Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Балык башыннан чери. Ә тавык?

Балык башыннан чери. Ә тавык?
09.11.2018 / Мең дә бер киңәш

Балык башыннан чери.  Ә тавык?Кошчылык фабрикасында аны 38 көн эчендә үстереп бирәләр. Авылда исә моңа кимендә 2-3 ай кирәк. Бройлер чебешләре фабрикада ничек шулай тиз өлгерә? Барысы да гади. Кош-кортка ашлык урынына үсеш гормоннары кушылган синтетик азык ашаталар, иркен кетәклек урынына тар гына читлектә тоталар, авырмасын өчен антибиотиклар бирәләр. Шуңа күрә кош, әкияттәге баһадир кебек, ай үсәсен көн үсә.

Эресенә кызыкма

Белгечләр зур тавыкка кызыкмаска киңәш итә. Эре алма пестицидларны күпләп “йоткан” кебек, кибет киштәсендәге эре тавык үсеш гормоннары белән шып­лап тулган дигән сүз. Шуңа күрә авырлыгы ике килограммга кадәр булган түшкәләрне генә сатып алырга кирәк.
Әлбәттә, әлеге кагыйдә авыл тавыгына кагылмый. Чөнки ул, инде алда әйтеп үткәнебезчә, табигый азык белән туклана һәм 2-3 ай эчендә дүрт килограммга да җитәргә мөмкин.

Туңдырылганымы, әллә...

Туңдырылган тавык яңа гына суелып, салкынга куелганыннан арзанрак. Әмма күбебез, йомшаграк, тәмлерәк дип, туңдырылмаганына өстенлек бирә. Ни өчен артык түләп торырга, дип, туңдырылганын гына сатып алучылар да байтак. Ләкин туңдырылган тавыкның сыйфатын белеп булмый. Намусын җуйган кайбер җитештерүчеләр ниндидер сәбәпләр аркасында бозыла башлаган итне дә туңдырып сата ала. Авырлыгын арттыру өчен тавыкның тиресе белән ите арасына су җибәреп катыру очраклары да бар. Шуңа күрә туңдырыл­маганын алу хәерлерәк.

Эретү серләре

Ит алырга көн саен кибеткә чыгып булмый. Шуңа күрә аны туңдыру камерасына куярга туры килә. Әмма моннан куркасы юк: чөнки, беренчедән, нинди тавык сатып алганыбызны белсәк, икенчедән, дөрес эреткәндә аның биологик үзенчәлекләре сакланып калачак.
Дөрес эретү өчен нишләргә? Тавыкны туңдыру камерасыннан алып, берничә сәгатькә суыткыч киштәсенә куеп торырга. Болай иткәндә тавык итенең үзенчәлекләренә бернинди дә зыян килми.

Ничек сайларга?

* Тавыкны туңдырмыйча гына озак саклап булмый. Санитария кагыйдәләре буенча мондый продукция кибет киштәсендә күп дигәндә 24 сәгать ятарга мөмкин.
* Сыйфатлы кош-корт ите карап торышка матур, тиресе ачык төстә була, кан сауган урыннары булмый.
* Тавык тиресе кулга ябышыбрак торса, димәк, озак торган дигән сүз.
* Тавык ите дымлы булырга, шәлперәеп, чит-ят исләр таратып тормаска тиеш.
* Кибет киштәсендә озак яту-ятмавына шик туган очракта, канат астына күз салыгыз. Балык башыннан чери башласа, тавык – канаты астыннан. Мондый тавыкның канат асты ябышкак, исләнә башлаган була, лайлаланып тора.
* Итне кәстрүл яки табага салганчы, краннан агып торган суда яхшылап юарга онытмагыз.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Сегодня, 16:34 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Халыкка якын булу мөһим
Сегодня, 15:39 :: Сәясәт
Халыкка якын булу мөһим
Куркыныч җинаятьче качкан
Сегодня, 15:15 :: Яңалыклар
Куркыныч җинаятьче качкан








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»