Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Җиләкне үзебезчә тукландырыйк

22.06: Җиләкне үзебезчә тукландырыйк

Җиләкне үзебезчә  тукландырыйкБакча җиләге ап-ак чәчкәдә утырганда, фунгицидлар, инсектицидлар кулланырга, аларны химик ашламалар белән тукландырырга ярамавын бакчачылар яхшы белә. Бар яклап та файдалы, экологик чиста уңыш алу өчен химик ашламалардан баш тартып, кул астындагы зарарсыз гадәти әйберләрне кулланырга була. Мәсәлән, бакча җиләгенә икмәктән киптерелгән сохари һәм чүпрә (дрожжи) суы белән тукландыру бик килешә. Моның өчен кайбер бакчачылар калган икмәк кисәкләрен күпләп киптерә. Алдан алып куйган чүпрәне туңдыргычта саклыйлар.

* Бакча җиләген тукландыру өчен икмәк куасын болай әзерлиләр: бер чиләк суга (10 литр) 2 килограмм чамасы сохари салып, 3-4 көнгә җылы урынга әчетергә куялар. Әзер куасны яхшылап бутагач, сөзмичә генә, һәр 10 литр чиста суга яртышар литр кушалар. Әзер ашламаны һәр төпкә яртышар литр чамасы сибәләр.
* Тагын бер төрле ашлама әзерләү өчен ярты килограмм прессланган чүпрәне 10 литр җылымса суда болгата-болгата эретәбез. Һәр 10 литр чиста суга яртышар литр эремәне кушып, җиләк төпләренә сибеп чыгабыз. Бакча җиләген өйдә әзерләнгән мондый ашлама белән өч тапкыр тукландырырга кирәк.
Беренче тапкыр тукландыру эшләрен яз көне, корыган җиләк яфракларын чистартканнан соң башкаралар. Җир коры булса, ашлама белән тукландыру алдыннан су сибәргә кирәк.
Икенче тапкыр тукландырганда икмәктән ясалган куасны куллану яхшы нәтиҗә бирәчәк. Бу эшне җиләкләр чәчкәгә йомарлана башлагач башкаралар.
Өченче тукландыруны җиләкләр пешә башлаганда үткәрәләр. Монда янә чүпрә эремәсе кулланырга мөмкин.
Бакча җиләкләрен мондый гадәти ашлама белән тукландыручы бакчачылар бер дә отылмый, киресенчә, мул уңыш алып сөенәләр. Җиләк яфраклары куе яшел төстә, ә җиләкләре эре һәм баллы була.





Басып чыгарырга



Иң файдалы азыклар
Сегодня, 00:00 :: Мең дә бер киңәш
Иң файдалы азыклар
Укроп йөз чиргә дәва
Сегодня, 00:00 :: Мең дә бер киңәш
Укроп йөз чиргә дәва
Белеп җыймасаң, гөмбә – агу!
Сегодня, 00:00 :: Мең дә бер киңәш
Белеп җыймасаң, гөмбә – агу!
Бүген кыяр тозлагыз!
Вчера, 08:57 :: Мең дә бер киңәш
Бүген кыяр тозлагыз!
Бүген-иртәгә... кыяр утыртыгыз!
16-07-2018 :: Мең дә бер киңәш
Бүген-иртәгә... кыяр утыртыгыз!
Лимон бөтнеген чәчкә атканда җыегыз!
13-07-2018 :: Мең дә бер киңәш
Лимон бөтнеген чәчкә атканда җыегыз!
Каротин “оясы” –  кара бөрлегәндә
6-07-2018 :: Мең дә бер киңәш
Каротин “оясы” – кара бөрлегәндә
Чәй, каһвә һәм какао турында...
6-07-2018 :: Мең дә бер киңәш
Чәй, каһвә һәм какао турында...
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»