Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кабак файдалы матдәләргә бай

Кабак файдалы матдәләргә бай
12.10.2018 / Мең дә бер киңәш

Кабак файдалы  матдәләргә байАның иң зур файдасы — составында витаминнар һәм каротинның күп булуында. Кабакта балалар өчен кирәкле D витамины күп. D — үсешне тизләтә, ә өлкәннәргә организмдагы кальцийны үзләштерергә ярдәм итә. Өстәвенә, кабакта B, C, P, PP, E витаминнары картаю процессын акрынайта, гәүдә авырлыгын да нормада тотарга ярдәм итә.

Кабак йомшагында һәм төшләрендә сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итүче ферментлар, җиңел үзләштерелүче углеводлар һәм аксым, җепселле тукыма һәм пектиннар, сахароза һәм табигый кислоталар бар. Бу файдалы яшелчәдә организм өчен кирәкле матдәләр – фосфор, кремний тозлары, бакыр булуы да билгеле. Кабакның төшләре дә бик файдалы. Аларда аминокислоталар, эфир майлары һәм С витамины күп.
Кабакның йомшагы һәм төшләре, беренче чиратта, су һәм тозлар алмашуына уңай йогынты ясый, бөерләрнең чистарту үзенчәлеген көчәйтә, хлоридларны тиз арада чыгарырга ярдәм итә, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, эч катуын булдырмый. Шул ук вакытта пектин артык холестерин, агу һәм калдыклардан арынырга ярдәм итә, тәннең сусызлануына юл куймый, эчәкләргә бәйле авырулар вакытында зыян килгән тукымаларның тышчасын тергезергә булыша, лайлалы тышчаны тәнгә ризыклар белән кергән зыянлы матдәләрнең тәэсиреннән саклый.
Иң беренче чиратта ул кан тамырлары кысылу, симерү, төрле йөрәк авырулары (бигрәк тә шешенүләр булса) белән җәфаланган кешеләргә ярдәм итә. Кабакның йомшагы һәм төшләре шикәр авыруы, үт куыгының ялкынсынуы, бөер тукымасы, ашказаны, нечкә һәм туры эчәк ялкынсынганда, тоз утыру авыруы күзәтелгәндә, йокысызлыктан интеккәндә, йөкле хатын-кызларда сыеклык тоткарланганда яисә климакс чорында гормоннар тигезлеге бозылганда ярдәм итә. Тән өшегәндә, пешкәндә, тире кызару авыруы күзәтелгәндә, яралар һәм шешле куыкчыклар булганда кабакны уып, җәрәхәтле урынга куйсаң да, ярдәм итми калмас...






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Беренче карлыгач
Сегодня, 15:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Беренче карлыгач
Байыйбыз да байыйбыз!..
Сегодня, 15:00 :: Икътисад
Байыйбыз да байыйбыз!..
Укучыны компьютердан ток суккан
Сегодня, 13:53 :: Җәмгыять
Укучыны компьютердан ток суккан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»