Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Көзнең үз таләбе

Көзнең үз таләбе
02.09.2017 / Мең дә бер киңәш

Көзнең үз таләбеӘгәр дә бакчагызда кызыл җиләкләр кар төшкәнче утырсын дисәгез, көзгә кадәр уңыш бирә торган ремонтант җиләк түтәленә каркас куеп, аны пленка белән каплагыз.

Ә менә бакча җиләген хәзер утырту киңәш ителми. Чөнки көзнең ничек киләсен белеп булмый, тамыры ныгып калырмы — билгесез. Шуңа да бу эшне язга чыккач башкарыгыз. Бакча җиләгенең мыекчаларын өзеп торыгыз. Кышка ул тармак җибәреп керергә тиеш түгел. Тәҗрибәле бакчачылар җиләк биреп бетерүгә, яфракларын кисәргә кушалар, хәзер бу эшне башкарырга соң икән инде. Көзге суыклар башланганчы бакча җиләге тулысынча яңарырга, яшел массасы үсеш алып калырга тиеш, ди белгечләр. Авыру яфракларны, бигрәк тә гөмбәчек авырулы булганда, аларны бакчадан читтә яндырырга киңәш ителә.
Җиләк-җимеш үскән барлык агач һәм куакларны, уңышын җыеп алганнан соң, гөблә, борча, җимеш күбәләге кортына, барлык кимерүчеләргә каршы да эшкәртергә кирәк. Моның өчен тәмәке төнәтмәсе, карбофос яисә аны алмаштыручы препаратлар белән (10 литр суга 20 грамм исәбеннән) бөркергә киңәш ителә. Бигрәк тә гөбләгә каршы көрәшне нык көчәйтергә кирәк, чөнки ул август ахырында йомырка сала башлый, аларны бетерү бик кыен.
Крыжовник белән карлыганны ончыл чыктан саклый торган чор. Моның өчен куакларны кальцийлы сода (10 литр суга 50шәр грамм сода һәм сабын кушып) яисә яхшылап сөзелгән тирес төнәтмәсе (1 литр сыер тизәген 3 литр суда төнәтәләр һәм шуңа 3 литр су өстиләр) белән эшкәртергә кирәк. Август ахырларында-сентябрьдә бу куакларны сирәкләргә дә кушалар. Зәгыйфь, авыру ботакларны бөтенләй калдырырга ярамый, ди бакчачылар. Карлыганның – 4, ә крыжовникның 6 еллыктан карт ботакларын кисәргә кирәк.
Слива, алма, грушаның коелган яфракларын 40 сантиметр тирәнлектә күмүне дә бу чорда башларга. Авыру ботакларны да, агачларны да хәзер эшкәртергә, кисәргә кирәк. Кискәннән соң, бакча сумаласы сыларга онытмагыз. Кайрыларны тишеп чыккан гөмбәләрдән чистартыгыз.
Бу ике ай агач утыртыласы урыннарны билгеләү өчен менә дигән вакыт. Урынын әзерләп, утырту материалларын хәстәр­ләп куйсак та, көздән бары тик карлыган, крыжовник, кура җиләген генә утырту яхшы икән. Кара карлыган чыбыкчаларын, мәсәлән, сентябрь урталарында, җиргә яткырып диярлек утырталар.
Иртә өлгерә торган яшелчәләрне җыеп алганнан соң, кишәрлекне үсемлек калдыкларыннан, яфрак-сабаклардан, тамыр һәм тамырчалардан тазартырга, туфрагын әйләндереп каплап казып чыгарга. Аннан җирне ашлау өчен горчица үсемлеге орлыгы сибәргә, көннәр коры торса, орлыклар вакытында тишелсен өчен мул итеп сугарырга кирәк. Сентябрь ахырларында, октябрьдә аларны чабып, үткен көрәк белән кискәләргә, җиргә күмелеп калсын өчен туфракны әйләндереп казып чыгарга. Горчица туфракны азотка баета, аның структурасын яхшырта.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Күкләр, ярдәм итегез!
Сегодня, 14:59 :: Тормыш
Күкләр, ярдәм итегез!
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 13:51 :: Республика
Кышкы бизәкләр
Кыскартырлармы, киңәйтерләрме?
Сегодня, 13:47 :: Яңалыклар
Кыскартырлармы, киңәйтерләрме?
80 яшенә - тагын ике китап
Сегодня, 13:39 :: Иҗат
80 яшенә - тагын ике китап
Мәскәү яшьләре татарча биергә өйрәнәчәк
Сегодня, 13:37 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мәскәү яшьләре татарча биергә өйрәнәчәк








Новости русской версии сайта

Яңа номер

147 (25301) от 20 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»