Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сәүдә “тозагы”на эләкмәгез!

Сәүдә “тозагы”на эләкмәгез!
15.03.2019 / Мең дә бер киңәш

Сәүдә “тозагы”на эләкмәгез!Эре сәүдә нокталарында гына түгел, махсуслашкан кибетләрдә дә сатып алучыларга ташламалы карточкалар тәкъдим итә башладылар. Теге яки бу товарга бирелгән ташлама “тозагы” һәркемне эләктерергә сәләтле. Моның өчен товар алганнан соң, гадәттә, анкета тутыруны сорыйлар. Биредә клиент үзе турында бик күп мәгълүмат калдыра. Аннары анкета тутыручының телефонына яки электрон почтасына үз продукциясен, кредитларын тәкъдим итүчеләрдән СМС хәбәрләр килә башлый.

Кибеттә анкета тутырганда үзеңнең телефон номерыңны күрсәтү мәҗбүриме? Компанияләрнең күбесе, әлбәттә, ташламалы карта биргәндә клиентның телефон номерын күрсәтүен таләп итә.
Кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте экспертлары фикеренчә, ташламалы карта анкетасын тутырганда аеруча игътибарлы булу кирәк. Телефон номерлары кайбер мутлык осталары өчен кырын эшләрен башкаруга зур табыш булачак. Әгәр сезне көненә берничә тапкыр бер үк оешмадан борчыйлар, ягъни төрле тәкъдим белән СМС хәбәрләр җибәрәләр икән – һичкичекмәстән, шәхси мәгълүматларыгызны файдалануны туктатуны сорап гариза язарга кирәк. Телефон номерыгызны алыштырырга да мөмкинсез.
Анкета тутырганда һәр җөмләне игътибар белән укыгыз. Яшәгән йорт адресын яки паспорт мәгълүматларын калдырганда аеруча сак булыгыз. Ташламалы карта – сәүдә эшчәнлегендә гадәти маркетинг ысулы гына. Аның ярдәмендә сәүдә нокталары сатып алучыны аерым сәүдә маркасы белән файдаланырга мәҗбүр итә. Чынлыкта, шундый ук товарны башка кибеттә һәм байтакка арзангарак та сатып алырга булыр иде. Әмма ташламалы карта кешеләрне арзанлы товарга өмет иттереп, шул сәүдә ноктасына алып бара. “Ташлама” дигән тылсымлы сүз белән сатучы сатып алучыны сәүдә “тозагы”на эләктерә дә инде.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»