Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Тыныч тормышта да золым бар

Тыныч тормышта да золым бар
27.11.2017 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Шөкер, тормышыбыз тыныч, таңнарыбыз аяз. Тик көрәшнең тынып торганы юк. Кеше канын коючылар, мөлкәтенә кул сузучылар, хәйлә-мәкер ияләре очрап кына тора. Аларны үгет-нәсыйхәт белән генә җиңә алмыйсың, көч кулланмый мөмкин түгел. Мондый чакта эчке эшләр органнары хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Һәм биредә югары һөнәри осталык та, батырлык та, кешеләргә ярдәм итәргә теләк тә бик кирәк. Аларның көндәлек хезмәте – җәмгыятебездәге тәртип, закон ныклыгы, киләчәккә ышаныч нигезе.
Стәрлетамак районында моны яхшы аңлыйлар. 22 ноябрьдә Яңа Отрадовка авылының Хәрби дан аллеясендә ачылган һәйкәл шуны дәлилли. Хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләре истәлегенә куелды ул.Тыныч тормышта да золым бар
Тыныч тормышта да золым бар
Тыныч тормышта да золым бар
Тыныч тормышта да золым бар
Тыныч тормышта да золым бар
Тыныч тормышта да золым бар
Тыныч тормышта да золым бар
Тыныч тормышта да золым бар
Тыныч тормышта да золым бар
Тыныч тормышта да золым бар


Һәйкәлне ачу тантанасында Башкортстан буенча эчке эшләр министры Роман Деев, Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак районы бүлеге начальнигы Рөстәм Идиятуллин, район хакимияте башлыгы урынбасары Азамат Азылгәрәев, урындагы полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары, вазыйфаларын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрнең туганнары, авыл халкы катнашты.
Роман Деев үзенең чыгышында билгеләп үтүенчә, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эше һәрвакыт хәвефле. Һәлак булганнарның исемнәре подразделениеләр тарихына гомерлеккә язылган һәм алар белән якташлары, туганнары хаклы рәвештә горурлана.
Рөстәм Идиятуллин әйтүенчә, "бу көн бүлегебезнең хезмәткәрләре һәм ветераннары өчен бик мөһим. Бүгеннән башлап, һәйкәл янында җыелып, чәчәкләр салып, очрашып булачак”. Тантанага җыелучыларны Стәрлетамак районы хакимияте исеменнән котлап, Азамат Азылгәрәев һәйкәл төзүне оештыручыларга, спонсорларга рәхмәт белдерде. Һәйкәл салуга өлеш керткән беркем дә игътибардан читтә калмагандыр, мөгаен. Стәрлетамак район Советы депутаты Руслан Харрасовка, отставкадагы милиция майоры Олег Кашаевка, шәхси эшкуарлар Руслан Акбашевка, Петр Григорьевка, «Башкиравтодор» җәмгыятенең Стәрлетамак юл ремонт-төзелеш идарәсе җитәкчесе Хәлим Сәгыйдуллинга, районның Яшьләр эшләре буенча комиссиясе җитәкчесе Павел Шороховка Башкортстан буенча эчке эшләр министрының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак районы бүлеге начальнигы кул куйган Рәхмәт хатлары исә «Башкиравтодор» җәмгыятенең Стәрлетамак юл ремонт-төзелеш идарәсенең баш инженеры Фәнис Гафаровка, эчке эшләр органнары ветераны Шәфкать Харрасовка, шәхси эшкуарлар Роман Зариповка, Михаил Рузановка, Сергей Семикашевка, «РБК-Строй» җәмгыятенең генеральный директоры Александр Бережневка тапшырылды.
Ләйсән МӘЙОСЫПОВА.
Стәрлетамак районы хакимиятенең
мәгълүмати сәясәт бүлеге белгече.
Фотоларда һәйкәл ачу тантанасыннан күренешләр.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»