Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Күзләреңне сакла!

Күзләреңне сакла!
12.10.2018 / Мең дә бер киңәш

Күзләреңне сакла!Бүген Җир шарында 45 миллион кеше тома сукыр. Тагын 135 миллионы күз белән бәйле төрле авырулар кичерә. Һәр 5 секунд саен Җир йөзендә бер кеше сукырая, һәр минут саен бер сабый яктылыктан мәхрүм кала.

Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, тагын 3 елдан планетада сукыр кешеләр саны 75 миллионга җитәчәк! Шунысы аяныч, бу бәланең 80 процентын башлангыч чорда дәвалап була торган авырулар китереп чыгара. Хроник сукырлыкның төп сәбәпләре – күз бәбәге тоныклану, олыгаю аркасында күздәге сары тапның бозылуы, трахома, балаларда А витамины җитмәү һәм башка сәбәпләр. Олыгаю һәм шикәр чире аркасында килеп чыккан сукырлык – дөньяда иң киң таралганы. Белгечләр 4 сукыраю очрагының 3есен дәвалап була, дип раслый.
Күптән түгел Австралия галимнәре сукыраюны кисәтүче ашамлыкларны атады. Аларның фикеренчә, аерым бер ризыклар ашаган очракта, сукыраюга китерүче күз челтәре (сетчатка) авыруларын кисәтеп була. Австралиядә узган тикшеренүләрдә 2,5 мең кеше катнашкан. Алар атнасына бер-ике өлеш чикләвек ашаган. 10 елдан соң бу тәҗрибәдә катнашучыларның күздәге сары тапның үзгәрү куркынычы 35 процентка кимүе күзәтелгән. Сидней университеты белгечләре атнасына бер өлеш балык ашаган очракта, сукыраю куркынычының 31 процентка кимүен ачыклый.
Икенче бер тикшеренүләр кеше атнасына үз рационында 100 миллилитр зәйтүн мае куллану да күз күрүенә бәйле төрле авырулар туу куркынычы кимүен күрсәткән.
Галимнәр бу сенсор әгъза өчен иң мөһиме — лютеин, ди. Бу сары пигмент күзнең үзәк челтәрендә бар. Лютеиннан күз тукымасының икенче бер матдәсе — зеаксантин ясала. Алар бергәләп челтәрне вакытыннан алда тоныкланудан саклый. Ул гына да түгел, 1985 елда галимнәр лютеин һәм зеаксантинның зарарлы ультрашәмәхә нурларны йотуын, аларның тискәре йогынтысын юк итүен исбатлады.
Составында иң күп лютеин булган ризык — йомырка сарысы. Аннан соң — кукуруз, татлы сары борыч, кишер, кабак, хөрмә. Шулай ук лютеин шпинат, петрушка, укроп, яшел борчак, кызыл карлыган, сырганак, тузганак, помидорда күп.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 16:30 :: Яңалыклар
Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 10:48 :: Яңалыклар
"Җәмгыять өчен бу зур югалту..."
Тимур, тимер кебек бул!
8-12-2018 :: Сәясәт
Тимур, тимер кебек бул!
Партия контролендә
8-12-2018 :: Сәясәт
Партия контролендә
Әнә шулай җырларга кирәк!
8-12-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әнә шулай җырларга кирәк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

142 (25296) от 7 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»