Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Шәфкатьлелек җимешләре

Шәфкатьлелек җимешләре
17.08.2017 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Шәфкатьлелек җимешләреЯшьлеге авыр хезмәттә үткән Миләүшә Мостафина картлыкта зур кадер-хөрмәт күреп яши.

Миләүшә Мостафина (Газизова) Кушнаренко районының Купай авылында Мөхәммәтшәриф абзый белән Зәйнәп апа гаиләсендә 1931 елда дөньяга килгән. Балачактан ук авыл кешесе җилкәсенә төшкән бөтен авырлыкларны күтәргән, 41 ел колхозда җигелеп эшләгән. Бүген балалар, оныклар хәстәрен, игелеген күреп, килен булып төшкән нигезендә гомер итә. Башына ябынган ап-ак яулыгы кебек саф, ихлас күңелле чын татар Акәбие ул. Тормышта нинди генә авырлыклар күрмәсен, еллар үтү белән бәгыре катмаган, зиһене чуалмаган аның. Уллары-киленнәренә, оныкларына файдалы киңәшләрен биреп, Ходайга шөкер итеп, догалар кылып яши.


— Динебез хатын-кыз хакын бик югары куя. Ислам дине һәркөнне хатын-кызны хөрмәтләргә, ихтирам итәргә өнди. Гаиләләребездә тәрбияле, хәерле мөгамәлә кору өчен Аллаһ Сөбеханә вә Тәгалә Коръәнне иңдерде, пәйгамбәребез Мөхәммәд сал­ләллаһу галәйһиссәлләмнең сөннәтенә ияреп, бик күп әҗер-савапларга ирешү юлын күрсәтте. Әлхәмдүлилләһ, хөрмәт, ихтирамны һәрдаим тоеп яшим. Әтәй-инәйнең төшенә дә кермәгән мондый хөрмәт, — дип Миләүшә апа үткәннәрне искә төшерә:
...Без — сугыш балалары. Инәйләрнең, сугыш чоры хатыннарының, авыр тормыш юлы безнең күз алдында үтте. Балаларны ашатасы, аларны карыйсы бар, ә хөкүмәт әлеге кебек ярдәм итә алмый иде ул вакытта. Карап торганыбыз — шул бәрәңге бакчасы, сыерлары булганнарның – сыер. Әнигә рәхмәт, эшкә өйрәтеп үстерде, без шешенүгә кадәр барып җиткән ачлыкны күрмәдек. Тырыш булдык. Үсмер генә идек, әмма көненә 1,2 гектар печән, иген чапкан чаклар булды. Шуннан соң төнгелеккә Идел буена барабыз, баркаска йөк төяргә. Анда баргач аз-маз ярма-фәлән эләгә. Тырышып эшләгәнне күреп, алдынгы диеп кызыл яулык, кәтүк-җеп белән бүләкләгәннәрен әлегедәй хәтерлим. Юклык заманда алары да бик зур бүләк була торган иде...
И-и, заманалар... Авыл хатыннары җигелеп, башта ашлыкны элеваторга илтәләр иде дә, яз көне шул ук ашлыкны кире күтәреп ташыйлар. Март башларында таң атуга чана өстерәп чыгып китәләр дә, кичен генә көч-хәл белән кайтып егылалар. Иртән-иртүк —тагы юлга. Ай буе шулай. Елгаларга су төшкәнче эшне бетерергә дип, планны катгый куялар иде...
— Авылда нинди эш булса, шуларның барысы да безнең куллардан үтте. Ил язмышы безнең язмышыбыз иде, — дип дәвам итә Миләүшә апа, — Беләк-җилкәгә төшкән авырлыкларга түзәр идең әле, авылга бер-бер артлы кара кәгазьләр килә башлады. Алма кебек хатыннар, балаларын кочаклап — ирсез, сабыйлар — әтисез, җиләк кебек кызлар ярсыз калды. 1942 елда әтәйнең хәбәрсез югалуы турында хат алдык. Ул көннәр үтмәс, күздән яшьләр кипмәс кебек иде. 4 айдан соң әтәйнең үзеннән хат килде. “Ул исән!”, дип ялваруны Хак Тәгалә ишеткәндер, дидек. Әмма, ни аяныч, 1944 елда аның вафаты турында кара кәгазь китерделәр. ...Тамак ялгарга тукталган солдатларны көтмәгәндә фашист очкычлары бомбага тоткан, әткәй шунда һәлак булган. Сугыш беткәннән соң аның белән бергә булган абзый шулай сөйләде...
— Исән калганнар сугыштан кайтканда, безнең йөрәкләр сык¬рады, күзләргә яшь тулды, башкаларның әткәйләрен күргәндә: “Их, минем дә әткәй исән булса иде”... — дип авыр суладык.
Халык шагыйре Гәрәй Рәхим нәкъ Миләүшә апа кебекләр йөрәкләре түрендә, кайгылы-сагышлы күңелләрендә йөрткән тойгыларны кәгазьгә төшергән:
...Сугыш чыккан көнне хәтерлим мин,
Бүгенгедәй ачык хәтерлим.
Күзе яшьле, hаман көлеп торган
Йөзе кырыс иде әтинең.

Кайсыбызны кочып йокласын ул,
Ничек дүрткә бүлсен бер төнне?!
Әй, син, тормыш, нигә гел-гел шулай
Аямыйсың икән беркемне?

Төшендәме күреп уянды ул
Олаучылар атлар җиккәнне:
“Балаларым” — диде, бүтән бер сүз
Әйтер өчен көче җитмәде.

Кабатлады микән аерылганда:
“Балаларым, боек булмагыз…”
Ә калганын авыл башындагы
Ялгыз каеннардан сорагыз.


1953 елда Чакмагыш районының Иске Ихсан авылы егете Мансур Гыйлемҗан ул Мостафинга кияүгә чыга ул.
– Авылларыбызны Чәрмәсән елгасы аерып тора. Мин тормышка чыккан язда су ташу бик көчле булды. Атлар-тарантасларыбыз суга төшеп китә язган иде, — дип хәтерли Миләүшә апа. Яшәү дәрте, сөю хисләре ташып торган парларга Чәрмәсән ташуы гына нәрсә инде ул!
Ул чакта Иске Ихсанда ике колхоз иде: “Днепр” һәм “Ярыш” хуҗалыклары. Без “Днепр” колхозында эшли башладык. Колхоз рәисе — Шәриф Туктаров, “Ярыш”ныкы, хәтерем ялгышмаса, Сәлихҗан Сәлимов иде. Колхоздагы бер эштән дә тартынып тормадык, үз дөньябызны да көттек.
Мансур бик уңган, булдыклы кеше иде. Авылдагы тәүге радиоузелны ул оештырды. Шунда уналты ел механик булып эшләде, аннан соң төзелеш бригадасы башлыгы, ферма мөдире булды. Һәркайда намуслы хезмәт итте, абруй казанды, балаларга, авылдашларга үрнәк булды. Үз вакытында Караидел ягына барып, агач кисеп, өйлек агачны сал белән төшерде. Өй салып кердек. Шушында Мансаф, Мәхмүт, Өлфәт исемле улларыбыз туды. Әле дә шушы йортта (хәзер инде балалар шәһәрдәгечә шартлар тудырды) гомер кичерәм. Улларыбыз кече яшьтән үк эшсөяр, ярдәмчел, максатчан булып үстеләр. Чөгендер басуында бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшләдек. Чөгендерче — заманында хатын-кыз арасында иң нык таралган һөнәрләрнең берсе иде. Балалар белән 3әр, 4әр гектар чөгендер алып эшкәрткән, сирәкләгән еллар булды...
Әйе, Миләүшә апа гомер буе фидакарь хез¬мәт белән хөрмәт казанган. Мансур абзый, Миләүшә апа кебек фидакарьләр эшләгән, соңрак Фрунзе исеме белән аталган хуҗалык (Иске Ихсан да шунда керә) барлык күрсәткечләр буенча да Чакмагышта гына түгел, республикада алдынгы исәпләнде.
Балалыктан чыгып өлгермәстән үк нужа камытын кигән хезмәт ветераны — үзенең бар булмышы, кылган изге гамәлләре, шәфкатьлелеге белән һәркемгә үрнәкле асыл зат. Ул тирә-якта күз дәвалау белән дә таныл­ган кеше. Авылда элек-электән шулай бит, күзгә арпа чыкса да, чүп керсә дә дәвачыга барганнар. Буыннан-буынга килгән дәвалау ысуллары булган. Шуның серләрен кечкенәдән үк белә ул. “Эшләгәндә күзгә чүп кереп, күз алмасы зыян күреп сукыраеп калучылар бар. Шуңа күрә күздән чүпне тиз генә тел белән алырга өйрәтә торганнар иде. Шулай бер чакны, чит авылдан берәү килде. Күзе куркыныч булып шешкән. “Апакаем, ярдәм итә күр инде, күземә нидер кергән иде, больницада да ятып чыктым, ни икәнен белмәделәр, күзне алырга уйлыйлар,” — ди. Тәвәккәлләп, күзен карый башладым, күз алмасына чыннан да нидер кадалган. Шуны алам дип телләремне канатып бетердем, әмма максатыма ирештем, кадалган тимер сыныгын алдым. Егетнең күзе төзәлде, күрә башлады, “Апа, рәхмәт!”, — дип бәйрәм саен бүләкләр китерер булды... Сәламәтлеккә игътибарлы булырга кирәк, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам дә: “Иртән сау-сәламәт, имин һәм ризык хәлдә уянган кеше бөтен дөньяга ия”, — дигән.
Гомумән, кешеләргә ярдәмчеллек, шәф¬кать¬ле¬лек төшенчәләре Миләүшә апага ана сөте белән кергән, кечкенәдән күреп-тоеп үскән ул аларны. Язмамны аның тәрбияви әһәмиятле сүзләре белән тәмамлыйм: “Шәфкатьле булу — игелекле, иманлы, әхлаклы, сабыр, ярдәмчел булу, дигән сүз ул. Бу сыйфатлар безгә әби-бабайларыбыздан мирас булып калган. Әдәпле, инсафлы, намуслы булырга, әти-әни хакын хакларга кирәк. Шәфкатьлелек ул — кеше хәленә керә белү, читләр хәсрәтен уртаклашу. Һәр әни баласының күңеленә шушы сыйфатларны – шәфкатьлелек җимешләрен салырга омтылсын иде.”






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»