Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Картаю... аяктан башлана!

Картаю... аяктан башлана!
07.09.2018 / Мең дә бер киңәш

Картаю... аяктан башлана!Картлык биттәге җыерчыклардан түгел, аяктан башлана! Моны борынгы Кытайда ук белгәннәр. Берничә мең ел элек табиблар организмның картаюы нәкъ менә аяктан башлануын ачыклаган. Төгәлрәге — аяк табаныннан. Кытай медицина кануннары буенча, гәүдәнең бу өлешендә кеше органнарының дөрес эшләвенә җавап бирүче актив нокталар бар. Алар белән шөгыльләнмәгән очракта, организмның сулавы начарая. Нәтиҗәдә, бу һәр әгъзаның картаюына китерә. Яшь калуның төп сере — аякларны ныгытуда.

Организмның картаюын тоткарлаучы нинди ысуллар бар соң? Кытай табибларының зирәклегенә мөрәҗәгать итик.


Беренче киңәш:
гимнастика.

Һичшиксез, аяк очларына, үкчәгә, шулай ук аяк табанының тышкы һәм эчке якларына басып йөрергә кирәк. Бу аяк мускулларын һәм сөякләрен ныгыта, шул исәптән кан әйләнешен дә яхшырта. Димәк, эчке органнарның да эшчәнлеге яхшыра.

Икенче киңәш:
табаннарны суккалау.

Хәтта телевизорга текә­леп утырганда да гәүдә­гезгә файда ясагыз. Аяк бармакларының аскы өле­шенә йомшак кына бәргә­ләргә киңәш ителә. Моның өчен зур булмаган агач яисә резина чүкеч кулланырга була. Бөтен гәүдә буйлап рәхәт җылылык таралганчы сугабыз. Бу Кытай медицинасында аяклар һәм бөтен гәүдәнең кан әйләнешен яхшырту өчен иң яхшы чараларның берсе санала.
Ә менә күзләре начар күрә башлаганнарга аяк­ларының икенче һәм өченче бармак асларына суккаларга киңәш ителә. Табанның бу урыны күз белән рефлектор бәйлән­гән. Күнегүне 5 минутлап ясарга кирәк.

Өченче киңәш:
массаж.

Кытай табиблары табандагы юн-цюань ноктасын даими массажлап торырга чакыра. Болай эшләгәндә кан әйләнеше әйбәтләнә, аяк мускуллары йомшый. Йокысызлык, невроз авырулары булганда да яр­дәме зур. Юн-цюань ноктасына бертуктаусыз 20 тапкыр басарга кирәк. Башта бер аякка, аннары икенчесенә. Иртән дә, кичен дә эшләсәң яхшы.
Икенче төр массаж — аякларны 38 градуслы суда кызарганчы тотарга кирәк. Шуннан соң ике кулның баш бармаклары белән берьюлы ике аякның шул юн-цюань ноктасына бертуктаусыз 80 тапкыр массаж ясарга киңәш ителә. Ахырдан куллар белән бөтен аяк табанын 3-5 минут ышкырга кушыла.

Дүртенче киңәш:
җәяү йөрү.

Озаклап җәяү йөрү бөтен организмга да сихәт бирә. Яланаяк өйдә генә түгел, урман сукмаклары буйлап, бакчадагы үләндә, чирәмдә, газонда йөрсәгез дә яхшы. Никадәр иртәрәк җәяү йөри башласагыз, шулкадәр озаграк яшәрсез. Хәрәкәттә – бәрәкәт!





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Сегодня, 15:54 :: Сәламәтлек саклау
Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Валерий Меладзе башкортча котлаган
Сегодня, 14:25 :: Яңалыклар
Валерий Меладзе башкортча котлаган








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»