Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Розаларны туңдыра күрмә!

Розаларны туңдыра күрмә!
02.11.2018 / Мең дә бер киңәш

Розаларны туңдыра күрмә!Буранлый-буранлый беренче кар да явып китте. Бу инде бакчада көзге эшләрне тәмамларга вакыт җитүен дә аңлата. Димәк, ныклап туңдырганчы, күпьеллык чәчкәләрне кисеп, өсләрен капларга кирәк булачак. Бүгенге киңәшебез — розаларны кышкылыкка ничек әзерләү турында.

Роза куакларын бик иртә ябарга ярамый. Алар 5 градус салкынлыкны да яхшы кичерә. Түбән температура чәчәкләрне чыныктыра гына. Җәй ахырында азотлы ашламалар кертүне, су сибүне туктату зарур. Шулай ук чәчәкләрне көннәр җылы торганда кисәргә ярамый, ул яңа сабаклар үсүгә китерә, ә бу чәчәкнең бөтен көчен ала. Хәлсез розалар кышны начар чыга.
Сентябрь башында куакларның аскы өлешендәге яфракларын өзеп чыгарга киңәш ителә. Бу чәчкәне төрле авырулардан саклый. Өске өлештәге яфракларны калдыралар. Розаларга тимер купоросы яисә бордо сыекчасы сибәргә кирәк.
Куак төпләренә 10-15 сантиметр биеклектә коры субстрат — ком, вак йомычка, ылыслы пычкы чүбе кушылган яфрак черемәсе өеп чыгарга кирәк булачак. Октябрьдә розаларның калган яфракларын өзәргә һәм сабакларын 50 сантиметр калдырып кисәргә киңәш ителә. Тышта төнлә генә түгел, көндез дә һава температурасы минуска төшкәч, розаларны капларга кирәк. Моның өчен агач тартмалар ярдәмгә килә. Һәр куакны агач тартма белән каплап, өстенә пленка капларга һәм кырыйларын кирпеч белән бастырырга. Ә иң уңайлысы — һәр куакны спанбонд яки лутрасил кебек тукыма белән 4-5 кат уратырга, бау белән бәйләргә һәм өстеннән капчык кидереп куярга. Кар яугач, розаларны кар белән капларга онытмагыз, шулай эшләгәндә, алар кышкы салкыннарда яхшы сакланачак.
Язын кар эрү белән капчыкларны алып куегыз, ә менә тукымасын көннәр ныклап җылыткач кына алырсыз.
Тагын бер киңәш: розаларны коры көнне капларга, ә пленканы, капчыкны болытлы көнне ачарга киңәш ителә.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
Сегодня, 11:15 :: Җәмгыять
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
142 килограммга ябыккан
Сегодня, 10:48 :: Сәламәтлек саклау
142 килограммга ябыккан
Экспорт сәгате сукты!
Сегодня, 10:45 :: Икътисад
Экспорт сәгате сукты!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»