Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яңа елга аяк басканда…

Яңа елга аяк басканда…
04.01.2019 / Мең дә бер киңәш

Яңа елга аяк басканда…Яңа ел — ул яңа өметләр, яңа максатлар, яңа тормыш. Өр-яңа елга аяк басканда “койрыклардан” арынырга кирәк. Әлбәттә, барлык мәсьәләләрне дә хәл итеп өлгереп булмаячак. Шулай да кулдан килгән кадәрне эшләп калырга мөмкин.

Беренчедән, бурыч­лардан арынырга. Бу акчага гына кагылмый. Әйтик, әниегезгә ванна бүлмә­сендәге кранны алыштырырга, хатыныгызга күрше райондагы кардәшләрнең хәлен белеп килергә, сабыегызга тау шуарга вәгъ­дә иткәнсез, тик әле булса җае чыкмаган. Яңа ел бәйрәме көннәре — менә шул вак кына, әмма иңнәрдә “вәгъдә” булып торган бурычлардан котылу өчен иң уңайлы вакыт.
Икенчедән, кем белән­дер сүзгә килен­гән, ачуланышылган икән, дуслашырга кирәк. Кеше гомере фани. Вакытында кичерә, үпкәләшүләрне “оныта” белү — көчле характер билгесе. Хак­лылыгыңны белгән хәлдә дә килешү өчен кулыңны беренче булып суз. Яңа елга күңел­дәге “авыр” тойгылардан арынып керә алсаң, син маладис булырсың!
Өченчедән, искелектән арын. Шкафта еллар буена уралып йөргән киемнәрдән, китек чынаяклардан, ватык уенчыклардан... Ревизия эшлә. Бәйрәм көннәрендә өеңне тәртипкә китерү өчен дә бер форсат булыр. Дөньяң иркенәеп, чистарынып, матурланып китәр, уңай энергетика гына калыр.
Дүртенчедән, тормы­шыңа яңалык керт. Мөм­кинлегең бар икән, бүл­мәңдә обойларны яңарт. Һичьюгы, кечкенә картина алып кайтып эл, я булмаса, карава­тыңдагы пледны алыштыр.
Бишенчедән, Кыш бабайга хат яз. Көләргә ашыкма... Ул Кыш бабай — син үзең! Алдагы елга ачык итеп план­нарыңны, мак-сатларыңны яз. Бер, ике, өч дип, пунктларга бүлеп. Бу хатны кеше күзенә күренми торган җиргә алып куй. Нәкъ бер елдан хатыңны кулыңа алып, еллык тормышыңа анализ ясарсың. Үз-үзеңә билге куярсың. “Бишле”лек булсын!






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 12:52 :: Сәясәт
"Керү белән асылынасы килмәсен!"
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:49 :: Мин – хатын-кыз
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:47 :: Сәясәт
"Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!"
Сегодня, 12:45 :: Яңалыклар
"Тәпи-тәпи атлап барыгыз!"




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»