Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкортстан эзтабарлары Эльбрус тавында

Башкортстан эзтабарлары Эльбрус тавында
22.08.2017 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Башкортстан эзтабарлары Эльбрус тавында
20 июльдән 15 августка кадәр Кабарда-Балкар Республикасының Эльбрус районында Кавказ өчен барган сугышның 75 еллыгына багышланган “Заоблачный фронт-2017” хәрби-тарихи фестивале үтте.


Чарада биш юнәлеш тәкъдим ителде: эзләнү эшләре, реконструкция, экскурсия-күргәзмә юнәлеше, альпинизм һәм “Солдат язмышы” акциясе.
Фестивальдә катнашучы Башкортстан, Самара, Чиләбе, Нижневартовск, Санкт-Петербург эзтабарлары Эльбрус сөзәклегендә барган сугышлар урынын тикшерү эшләре башкарды. Аның нәтиҗәсендә Боз базасында өч кызылармияченең калдыклары табылды. Дөньяда беренче тапкыр диңгез суы дәрәҗәсеннән 4150 метр биеклектә, тау сыртында Кавказ өчен сугыш эпизодлары реконструкцияләнде.
Фестиваль барышында оештыручылар лагере янәшәсендә Башкортстан эзтабарларының “Солдат басуында” дигән күргәзмәсе эшләде. Өч атна эчендә биредә ял итүче һәм урында яшәүчеләр, җәмгысы берничә меңнән артык кеше күргәзмәгә килгән.
Альпинистлар Эльбрус тавына ике тапкыр менгән. Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Русия эзләнү хәрәкәте”нең республикадагы төбәк бүлеге җитәкчесе Владимир Волков Эльбрус очына Җиңү Байрагы күчермәсен һәм Башкортстанның әләмен кадаган.
— Әлегә кадәр мондый чаралар булганы юк иде, югары биеклектәге реконструкцияләр, мәсәлән, дөньяда беренче тапкыр үткәрелде. Билгеләнгән барлык эшләребез хәвеф-хәтәрсез узды, куелган максатка ирештек. Алдагы елда да шундый чара оештыруны сорап, башка өлкәләрнең эзтабарлары да зур теләк белдерде, — ди Владимир Волков.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»