Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Җиңү Сталинградтан башланды

Җиңү Сталинградтан башланды
26.01.2018 / Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Җиңү Сталинградтан башландыХәлиткеч алышның 75 еллыгына багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы үтте.

Башкортстан Мәгарифне үстерү институтында үткән чарада Башкортстан Хәрби комиссариаты, ветераннар иҗтимагый оешмасы вәкилләре, институт­ның, республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килгән тарих укытучылары катнашты.


2 февральдә илебез Сталинград алыш­ларының 75 еллыгын билгели. Бу көрәштә без 1 миллионнан артык сугышчыны югалтсак, 1,5 миллион гитлерчы бире­дә юк ителгән. Шушы алышлар көчебезне, рухи яктан чыдам булуыбызны бөтен дөньяга раслады. Нәкъ шушы вакыйга икенче Бөтендөнья сугышының язмышын билгеләгән.
— Сталинград сугышын “Иделдәге бөек үзгәреш” дип атыйлар. Чөнки мондагы алышлар вакытында илебез бик күп үзгәреш кичерә, сугышка башка төр­ле караш барлыкка килә. 1942 елда Советлар Союзында яңа хәрби техника җитештерелә башлый. Белүебезчә, Германия әле­ге сугышка җитди әзерлән­гән булса, безнең ил өчен бу көтелмәгән хәл булды. Башка илләрнең, безгә кушылып, Гитлерга каршы чыгуын, Сталинның абруе дөнья күләмендә кү­тәре­лүен, солдатларны сугышка әзерләүне, өйрә­түне дә шушы үзгәрешләргә кер­тә­ләр. Һәм, иң мөһиме, шушы алышлар вакытында халыклар берләшеп, барлык көчен җиңүгә юнәлтә. Нәкъ шушы вакытта совет гаскәр­ләренең җиңүгә ышанычы артты, — диде институт ректоры Рамил Мәҗитов.
Бу алышларда Башкортстаннан 75 меңнән артык солдат катнашса, республика 300 меңнән артык эшчене кабул иткән. Сталинград сугышын нефть продуктлары белән, башлыча, Башкортстан тәэмин иткән.
— “Элек патриотизм көч­ле, туган илгә һәркем хөрмәт белән карый иде”, — дигән сүзләр еш ишетелә. Бүген дә шулай. Кирәк икән, бү­генге яшьләр дә үз күкрә­ге белән туган җирен сакларга әзер. Әйе, алар килә­чәкне башка төрлерәк кабул итә, әмма Ватанга мәхәббәт югалмаган. Һәм киләчәктә дә бу изге хисне яшь буынга без илтеп җиткерергә тиеш, ­ — диде “Русия ветераннар берлеге” иҗтимагый оеш­масының Башкортстандагы төбәк оешмасы рәисе Владимир Попов.
Патриотик тәрбия мәк­тәп, яисә башка уку йортла­рында гына түгел, көндәлек тормышта да булырга тиеш, дип билгеләде чарада катнашучылар. Бүгенге армия­нең торышы, Әфган-стан, Чечня сугышларында катнашучылар белән очрашулар, геройларның исем­нәрен мәңгеләштерү, киңкү­ләм мәгълүмат чараларында әлеге теманы даими яктыртып бару зарур.
— Бөек Ватан сугышында республикадан бик күп язучы, шагыйрьләр, рәс­сам­нар катнашкан. Алар корал ярдәмендә генә көрәшеп калмаган, язмалары белән дә сугышчыларны, тыл хез­мәт­кәрләрен берләш­тергән. Бу әсәрләрдә илебез тарихы бик эчтәлекле, бай чагылыш тапкан, — диде язучы, Башкортстан дәүләт универ­ситетының журналистика кафедрасы профессоры Тимергали Килмө­хәммәтов.
Ватанпәрвәрлек, бердәм­лек идеяләре һәр гаиләдә, һәр уку йортындагы тәрбия эшләрендә чагылыш табарга тиеш, дигән теләк белдер­де чарада катнашучылар.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»