Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Фанта” белән юыгыз...

“Фанта” белән юыгыз...
16.11.2018 / Мең дә бер киңәш

“Фанта” белән юыгыз...Һәр хуҗабикә дә чәйнектәге юшкынны бернинди дә фильтрлар бетерә алмаганын бик яхшы белә. Чәйнектә юшкын башта аз гына булса, вакыт үтү белән аның катламы калыная. Бу чәйнекнең начар эшли башлавына китерә. Әлбәттә, кайбер электр чәйнекләре ватылмаска да мөмкин. Әмма сез чәй эчкәндә үзегезнең савытыгызда юшкын кисәкләре күрәчәксез. Моны булдырмас өчен чәйнекне даими чистартып торырга кирәк.

1нче ысул. Бер стакан суга 1 чәй калагы сода кушып ясалган катнашма салып кайнатырга тәкъдим ителә. 2-3 сәгатьттән соң кайнар су белән чайкап алырга кирәк.
2нче ысул. Чистартыл­ган бәрәңге кабыгын суга салып, 1 сәгать кайнатырга кирәк.
3нче ысул. Лимон кислотасы яки серкә. Бу очракта кайнатырга кирәкми. Лимон кислотасы яки серкә салып, чәйнекне күпмедер вакытка алып куярга кирәк. Әлеге матдәләр юшкынны эретә. Тик бу ысулны электр чәйнеген чистартканда кулланырга киңәш ителми.
4нче ысул. Газлы сулар (“Кока-Кола”, “Спрайт”, “Фанта”). Әлеге эчемлек­ләрне дә чәйнек чистартканда кулланырга мөмкин. Тик кулланыр алдыннан эчемлекнең газын чыгарырга, ә чәйнекне эчемлек белән яртылаш кына тутырырга киңәш ителә. Эшләү схемасы: суны салабыз, кайнатабыз һәм юабыз.
Югарыда күрсәтелгән ысулларның кайсысын гына куллансагыз да, чәйнекне яхшылап юарга онытмагыз. Чөнки “химия” калдыклары, лимон кислоталары һ.б. агулану китереп чыгарырга мөмкин. Ә иң яхшысы чәйнектә берничә тапкыр су кайнатып чистарту.
Җәйге аяк киемнәрен дә юып, читкә алып куяр вакыт җитте. Кеды, кроссовкиларны ничек чистартырга соң?
Тәү чиратта, шнурларын, олтыракларын (ябыштырылмаган булсалар) алыгыз. Шуннан аяк кием­нәрен кер юу өчен тәгаен­ләнгән махсус челтәр капчыкка (әгәр андый әйбер булмаса, иске мендәр тышын кулланырга була) салырга. Шунда ук шнурларны да салсагыз була. Кер юу машинасына салгач, юу режимын “деликатный”га куегыз, су температурасы 40 градустан артмаска тиеш, суын сыгу әйләнеше минимумда торырга тиеш.
Олты­рак­лардан начар ис килә икән, аларны ике сәгатькә уксуслы суга салып торыгыз, шуннан чайкатыгыз да, содалы җылы суга салып тотыгыз. Ис юкка чыгар.
Кер юу машинасында бер пар аяк киемен генә юарга ярый.
Юылып беткәч, дөрес итеп киптерергә кирәк. Кояш астында һәм ба­тареядә киптерергә ярамый.
Әйткәндәй, ак табан агарсын өчен теш щеткасы һәм пастасы белән чистартыгыз. Ап-ак булыр.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Сегодня, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»