Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сырганак җимеш бирсен, дисәң...

Сырганак җимеш бирсен, дисәң...
07.09.2018 / Мең дә бер киңәш

Сырганак җимеш  бирсен, дисәң...Сырганак — бик күп файдалы элементларга бай җимеш. Ул халык, шулай ук, рәсми медицинада да киң кулланыла. Сырганак җимешләре һәм мае — ялкынсынуга, бактерияләргә, гөмбәчек авыруларына каршы, тән яралары бул-ганда һәм пешкәндә бик файдалы чара. Аны грипп һәм вируслы башка авырулар вакытында куллану да әһәмиятле.

Сырганак куагыннан мул уңыш алу барлык бакчачыларның да кулыннан килә торган эш түгел. Чөнки аны үстерү, тәрбияләүнең үз нечкәлекләре бар. Шуларның берничәсенә тукталып үтик.


Сырганакны язын яисә көз көн­нәрендә утырталар. Шулай да иртә яздан утырту яхшырак санала. Болай эш­ләгәндә ул тизрәк алынып китә.
Сырганак куакларын яшелчә бакчасыннан ераграк урнаштырыгыз. Иң яхшысы – өй буена утырту. Аның та­мыр­лары тимерчыбык сыман була һәм 10 метрга кадәр сузыла.
Еш кына сырганак куаклары бер­ничә ел үсеп тә, бөтенләй җимеш бирми. Моның сәбәбе – аларның бер генә җе­нестән булуы. Сырганак җимеш бирсен өчен “ата” һәм “ана” куакларның булуы мотлак. Ата сырганак җимеш бирми, ул серкәләндерүче генә.
Сырганак куаклары авыруларга бирешеп бармый. Шулай да кайвакыт алар да корткычлар һөҗүменә дучар була. Әйтик, куакларда пәрәвез күренсә, сырганакка көя төшкән дигән сүз.
Җимешләре бөрешеп торса, аларны кояш яктысына куеп карагыз. Эчендә ак корт күренсә, димәк, сырганак чебене ияләшкән. Аны булдырмау өчен июнь азагында куакларны хлорофос белән эшкәртергә кирәк. Ул суга салына. Ике атнадан процедураны кабатларга кирәк.
Куакларны җәй айларында марганцовкалы су белән берничә тапкыр “коендыру” да файдалы.
Сырганакны “черная ножка” авыруы да бимазалый. Ул булмасын өчен куак төбенә ком салырга кирәк.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Сегодня, 11:25 :: Сәясәт
Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:09 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Мин ничек әйтәм, шулай булачак!"
Гомере ваннада өзелгән
Сегодня, 11:08 :: Тормыш
Гомере ваннада өзелгән
Безнекеләр - “Алтын битлек
Сегодня, 10:59 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнекеләр - “Алтын битлек " жюрие составында
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 10:11 :: Көнүзәк
Кышкы бизәкләр








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»