Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Нинди кирәк, шунысын ал

Нинди кирәк, шунысын ал
04.10.2018 / Мең дә бер киңәш

Нинди кирәк, шунысын алКиләчәктә машинаны автосалоннан номеры белән һәм ЮХХДИдә теркәлгән килеш үк сатып алу мөмкин булачак. Мондый үзгәрешләр турында закон якын араларда кабул ителә. Ул “Транспорт чараларын дәүләт теркәве турында” дип атала. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итте.

Атап әйткәндә, документта берничә яңалык турында сүз бара. Яңа автомашинаны теркәлгән һәм номерлы итеп сатып алу мөмкинлеге, тәү чиратта, автомобильчеләрнең вакытын экономияли, ЮХХДИгә барып йөрисе булмый. Бу мәшәкатьләрне автосалон үз өстенә ала. Әлбәттә, мондый хезмәт күрсәтү бушлай булмаячак. Әмма ЮХХДИ ыгы-зыгысын үз җилкәңдә татымас өчен күпме сорасалар, шулкадәр бирерсең. Яңа машинаны теркәү эшләрен махсус менеджерлар башкарачак.
Шулай ук, теркәү номерларындагы саннарны һәм хәрефләрне күңелеңә хуш килгәнен сайларга мөмкин булачак.
Мәсәлән, автосалон хезмәткәре дистанцион рәвештә ЮХХДИ белән элемтәгә чыга, яңа машина һәм аның булачак хуҗасы турындагы мәгълүматны бирә. Дәүләт инспекциясе тиешенчә теркәгәч, менеджер документны барып ала. Шуннан инде номерны “ясыйлар”. Ул исә минутлык эш. Номер ясау җиһазлары һәр автосалонда булачак.
Теркәү өчен түләргә кирәк булачак, дидек. Аның бәясен Монополиягә каршы федераль хезмәт билгели.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 15:56 :: Җәмгыять
"Зарница" берләштерә!
Русиянең куәте һәм даны артсын!
Вчера, 10:38 :: Бәйрәм белән!
Русиянең куәте һәм даны артсын!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

22 (25326) от 22 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»