Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Батырлар кайтты туган якка

Батырлар кайтты туган якка
21.10.2017 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Батырлар кайтты туган яккаБорай районының Бигәнәй авылында яугирләр истәлегенә обелиск ачылды.

Соңгы солдатны җирләмичә, сугыш бетми дигән гыйбарә бар. Чынлап та, Бөек Ватан сугышында туган иле, туган җире, хатыны, балалары, әтисе, әнисе, халык азатлыгы өчен башын сал­ганнар азмы? Ә сугыш кырыннан исән-сау кайтып, тыныч тормышта эшен дәвам иткәннәрне санасак? Без — сугыш ветераннарын күреп үскән буын. Ә балаларыбыз, оныкларыбыз аларны бары тик гаиләдә сакланган фотолар һәм истәлекләрдән генә беләчәк. Шуңа да авылларыбызда Бөек Ватан сугышы яугирлә­ренә обелисклар, мемориал такталар булдыру бик мөһим.


Борай районының Каенлык авыл биләмәсенә караган торак пунктлардан бары тик Бигәнәй авылында гына андый обелиск юк иде ахры. Районыбызның горурлыгы булган Советлар Союзы Герое Сәхип Майский нәкъ Бигәнәйдә туып-үскән.
Октябрь башында бигәнәй­леләр Бөек Ватан сугышы батыры — 123 яугиргә, Әфганстан сугышында катнашкан өч кешегә, Советлар Союзы Герое Сәхип Майскийга мәңгелек хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән обелиск ачты. Койма яңгыр явуга карамастан, авылдашлар тантанага бердәм җыелды. Арада респуб­ли­каның шәһәр-районнарыннан кайтучылар да байтак иде. Чарага район Советы секретаре Гемир Нуртдинов, район Советы депутаты Илдар Хәмитов, обелискны төзегән шәхси эшкуар Руслан Гарипов, Каенлык авыл биләмәсе башлыгы Марат Фазлыев килгән иде. Тасмалар киселде, чәчәкләр салынды, бер минутлык тынлык игълан ителде, яугирләр рухына багышлап Корьән аятьләре укылды.
Чара авыл клубында дәвам итте. Сәхнәне Бигәнәй башлангыч мәктәбе укучыларының рәсемнәр күргәзмәсе бизәде. Тирә-як авыллардан килгән туганнар, дуслар, килен-кияүләр, мәктәп укучылары җыр-биюләрен тәкъдим итте. Чарага һәркем күчтәнәч алып килгән иде. Клуб фойесында мул табын әзерләнде. Сәхип Майскийның якын туганнары, бүгенге көндә Бигәнәй һәм Карабай авылларында яшәүче Рәсүл Фәттахов, Вафия Бәшәрова шушы эшне башкарган һәркемгә зур рәхмәт белдерде.
Бигәнәйлеләр исә шушы эш­нең башыннан ахырына кадәр йөргән, авылдашларны берлә­штергән, урындагы башлангыч­ларны яклау төркеме рәисе булган Кадыйр Халиковка, Каенлык авыл биләмәсе башлыгы Марат Фазлыевка, төзүче Руслан Гариповка, район Советына һәм хакимияткә зур рәхмәтлеләр.
Туган нигезе янында горур кыяфәттә Герой Майский басып тора. Ике ягына авылдашлары “тезелгән”. Обелиск сугыштан кайтмаганнар, чит җирләрдә башларын салганнар өчен кабер ташы кебек кабул ителсә, кайтып мәрхүм бул­ган­нарга тыныч тормыш өчен янә бер тапкыр рәхмәт әйтү урыны булсын иде. Киләчәктә дә ул Бигәнәйгә кайткан, килгән яки биредән узып кына киткән һәр кеше туктап, батырларга баш ияр, ә авыл халкы өчен кадерләп саклар изге урын булачагына шик юк.
Венера Арсланова.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»