Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Әрекмәнне әрәм итмә!

Әрекмәнне әрәм итмә!
14.09.2018 / Мең дә бер киңәш

Әрекмәнне әрәм итмә!Халык медицинасында әрекмән яфраклары, орлыклары һәм тамырларының бик тә шифалы булуы мәгълүм.

Үсемлекнең яфраклары аскорбин кислотасы, каротин, рутин, алкалоидлар, органик кислоталар, эфир майларына бай. Әрекмән орлыкларында бик тә файдалы арктиин гликозиды, тәнгә файдалы аксым, алма һәм лимон кислоталары, кумариннар, сапониннар һәм пектиннар бар. Тамырлары инулин полисахариды, протеиннар, май, шулай ук пектин матдәләр, стериннар, шешкә каршы тору үзлегенә ия алкалоидлар һәм фитонцидларга бай.
Әрекмәннең файдасын, шифалы үзлекләрен санап бетергесез. Нигезен су тәшкил иткән төрле төнәтмәләр халык дәвасында микробларны үтерергә сәләт-ле, ялкынсынуга, ярсынуга, шешләргә каршы, тирләткеч чара буларак уңышлы кулланыла. Өстәвенә, алар матдәләр алмашын көчәйтә, бавыр эшчәнлеген яхшырта, еш кына бәвел-җенес төзелмәсенә бәйле авыруларны дәваларга булыша (хатын-кызларда да, ирләрдә дә), кандагы артык холестеринның, тәндәге артык сыеклыкның чыгуына тәэсир итә. Ә ул бит, аяк-куллар шешүне булдырмый калырга мөмкинлек бирә.
Табиблар әрекмәннең төрле өлешләреннән әзерләнгән даруларны бөер һәм бәвел ташы авыруы, умыртка авырулары (бил сызлау кебек), буыннар сызлаганда, тоз утыруы, шикәр чиренең башлангыч төре, яман булмаган һәм хәтта яман шешләрне дәвалаганда эчәргә киңәш итә.
Шуның белән беррәттән, әлеге үсемлек нигезендә йорт шартларында әзерләнгән яки даруханәләрдә сатыла торган даруларны салкын тигәндә, үтә көчле тамак авыртуы вакытында, үпкә ялкынсынуның һәм туберкулезның башлангыч төрендә, ашказаны-эчәк юллары төрле авыртулары, дәвамлы эч катулар, бизгәк вакытында, бәвел чыгуга бәйле борчулар күзәтелгәндә, тир куу чарасы буларак кулланырга киңәш ителә.
Дәвалау бәйләвечләре, даими чылаткычлар, төренүләр, шулай ук әрекмән яфраклары һәм тамырлары суы сөт бизләре шеше, кычыткы, бетчәләр, тимрәү, авыр төзәлүче җәрәхәтләр, төрле тирәнлектәге киселүләрне дәвалаганда бик тә файдалы. Үлекле бетчәләр, коры сөялләр булганда, тән тиресе кычытканда, барлык дәрәҗәдәге пешүләр, кавык күзәтелгәндә, чәчләр коелганда һ.б. очракларда да файдасы тими калмас.
Кайбер яман шешләрне башлангыч чорында дәвалаганда вакланган әрекмән тамырыннан ясалган спиртлы сыгынтының шешләргә каршы тору үзлеге фән тарафыннан исбатланган.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Башкортстанда 99 табиб 1әр миллион сум алачак
Сегодня, 13:03 :: Сәламәтлек саклау
Башкортстанда 99 табиб 1әр миллион сум алачак
Язын нинди сут эчәргә?
Сегодня, 12:29 :: Сәламәтлек саклау
Язын нинди сут эчәргә?
“Нур”да - янә премьера!
Сегодня, 12:12 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Нур”да - янә премьера!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

22 (25326) от 22 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»