”
Аннаның Иванның туганы Надеждага язган хатында шундый юллар бар:
“Бүген — 21 февраль, Иванга 75 яшь тулган булыр иде. 20 яше турында ничек шатланып язган иде ул! Без инде картайдык. Ул исә шундый яшь, матур, шундый газиз, ничә еллар инде сурәттән мине күзәтә. Ул бар да, юк та...
Иванның хатларын саклыйм. Ул аларда шундый назлы, игелекле, акыллы. Мине әле дә бер нәрсә гаҗәпләндерә: фронт хатларында авырлыклар, сугыш каһәре турында бер сүз дә юк. Нинди мәхшәр булган бит, югыйсә!.. Камауда да калырга туры килгәндер... Тәмуг ич ул! Зарланса да, миннән һәм өеннән хат килмәгән өчен генә.
Аны сагынып, гомеремне япа-ялгызым уздырган үземне кызганып, ачы күз яшьләремне түгәм”.
Ирина СТАРКОВА,
Туймазы юридик колледжы директоры урынбасары.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»