Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Эх, зифа буйлары!

13.04: Эх, зифа буйлары!

Эх, зифа буйлары!Кемнең генә җәйне матур булып каршы аласы килми икән?! Кышкы калын киемнәр гәүдә торышын бик сиздермәсә дә, җәй юка күлмәк, чалбарлар кемдә күпме “артык килограммнар” барлыгын шунда ук күрсәтә. Шуңа да күпләр яздан ук ябыгырга тырыша, спорт белән шөгыльләнә башлый, диета саклый. Халык медицинасының да ябыгырга теләүчеләргә берничә киңәше бар.

* 1 стакан кайнар суга 10 аш кашыгы көрпә салыгыз. Кайнар эчемлекнең яртысын кич ятар алдыннан, калган өлешен иртән эчәргә кирәк. Эчемлек организмны токсиннардан чистарта, эчәкләр эшчәнлеген көйли, гомумән, ашказаны эшчәнлегенә ярдәм итә.
* Әгәр дә диета саклау авырлыклар тудыра икән, чираттагы рецепт ярдәм итәр. Беренче көнне теләгән барлык ризыкны да куллана аласыз, әмма аның күләмен берникадәр киметү урынлы булыр. Ә икенче көнне кефир белән генә тукланыгыз. Әгәр дә сезгә кефир эчәргә ярамый икән, аны киптерелгән җимешләр белән алыштырырга мөмкин. Әмма аларның күләме дә тәүлегенә 200 граммнан артмаска тиеш.
* Ашказаны эшчәнлеген “алдау” ысулын күпләр куллана. Бу ашыйсы килү теләген юкка чыгара, ашказанын да авыр ризыкларны эшкәртүдән беразга азат итә. Бик ашыйсыгыз килгән вакытта укроп чәйнәгез. Өстәл артына утыру теләге беразга булса да онытылып торачак. Йоклар алдыннан 1 стакан җылы суга бер калак бал салып эчү дә файдалы. Ашказаны “тулган” кебек булачак, ә бал нерв системасын тынычландырачак.
* Ябыгыр өчен диета саклау гына түгел, дөрес туклану да кирәк, ди белгечләр.
1. Шикәрне рационга кертмәскә тырышыгыз.
2. Яшелчә-җимешләргә өстенлек бирегез. Аеруча әфлисун, грейпфрут, ананас турында онытмагыз.
3. Көненә ким дигәндә 8 стакан чиста су эчәргә кирәк. Моннан тыш, “дөрес эчемлекләр” рәтенә яшел чәй, минераль су, компотлар керә.
4. Углеводлы ризыклардан (торт, пирожный, кәнфитләр) баш тартыгыз.
5. Иртәнге ашка суда пешерелгән ботка файдалы. Аңа акмай салмагыз. “Дөрес боткалар” исемлегенә җимешләр белән тулыландырылган солы, кабаклы дөге һәм карабодай боткалары керә.
6. Ризыкны озак итеп чәйнәргә гадәтләнегез.
7. Шикәрне – балга, көнбагыш маен – зәйтүн маена, майонез, каймакны йогуртка алыштырыгыз.





Басып чыгарырга



Иң файдалы азыклар
Сегодня, 00:00 :: Мең дә бер киңәш
Иң файдалы азыклар
Укроп йөз чиргә дәва
Сегодня, 00:00 :: Мең дә бер киңәш
Укроп йөз чиргә дәва
Белеп җыймасаң, гөмбә – агу!
Сегодня, 00:00 :: Мең дә бер киңәш
Белеп җыймасаң, гөмбә – агу!
Бүген кыяр тозлагыз!
Вчера, 08:57 :: Мең дә бер киңәш
Бүген кыяр тозлагыз!
Бүген-иртәгә... кыяр утыртыгыз!
16-07-2018 :: Мең дә бер киңәш
Бүген-иртәгә... кыяр утыртыгыз!
Лимон бөтнеген чәчкә атканда җыегыз!
13-07-2018 :: Мең дә бер киңәш
Лимон бөтнеген чәчкә атканда җыегыз!
Каротин “оясы” –  кара бөрлегәндә
6-07-2018 :: Мең дә бер киңәш
Каротин “оясы” – кара бөрлегәндә
Чәй, каһвә һәм какао турында...
6-07-2018 :: Мең дә бер киңәш
Чәй, каһвә һәм какао турында...
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»